Сәхнәдә Имашевлар

ЯҢА ЕЛ каникулының соңгы якшәмбе кичендә Бардада Казан артистлары катнашында уздырылган концерт әнә шулай дип аталды. Хәер, Казан артистлары дип әйтү шартлы рәвештә генә — сәхнә түрендә якташларыбыз чыгыш ясады. Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Мәсгут ага Имашев җитәкләгән төркем чыгышларын карап, яңа көйләр, таныш моңнар тыңлап чын күңелдән ял иттек. Фонограмма тавышының эзе дә булмаган бу концерт башкалардан үзенең җылылыгы һәм җ анлылыгы белән аерылып торды. Гармун моңына уралган ретро-җырлар (баян партиясен Татарстанның атказанган артисты Әхмәт Кәримов алып барды)

Подробнее

Барда-2015 раллие: идеядән — данлы традициягә

«Бардада бик уңайлы инфраструктура — штаб, техник парк, старт — барысы да бер урында урнашкан. Бик кызыклы, яхшы трасса, аны әле яхшыртырга да мөмкин. Биредә раллиның киләчәге бар. «Барда-2015″ раллиен түземсезлек белән көтәбез», — дип сөйләгән иде бер ел элек Россия автомобиль федерациясенең ралли буенча комитет рәисе Алексей Ершов үзенең әңгәмәсендә. Аның сүзләре тормышка ашты. -10 январьда Барда районында бөтенрәсәй ярышлары — «Барда-2015» раллие үтте. Чара ралли буенча Россия кубогының икенче этабы, шулай ук Урал һәм Идел буе федераль округлары

Подробнее

Иң яхшы дару — кешенең үзендә

РАЙОН больницасының ЛОР кабинетына көненә уртача кырыкка якын кеше керә. Әмма күпчелеге аларны нинди кызыклы кеше кабул итүе, консультация бирүе турында хәтта уйламый да. Язмам герое бөтен гомерен багышлаган эшчәнлек кешеләр өчен бик кирәкле. Отоларингология медицинадагы барлык юнәлешләр арасында мөһимлеге буенча бик югары урында тора. ЛОР-врачка бер үк вакытта неврологияне дә, офтальмологияне дә, хирургияне дә, терапияне дә белергә кирәк. «Әгәр колак авыртуын дәваламасаң, инфекция баш миенә эләгергә мөмкин, ә мондый очракларның үлем белән тәмамлануы ихтимал. Ул шундый тар белгечлек ки, ЛОР-врач

Подробнее

Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге булмый

Шежере-байрам

ГАИЛә, туганлык мөнәсәбәтләрен тергезү һәм саклауны максат итеп кунган Шәҗәрә фольклор бәйрәме чын мәгънәсендә тантаналы зур чарага әверелде. Барда мәдәният, ял һәм спорт үзәге чакырылган кунаклар, чарада катнашучылар һәм тамашачылар белән шыгрым тулы иде. Кемдер үзенең нәсел-ыруы белән беренче тапкыр таныштырса, күпләр бу чарага зур әзерлек белән килгән. Әйе, без чыннан да ата-бабаларыбызның кем булуын белергә, өйрәнергә һәм үзебездән соңгы буынга җиткерергә бурычлы. Пермь крае губернаторы администрациясе, край башкортларының «Корылтай» региональ иҗ тимагый оешмасы ярдәме белән оештырылган әлеге бәйрәм Барда

Подробнее

Милләт рухын саклап

«КАМА БУЕ җирле язучылары, шагыйрьләре, крайны өйрәнүчеләренең этномәдәни мирасны саклау һәм үстерүдәге роле» дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция 28 ноябрьдә Барда мәдәният, ял һәм спорт үзәгендә уздырылды. Чара Барда муниципаль районы администрациясе, «Барда районы татарлары һәм башкортлары мәдәни үзәге» иҗтимагый оешмасы, Пермь крае губернаторы администрациясе, Пермь крае Мәдәният министрлыгы, Пермь крае татарларының региональ милли-мәдәни мөхтәрияте, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырылды. ТАТАРСТАН һәм Башкортостан республикаларыннан, крайдан галим, тел белгечләре, иҗат көчләре өчен көтеп алынган бу очрашу эшлекле һәм күтәренке рухта узды. Конференцияне

Подробнее

Милләт рухын саклап

«КАМА БУЕ җирле язучылары, шагыйрьләре, крайны өйрәнүчеләренең этномәдәни мирасны саклау һәм үстерүдәге роле» дип аталган фәнни-гамәли конференция Татарстан һәм Башкортостан республикаларыннан, край шәһәрләре һәм районнары галимнәре, тел белгечләре, иҗат көчләре катнашында 28 ноябрьдә Барда мәдәният, ял һәм спорт үзәгендә уздырылды. Эшлекле һәм күтәренке рухта барган бу чараны Барда муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары, район татарлары һәм башкортлары мәдәни үзәге рәисе С.Н.Назин ачып җибәрде. Конференциядә муниципаль район башлыгы С.М.Ибраев, композитор, җырчы, мөгаллим, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Мәсгут Габдрахман улы Имашев,

Подробнее

Талант иясе

Наиль Габдушев

СОҢГЫ вакытта Бардада сыннар (скульптур композицияләр) пәйда булды. Җәй көне «Тол буйлары » җирле телерадиотапшырулар редакциясе алдында очып баручы казлар, көзен Тукай паркында Шүрәле һәм Былтыр урнаштырылды. Бу эшләрне Каенавылда туып-үскән Наил Габдушев башкарды. Ошбу язмада райондашларыбызны талант иясе белән якыннанрак таныштырмакчы булдык. Әлеге хезмәтләр Наил Мөхетдин улының беренче эшләре генә түгел икән, район үзәге уртасына Барданың символын — муллык һәм чисталык билгесе казларны куйганчы аңа әле байтак тырышырга туры килгән. Махсус белеме булмаган кеше мондый эшкә тотына алыр иде

Подробнее

Онытылмаслык очрашу

Для талантов нет преград

МОНДЫЙ концертлар булса да, сирәк була. Сәхнәгә беренче атлауларыннан ук күзләрдән яшьләрне китергән чыгышлар мәңгегә хәтергә уела. Пермь шәһәренең «Шире круг» иҗат коллективының концерт программасы Барда мәдәният, ял һәм спорт үзәген бизәде. Коляскаларда биюче «Гротеск» һәм «Поющие руки» (кул хәрәкәте ярдәмендә) җыр ансамбле чыгышларын Барда тамашачысы көчле алкышларга күмде. «Гротеск» ансамбле җитәкчесе Екатерина Валерьевна Манохина сүзләре буенча, бу ансамбль 15 ел эшли. Пермь шәһәре спорт комитеты һәм өлкә инвалидлар җәмгыятенең уртак идеясе буларак тормышка ашырыла ул. — Бу составта өченче чыгышыбыз,

Подробнее

Бәйрәм тантанасы

10 НОБРЬ көнне Барда мәдәният, ял һәм спорт үзәгендә эчке эшләр хезмәткәре көненә багышланган бәйрәм тантанасы үтте. Әлбәттә, чараның төп хуҗалары безнең тынычлыгыбызны, иминлегебезне, хокукыбызны яклаучы һәм саклаучы полиция хезмәткәрләре, служба ветераннары иде. Башта бәйрәм сәбәпчеләрен эчке эшләр бүлеге начальнигы полиция подполковнигы Р.С. Кучукбаев тәбрикләде һәм агымдагы елда бүлек эшчәнлеге нәтиҗәләре белән дә кыскача таныштырды. Аннан соң сәхнәгә муниципаль район башлыгы С.М. Ибраев, Земство Җыелышы рәисе В.М. Сарбаев күтәрелделәр. Алар җылы котлауларын җиткереп, намуслы хезмәтләре белән аерылып торучы полиция хезмәткәрләреә

Подробнее

Безда — цифрлы телевидение

30 ОКТБРЬДә Барда радиотелевизион станциясе бинасында көтеп алынган вакыйга булды — Бардада цифрлы эфир телевидениесе эшли башлады. Тантанада Барда муниципаль район башлыгы С.М.Ибраев, Земство Җуелышы рәисе В.М.Сарбаев, район башлыгының территорияләрне үстерү буенча урынбасарыХ.Г.Алапанов һ.б. катнашты. Билгеле булганча, яңа сыйфатлы телевидение кертү «2009-2015 елларда Россия Федерациясе телерадиотапшыруларын үстерү» федераль максатчан программаны тормышка ашыру нигезендә мөмкин булды. Дәүләт программасы регионнарның цифрлы тапшыруга эзлекле күчүен күз алдында тота. Пермь краенда цифрлы телевидение чоры 2012 елның 18 июленнән — Пермьдә радиотелевизион тапшырулар станциясен сафка

Подробнее