Өметләндек hәм көттек…


“Мемориал” – халыкара тарихи-агарту, хәйрия hәм хокук саклаучы оешма. Илебезнең иң зур иҗтимагый оешмаларының берсе. Аның филиаллары чит илләрдә: Франциядә, Италиядә, Германиядә, Белоруссиядә дә бар. Кама буенда оешма совет дәүләте елларында сәяси репрессияләр тарихын өйрәнү буенча эш алып бара. Моның белән ул дәүләт терроры чорында зыян күргәннәрнең истәлеген саклый.
“Мемориал” җәмгыятенең Пермь край бүлеге хезмәткәре Иван Васильев чыгышын оешма эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында сөйләү белән башлады. Алар акцияләр, чаралар, күргәзмәләр, концертлар, фикер алышулар, Пермьдә сәяси репрессияләр корбаннары истәлегенә митинг оештыра, ул вакыйгалар шаhитләренең истәлекләрен туплау буенча эзләнү экспедицияләре уздыра икән.
Иван күргәзмәгә карата бүген зур террор еллары hәм репрессиягә эләккәннәр турында теманы күтәрү кирәклеген билгеләде, чөнки тарихи-агарту эшен алып барырга кирәк. Аның сүзләренчә, бу күргәзмә 2014 елда Пермь дәүләт социаль-сәяси тарих архивы мәгълүматлары нигезендә ясалган. Зур террор елларында (1937-1938 еллар) 1миллион 700 меңгә якын кеше кулга алынган, 725 меңгә якыны иң югары җәзага тартылган, шул исәптән аларның 7,5 меңгә якынын Пермьдә атып үтергәннәр. Бу тик саннар гына, ә кешеләрнең нинди борчулы вакытлар кичерүләрен ничек күз алдына китерергә, фаҗиганең зурлыгын ничек аңларга?
Безгә фоторәсемнәрдән яшь ханымнар, ир-егетләр, аларның балалары карап тора. Бу фоторәсемнәрдә “халык дошманы”, “халык дошманы улы”, “халык дошманы хатыны” исеме бирелгәннәрнең челперәмә килгән язмышлары чагыла. Аларның күбесе гади гражданнар булганнар, эшләгәннәр, гаилә корганнар, балалар тәрбияләгәннәр hәм гади генә яшәгәннәр, ләкин бер мизгел эчендә бар нәрсә үзгәрә.
Беренче хикәя Ангелина Владимировна Бушуевага багышлана. Аның әтисе Владимир XX гасыр башында туа, техник белем ала, партиягә керә. Тормыш иптәше Зинаида hәм ике кызлары Неля hәм Ангелина белән Пермьдә яши. 1937 елны ул диверсиядә hәм шартлату әзерләүдә гаепләп кулга алына. Ангелина Владимировна истәлекләреннән: “Кулга алынган көнне әти гадәттәгечә иртән эшкә китте. Бу июль уртасы иде. Кичен спектакль премьерасы булырга тиеш иде…”. Владимирны кулга алганнан соң икенче көнне үк тормыш иптәшен “халык дошманы хатыны” буларак профсоюздан чыгаралар, эшеннән куалар. hәм 24 сәгатьтә аңа, йөкле хатын-кызга, ике балалары белән фатирны азат итәргә кушалар. Владимирны Пермь-I станциясе янындагы тимер юл техникумы бинасында әсирлектә тотканнар. Аларга айга бер тапкыр күрешергә хокук бирелә. Соңгы очрашулары 1938 елның 14 гыйнваренда була, ә өч көн узгач, 32 яшендә, аны шулай ук гаепсез хөкемгә тартылган меңләгән башка кешеләр кебек үк аталар. Шул ук елның җәендә “Ватан сатлыкҗаны” хатыны буларак Зинаиданы да кулга алалар. Ул кулындагы сабый бала белән хөкемгә тартыла, 7 ел тоткынлыкта була. Зинаида азат ителгәч кызлары белән бергә яши башлый, ләкин озак еллар үткәне турында сөйләми. Тик
80 елларның ахырында – 90 елларның башында гына аның кызлары ул елларда нәрсә булганын курыкмыйча сорашып, бөртекләп җыя башлаганнар hәм нигә алар кинәт үз дәүләтләренең “дошманнары” булганнарын аңларга теләгәннәр.
Башка кешеләр язмышлары да фаҗигале. Павел hәм Алевтина Вишневецких гаиләсе. Алар белән нәрсә булган? Фамилияләре полякча, димәк, алар шпионнар. Хөкем… ату.
Лаищев Василий Иванович 1945 елда командировкага китә, ләкин билгеләнгән пунктка кадәр барып җитми, аны турыдан-туры поезддан алып китәләр. Сәбәбе – коллегасының шикаяте. Туганнарына хәбәр җибәрү өчен ул тукымага “хат” чиккән, ләкин гаиләсенә ул барып җитмәгән. 50 ел узгач кына, 1995 елда, бу яулык-хат турында “Мемориал” хезмәткәрләре халыкка хәбәр итәләр. Алар аны архивта эшләгән вакытларында таба, ул аның турындагы папкада булган. Лаищев 10 елга хөкем ителә, аларны Коми АССРның Абис шәhәрендә үткәрә. Гомер буе гаделлек җиңәр hәм аны реабилитацияләячәкләр дип өметләнгән, үтенеп хатлар язган, ләкин аларны кире кайтарганнар. Тик 87 яшендә генә Василий Лаищевның гадел исеме торгызыла, ә ел ярым үткәч ул вафат була.
Зельцер Израил – 16 яшьлек, катгый, намуслы, гадел егет “антисовет сөйләшүләр алып барганы, восстание әзерләгәне өчен” кулга алына. Яшь булуына карамастан, аны өч елга колониягә hәм сигез ел махсус поселениегә хөкем итәләр. Израил барысын да кичерә hәм кире әйләнеп кайта, озак еллар сәяси репрессия корбаннары ассоциациясен җитәкли. Хәзергә кадәр аның белән таныш булган hәркем аны яхшы сүз белән искә ала.
Ул вакыйгалар фән эшлеклеләрен дә читләп узмый. Гальперин Давид Израилевич hәм Цирульников Михаил Юрьевич — яхшы белемле кешеләр, шулай ук “халык дошманнары” дип игълан ителә. Икесе дә 1938 елда нигезсез репрессияләнә. Сроклары узганчы НКВД тарафыннан илебезнең зур дары ясаучыларыннан оештырылган Махсус техник бюрода (ОТБ) эшләгәннәр.
Гальперин Д.И. катюша өчен дары ясаучыларның берсе, ике кабат Сталин премиясенә лаек була, Цирюльников Бөек Ватан сугышы барышында кулланылган 45-ммлы М-42 танкына каршы пушка, ВТ-42 танк 45-ммлы пушка hәм башка кораллар ясау буенча проектлар җитәкчесе була.
Аннан Иван тагын берничә охшаш язмышлар турында сөйләде – гаилә, эш… кулга алыну, хөкем, атып үтерү. Балаларының хатирәләрен яңгыратты: “Минем бу көн истә, өчәү керделәр… хушлашырга куштылар… Ул (әтиләре) мине hәм әниемне үпте… “Хушыгыз” диде әти… Әтине хат язарга хокуксыз 10 елга хөкемгә тартканнар дигән сүзләр йөрде… Без өметләндек hәм көттек… Мин авиациягә керергә теләгән идем, ләкин мине кире кактылар, сәбәбен яшермәделәр, анкетам килешмәде…”
— Әлеге күргәзмәдә күрсәтелгән кешеләрнең күбесе кулга алынган hәм атып үтерелгән. Ахырда алар барысы да реабилитацияләнгән. Бер яктан караганда экспозиция гади, икенче яктан – тирән hәм хисле, чөнки ул безнең кебек гади кешеләр турында. Бу күргәзмә белән без Уинскийда, Чернушкада булдык, бүген менә сездә, аны Ордада, Октябрьскийда күрсәтергә планлаштырабыз. Без күп кешеләргә мөhим булган эш башкарабыз дип саныйбыз, — дип тәмамлады Иван Васильев hәм игътибарыбыз өчен рәхмәт белдерде, барчабызга яхшылык hәм рәхимлелек теләде.
Иван китапханәгә безнең регион гына түгел, Барда районы буенча да раскулачить итү турында документларны үз эченә алган “Террор еллары“ региональ хәтер китабының 16нчы томын, шулай ук Пермь тарихчысы Леонид Обуховның “Пермь-36. Предыстория“ китабын hәм ГУЛАГ буенча төрле мәкаләләр, мәгълүматлар белән дискларны, репрессиягә эләккәннәр турында мәгълүматлар базасын, документаль фильмнар h.б. бүләк итте.
Китапханә директоры Л.К. Исакова Барда районында Кама буе халкының язмышларына багышланган күчмә күргәзмә оештырулары өчен рәхмәт белдереп, Иванга hәм барлык коллективка нәтиҗәле, уңышлы эшләүләрен теләп район башлыгы С.М. Ибраев исеменнән рәхмәт хаты тапшырды.
Бу вакыйгалар турында тыңлагында күз яшьләрен тыеп булмый, ә аларны күз алдына китерү тагын да авыррак. Мондый фаҗигаләр беркайчан да кабатланмасын иде…
Венера Шәрәфетдинова.
Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *