Теләк булганда…

Роза и Тахир занимаются животноводством
Эшлим дигән кешегә кайда да эш hәм тормыш итү өчен җай табарга була. Районның иң эчкәре авылларыннан берсе булган Шабаркада, эш урыннары юклыктан, башлыча өлкәннәр генә торып калгандыр дип уйларга мөмкин. Баксаң, биредә әле яшьләр бар hәм алар авылда тормыш учагын сүрелдермичә саклыйлар икән. Шундый тырыш, булдыклы затлардан Шермейка җирлеге администрациясендә иң әүвәл Роза Овчинникова hәм Таhир Минкин исемнәрен атыйлар. Бу ике яшь кеше, гаилә корып, балалар үстереп, авылда матур гына тормыш итә hәм шабаркалыларның азык-төлек мәсьәләсен хәл итүгә өлеш кертә.
Роза hәм Таhир мал-туар асрап, шул исәпкә керем алып яшиләр. Башта үз ихтыяҗлары өчен генә терлек карыйлар, соңрак баш санын арттырып, крестьян-фермер хуҗалыгы оештыралар, район мәшгульлек үзәгеннән ярдәм дә алалар. Хәзер алар таналар hәм бер үгез, дуңгызлар hәм йомырка салучы тавыклар карыйлар. Үзләреннән арткан продукцияне авылдашлары белән уртаклашалар.
— Авылда тормыш итәргә карар кылгач, терлек карамыйча ничек? Азык әзерләү белән кыенлык юк, үз тракторыбыз булу уңайлы. Таналарны ачык hавада тоту өчен загон да эшләдек, — дип сөйли Роза. Ул үзе Коми-пермяк округындагы Юрла районында туып-үскән, әнисе Шабарканың, шуңа бирегә кайтканнар.
Ә Таhир – Пермь шәhәреннән, соңрак Каенавылга кайтып урнашканнар. “Трактор йөртермен, мал азыгы әзерләрмен, утын кисәрмен дип башыма да китермәгән идем, кирәк hәм теләк булгач, барысына да өйрәндем“, ди ул. Алар хуҗалыкларын киңәйтү, тормыш шартларын яхшырту турында планнар белән яшиләр hәм эшлиләр. Гаиләдә ике бала үсә, аларны укытырга, аякка бастырырга, димәк, күп тырышлык куярга кирәк. Роза hәм Таhир моны яхшы аңлыйлар.
Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *