Горурлыгым, йөз аклыгым минем!


XX гасыр башында 1897 елгы беренче Бөтенрәсәй гомуми халык санын исәпләү мәгълүматлары буенча Пермь губерниясе халкының тик 19,2 проценты гына грамоталы булган. Хәзерге Барда районы Оса өязе территориясенә кергән. Биредә 1886 татар hәм 4490 башкорт яшәгән, алар арасында рус телендә укырга hәм язарга тик 21 кеше генә, ә туган телләрендә 576 кеше белгән. Моны өяздә дәүләт белем бирү учреждениеләре – башлангыч халык училищелары hәм аларда укучылар аз булуы белән аңлатырга була. Ләкин укытуның традицион учаклары күбрәк таралганын hәм популяр булуын да күрергә була.
Бу чорда Пермь губерниясенең Оса өязе территориясендә традицион мөселман мәктәпләренең 2 төре булган: мәчет каршында ачылган мәдрәсәләр hәм мәктәпләр. Мәктәп – туган телне (язу hәм укыту), дин нигезләре, элементар арифметика hәм география укыту белән башлангыч мәктәп төре, ә мәдрәсә урта hәм югары мәктәп төре, биредә гарәп теле грамматикасы, гарәп әдәбияты, Коръән тәфсире, Мөхәммәд пәйгамбәрнең сөннәте, логика, шәригать белемнәре, ә үрнәк мәдрәсәләрдә урта курс – математика, гомуми тарих hәм гомуми география да укытылган. Гадәттә мәдрәсәләр зур мәчетләр каршында ачылган. Мәктәпләр hәм мәдрәсәләр рәсми расланган программаларга hәм уставларга ия булмаган. Нигездә, hәр мулла үзе нәрсә белгән, шуны өйрәткән hәм үзен ничек өйрәткәннәр, шулай укыткан.
Озын Ялан авылында халык мәгарифе хәле турында беренче тулырак мәгълүматлар Пермь крае Дәүләт архивында бар. Оса өязенең мөселман мәктәпләрен земство тикшерү материаллары кыйммәтле чыганак булып тора (ГАПК Ф.281. Оп. 1. Д. 823). Тикшерү 1912-1913 елларда булган. Барда волостеның, шул исәптән Озын Яланның да мәктәпләрен тикшерү өчен Сараш земство мәктәбенең укытучысы Шәрифҗан Сунчәләй җибәрелгән. Үз күзәтүләрен ул “Барда волостеның башкорт hәм татар мәдрәсәләрен hәм мәктәпләрен тикшерү буенча гомуми нәтиҗә” отчетында яза. Аның мәгълүматлары буенча, 1913 елда Барда волостенда
4 мәдрәсә (Барда hәм Озын Ялан авылларында) hәм 23 мәктәп эшләгән. Ул чорда Озын Ялан авылында 1 мәдрәсә (катнаш – ир-егетләр hәм хатын-кызлар өчен) hәм 4 мәктәп (3се катнаш, 1се хатын-кызлар өчен генә) булган. Аларда барысы 270 кеше укыган. Авылыбыз мәктәпләр саны буенча Бардадан гыны калышкан, анда 5 мәдрәсә hәм 4 мәктәп булган, ә укучылар саны буенча Бардада — 405 hәм Әрҗәндә 290 укучы исәпләнгән. Аларда җирле мәчетләрнең муллалары hәм мәзиннәре укыткан, аларны мөгаллим –укытучы дип йөрткәннәр, аларга мөгаллимәләр – укытучы ханымнар, тормыш иптәшләре – абыстайлар hәм өлкән укучылар булышкан.
Озын Яланның Акманаев мәдрәсәсендә туган тел, гарәп теле грамматикасы, Коръән уку тәртибе, элементар арифметика hәм география укытылган.
Мәктәпләрдән hәм мәдрәсәләрдән тыш җирле учреждениеләр карамагында дәүләт рус-башкорт башлангыч училищелары да булган. Тарихчы Г.Б. Азматова мәгълүматлары буенча XX гасыр башында Оса өязе территориясендә барысы 5 земство рус-башкорт мәктәбе булган. Бу мәктәпләрдә эшләр өчен мөселман укытучылар җитмәве белән бәйле. Ләкин Пермь земствосы губерния территориясендә мәктәп челтәрен киңәйтү өчен барлык мөмкинлекне кулланган. Мәсәлән, Оса земствосы инициативасы буенча мөселман мәктәпләре өчен мөгаллим-укытучылар әзерләү курслары оештырган. Оса өязе земство управасының башлангыч белем бирү турындагы 8 санлы докладында 48нче чираттагы Оса өязе земство җыелышында Оса өязенең мөселман авылларында башлангыч мәктәпләр ачу карары билгеләнгән. hәм 1918-1919 уку елларында ук Оса земствосы Озын Ялан авылында беренче башлангыч мөселман училищесы ача. Шулай ук земство авылда ярдәм китапханәсе ачуны да күз алда тоткан.
Озын Ялан мәктәбе тарихы менә шулай башланган, шул чактан бирле белем чишмәсе – минем туган мәктәбем эшләүдән туктамый.
Мәктәпкә рәхмәт белдереп, Илиана Исмакаева, 2013 елда Озын Ялан мәктәбен тәмамлаучы, тарихчы, Пермь дәүләт милли тикшеренү университетының тарих-сәясәт факультетының Рәсәйнең иң яңа тарихы кафедрасының тарих hәм сәясәт информатикасы лабораториясе инженеры.


Мәктәп — туган җир җылысын бирүче, балачак hәм үсмер еллар истәлеген саклаучы, еллар дәвамында үзенә чакырып, олылап каршы алучы изге йорт ул. “Мәктәп яшәсә — авыл яши“, дибез без. Озын Ялан урта мәктәбе бу көннәрдә үзенең 100 еллык зур юбилеена әзерләнә. Әйе, укытучы эше беркайчан да җиңел булмаган. 1918 елда беренче укучыларын кабул иткән, бер гасыр буе балаларга белем hәм тәрбия биргән уку йортының зурдан кубып юбилей үткәрерлеге дә бар шул.
1918 елның көзендә район территориясендә утыздан артык башлангыч татар-башкорт мәктәпләре ачыла. Безнең Озын Ялан башлангыч мәктәбе дә шулар рәтендә эшли башлый. Ләкин махсус бина булмый, укыту аерым йортларда алып барыла. Укыту шартлары, күргәзмә әсбаплар, уку-кирәк яраклары, әлбәттә, булмый. Шушы авыр шартларда мәктәпнең беренче укытучылары: Габдрахман Акманаев, Лотфурахман Кидрячев балаларга белем бирә. Гражданнар сугышы вакытында бу ике укытучы да күп эзәрлекләүләр кичерә, аларга мәктәпне hәм авылны ташлап чыгып китәргә бер генә туры килми. Башлангыч мәктәп төзелү чоры… Наданлыкны бетерү өстендә, алны-ялны белмичә, бар көчләрен, тырышлыкларын куеп эшләгән, бер класста иллешәр бала укыткан хөрмәтле фидакарь җанлы укытучыларыбыз алдында баш иябез.
Менә нинди адымнар белән башланып киткән мәктәбебезнең юл башы.
Ниhаять, 1934 елда Озын Яланга Таныптан Хөсәен Гозәер улы Габдразаков укытырга килә. 1935 елда мәктәп бинасы төздерә (безнең иске мәктәпнең бер өлеше) hәм җидееллык мәктәпнең директоры булып эшли башлый. Аның 1937 елда шәхес культы корбаны булып атып үтерелүе бик кызганыч…
Бөек Ватан сугышы чоры — мәктәп тарихында гына түгел, бәлки ил тарихында укытучыларны да, укучыларны да яңа яктан — искиткеч көчле рухлылык ягыннан ачкан чор. Бөек Ватан сугышы башлангач, укытучыларыбыз фронтка алына. Аларның күбесе яу кырында ятып кала.
Тыныч кына, күз яшьләрсез генә эшләрне алып бару бик авыр булгандыр. Нинди көчле безнең халык: физик яктан да, барыннан да бигрәк рухи яктан! Сезнең алда бүгенге буын кешеләре мәңгегә бурычлы.
Авыр шартларда хезмәт иткән, кешеләрнең күңелләренә игелек орлыклары чәчкән, гади халыкның үз арасыннан чыккан укытучыларны күрсәтеп үтик. Бу елларда Х. Фәхриев, Г. Рахманов, Н.Туктамышева, Р. Талипова, Х. Әлмәтова, З. Кәбирова hәм башкалар укытучы булып эшләгәннәр. Катлаулы hәм болгавыр заманда, авыр сынауларга бирешмичә, өйдә, мәктәптә, җәмәгатьчелек белән, көнне төнгә ялгап, кырда, ындыр табагында эшләүче дә, укучыларга белем бирүче дә булган ул чордагы авыл укытучысы.
Җидееллык белем бирүче уку йорты булып оешканнан соң, Озын Ялан мәктәбенә Сыркаеш, Бардабаш, Кызыльяр, Явышкыр, Өчкул авылларыннан балалар йөреп укыйлар. Шушы чорда белем алучылар мәктәпнең ныклы белем бирүе турында сөйлиләр. Аны тәмамлаучылар Барда урта мәктәбендә укуларын дәвам итеп, соңрак төрле hөнәр ияләре булдылар.
hәр мәктәп үзенең данлыклы уллары, кызлары белән горурлана.  Озын Ялан мәктәбендә хәреф танырга өйрәнеп, тормышка юллама алып чыккан шәхесләр арасында кемнәр генә юк! Фәннәр докторы, журналист, хәрбиләр, җитәкчеләр, авыл хуҗалыгы өлкәсендә зур казанышларга ирешкән игенче-терлекчеләр, атказанган исемен алучылар — барысы да авылыбыз мәктәбендә канат ныгыткан. 
Төбәккә бәяне дә шуннан чыккан күренекле кешеләрнең дәрәҗәсенә карап бирәләр. Авылыбызның күренекле, бөек, мактаулы исемнәр алган мөхтәрәм кешеләре бихисап. Аларның hәрберсе – зур тарихлы Озын Ялан мәктәбен тәмамлаган шәхесләр. Араларында мәктәпнең горурлыгы булган техник фәннәр докторы Г.К. Ибраев, РФнең атказанган мәдәният хезмәткәре Ә.М. Тляшев, СССРның атказанган штурманы Х.Г. Иткинов, РСФСРның атказанган шахтеры В.Н. Мөрсәлимов, РСФСР мәктәпләренең атказанган укытучысы В.М. Мусин h.б. бар.
1961 елда мәктәп сигезьеллык белем бирүгә күчә. Бу елларда мәктәп директоры булып Фатыйма Зәбир кызы Мәхмүдова эшли.
Ә 1966-67 уку елында урта мәктәп статусы алына hәм 1968 елда беренче чыгарылыш була. Шул чордан башлап 2005 елга кадәр мәктәп белән Вәсил Миргалим улы Мусин җитәкчелек итә. Аннан 5 ел дәвамында мәктәп җитәкчесе хезмәтен үзе дә шушында белем алган Илгиз Нәркиз улы Туктамышев башкара. Соңгы дистә елга якын чорда мәктәп белән сәләтле укытучы Фәйрүзә Фаиз кызы Мәхмүдова җитәкчелек итә.
Нинди генә мәктәп булмасын, ул нинди генә үзгәрешләр, яңарышлар кичермәсен, анда төп фигура булып укытучылар коллективын җитәкләүче директор hәм аның урынбасары санала. Уку-укыту мөдире оста укытучы сыйфатларын берләштерә. Төрле елларда безнең мәктәптә тирән фикерле, заманча карашлы, үз өстендә даими эшләргә әзер булган уку-укыту мөдирләре эшләде: Мөнига Суфый кызы Суфиева, Әдибә Фазыл кызы Батыркаева, Фәймә Суфый кызы Акманаева, Фәйрүзә Фаиз кызы Махмүдова. Ә инде хәзер озак еллар мәктәп директорының уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары вазыйфасын югары эрудициягә ия булган Резеда Равил кызы Камакаева башкара.
1986-87 уку елын без яңа, якты, таш бинада каршыладык. Билгеле, бу инде күпләребез белем алган элекке агач мәктәп бинасы түгел. 1986 елда төзелгән өч катлы зур кирпеч бинада укый бүген балалар. Әмма меңләгән укучысын олы тормыш юлына чыгарган, тирән ихтирамга лаек укытучыларының исемнәре күңелләргә алтын хәрефләр белән язылган бай тарихлы мәктәп бу затлы бинага бөтен рухы-җаны, күркәм традицияләре белән бергә күчкән.
Хәзерге мәктәп чыннан да матур шул. 2011-2012 елларда район җитәкчеләре ярдәме белән мәктәбебездә капиталь ремонт үткәрелде.
Бүгенге көндә уку йортында 126 укучы белем ала, 55 мәктәпкәчә яшьтәге бала тәрбияләнә. Хәзер дә белем учагы үсеп килүче яшь буынны аң-белемле итүдә зур көч куеп эшли. Биредә үз эшләренең чын осталары, профессионаллар хезмәт куя. Педагогларыбыз — авылыбызның hәрьяклап үрнәк кешеләре. Мәктәбебез педагогик коллективы сыйфатлы белем бирү, дәүләт белем бирү стандарты таләпләрен үтәү, укыту-тәрбия процессын камилләштерү буенча максатчан эш алып бара. Бездә сыйфатлы белем hәм тәрбия бирү өчен бөтен мөмкинлекләр бар дип саныйбыз. Уку программалары камилләшә, алдынгы педагогик технологияләр кертелә, матди-техник база яхшыра. Мәгариф системасы үсеше, белем сыйфаты укытучының hөнәри гыйлеменә ни дәрәҗәдә ия булуына бәйле. Бүгенге көндә мәктәбебездә эшләүче 18 укытучының 10сы – югары категориягә ия. Бер укытучыбыз – Резеда Равил кызы Камакаева — РФ “Мәгариф“ өстенлекле милли проекты “Россиянең иң яхшы укытучылары” конкурсы җиңүчесе.
Түбәндәге укытучылар казанышлары буенча төрле исемнәргә hәм бүләкләргә лаек: “РФнең атказанган укытучысы”- В.М. Мусин; “Халык мәгарифе отличнигы” — В.М. Мусин, М.С. Суфиева, Ф.С. Акманаева, Ә.Ф. Батыркаева, Р.М. Батыркаев, Ф.М. Тляшева; “РФнең гомуми белем бирү почетлы хезмәткәре” — В.М. Әсляшева, Ф.Г. Мусина, А.Г. Монасыйпова, И.Н. Туктамышев, Ф.Ф. Мәхмүдова; “Физкультура hәм спорт отличнигы” — В.М. Мусин, Р.М. Батыркаев, Ф.М. Тляшева. Мәгариф министрлыгы грамотасы белән бүләкләнүчеләр: Ф.Г. Сәгыйтова, А.М. Тляшева, Р.Ф. Абдулова, В.З. Мансурова,
Р.Я. Туктамышева, Р.Р. Камакаева.
Озын Ялан мәктәбе укытучылары профессиональ конкурсларда катнашалар. Р.Я. Туктамышева –“Милли мәктәп укытучысы” — өлкә конкурсы призеры (1998), “Ел укытучысы” өлкә конкурсының “Милли мәктәп укытучысы” номинациясе җиңүчесе (2004);
Ф.Ф. Мәхмүдова – “Ел укытучысы” өлкә конкурсының “Милли мәктәп укытучысы” номинациясе призеры (2000, 2006); Р.Р. Камакаева – “Ел укытучысы” район конкурсының “Өстәмә белем бирү педагогы” номинациясе җиңүчесе (2008), “Ел укытучысы” өлкә конкурсының “Милли татар мәктәбе ” номинациясе призеры (2011). Шунысы белән дә горурлана алабыз: 21 укытучы hәм тәрбияченең 17се үзебезнең мәктәптән чыккан кадрлар, 7се лаеклы ялда.
Мәктәп — авылның йөрәге, аның йөзе. Озын Ялан мәктәбенең укыту системасы районда гына түгел, крайда да яхшылар рәтендә. Бу, әлбәттә, коллективның иҗади хезмәте, традицияләрне саклаган хәлдә укытуның инновацион формаларын урынлы hәм уңышлы кулланып белем бирү нәтиҗәсе. Без халыкара, регионара, край олимпиадалары, иҗади конкурслар, фәнни-гамәли конференцияләрдә җиңү яулаучы укучыларыбыз hәм үз эшләренең чын осталары булган укытучыларыбыз белән горурланабыз. Төрле дәрәҗәдәге конкурсларда, олимпиадаларда актив hәм нәтиҗәле катнашканнары өчен укучыларыбыз Советлар Союзы Герое Ш.Казанбаев исемендәге премия лауреатлары (Илиана Исмакаева, Айсылу Ишимова, Светлана Камакаева), татар теле hәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиада призерлары (Илиана Исмакаева, Ләйсән Ишимова), тормыш иминлеге нигезләре буенча региональ олимпиада призеры (Светлана Камакаева), “Ел укучысы” муниципаль конкурсы лауреаты (Айсылу Ишимова) булдылар.
2006 елдан мәктәптә тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Р.М. Батыркаев җитәкчелегендә “Ватан уллары” хәрби-патриотик клубы үз эшен башлап җибәрде. 12 ел дәверендә “Ватан уллары” командасы районыбызда үткәрелгән “Аҗаган”, “Многоборье” патриотик ярышларында беренчеләр рәтендә. Ел саен алар край “Аҗаган” хәрби-патриотик уенында район намусын яклыйлар. Безнең укучыларыбыз төрле спорт чараларында уңышлы катнашалар. Шахмат, чаңгы, волейбол, теннис ярышларында призлы урыннар яулыйлар.
2000 елларда Озын Ялан мәктәбе “Сәламәтлек мәктәбе” программасын тормышка ашыру өстендә эшләде. Ике ел рәттән мәктәп “Мәктәп – сәламәтлек территориясе ” край конкурсы җиңүчесе булды (2008, 2009).
Мәктәп – милли мәктәпләр арасында өлкә конкурсы җиңүчесе (2001) булып танылды, “Ел мәктәбе” Бөтенрәсәй конкурсы лауреаты (2004, 2005). 2004 елда мәктәп “Рәсәйнең иң яхшы мәктәпләре” зур энциклопедиясенә кертелде.
2011, 2012, 2014 елларда БДИ нәтиҗәләре буенча мәктәп Пермь краеның 10 иң яхшы мәктәпләре арасында булды. Бүген дә безнең нәтиҗәләребез начар түгел: 2017-2018 уку елында укучыларыбыз имтиханнарын уңышлы тапшырып, барысы да бюджет нигезендә югары уку йортларына укырга керделәр.
Хәзерге заман укучыларга да, укытучыларга да яңадан-яңа таләпләр куя. Әлегә кадәр мәктәп укучылары районны данлады, моннан соң да шулай булыр дип ышанабыз.
Мәктәп гасырлар буе тоткан кыйбласын югалтмасын, кыңгырау тавышы беркайчан да тынмасын.
Безнең мәктәпне якын иткән барлык кешеләр hәм аны төрле елларда тәмамлаган укучылар игътибарына бүген шуны җиткерәсебез килә. 2 ноябрьдә 15 сәгатьтә мәктәпнең 100 еллык юбилеен билгеләп үтү тантанасына көтәбез, дуслар!
Озын Ялан мәктәбе коллективы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *