Мин — иҗат кешесе

Динара Фахриева: «Я - человек творческий»
Бер интервьюсында “Күңел халәтең буенча син күбрәк җырчымы яисә алып баручымы?“ дигән сорауга Динара Фәхриева:
— Мин — иҗат кешесе. Кайвакыт җырлыйсы килә, кайчак халык белән аралашу кирәк, ә кайвакыт үземне язучы итеп тоям, — дип җавап биргән иде.
Бу сүзләр, дөрестән дә, Динараның бөтен асылын ача төсле. Аны бала чагыннан ук белгән hәм иҗади үсеше белән хәбәрдар булган хәлдә моны ышаныч белән әйтә алам.
Ул – Барда районы Байавыл кызы. Туган авылы мәктәбендә төп белем ала, иҗаты да тәүдә шунда бөреләнә. Ходай аны сәләтле кыз итеп яраткан. Ә сәләт бар икән, аны үстерергә була hәм кирәк. Динара җырларга ярата, мәктәп елларында сәхнәгә еш чыга, концертларда, конкурс hәм фестивальләрдә уңыш казана. Шул ук елларда каләм тибрәтә башлый, шигырьләр, хикәяләр hәм әкиятләр яза, аларны район “Таң“ газетасы редакциясенә юллый. Кызны яшь хәбәрчеләр берлегенә кабул итәләр, ул төрле авылларга барып, мәкаләләр язуда катнаша, иҗатын үстерү өчен файдалы киңәшләр hәм күнекмәләр ала. Соңрак язмаларын Татарстанда чыгучы балалар басмаларына тәкъдим итә, алар уңай бәя алып, газета-журналларда чыгарыла. Динара “Сабантуй“ балалар газетасының “Яшь хәбәрче“ таныклыгына да ия була.
Мәктәпне уңышлы тәмамлап, Оса педагогия училищесында белем ала. Биредә шулай ук иң активларның берсе булып таныла. Егәрле кыз барысына да өлгерә: яхшы укый, студентларның “Ләйсән“ ансамблендә җырлый, әдәби, театр кичәләре оештыруда катнаша, каләмен дә ташламый. Крайдагы “Халык чишмәсе“, “Таң“, “Тол буйлары“ hәм Казанда чыгучы басмалар белән тыгыз элемтәдә тора, язган мәкалә hәм хәбәрләре аларда еш күренә. Шул ук елларда “Идел“ яшьләр үзәге оештырган “Иделем акчарлыгы“ яшь язучылар бәйгесендә катнашып, өч тапкыр җиңү яулый. Иҗатына Туфан Миңнуллин, Газинур Морат, Галимҗан Гыйльманов кебек каләм осталары яхшы бәя бирә. Кызның әсәрләре Бардада нәшер ителгән “Беренче карлыгачлар“, соңрак Казанда “Иделем акчарлагы“ җыентыкларында дөнья күрә. Ул укучыларга үзенең шигырьләре hәм хикәяләре тупланган “Беренче очрашу“ китабын да бүләк итә.
Училище тәмамлагач, яшь укытучы Барда районының үзәктән иң ерак авылларыннан берсе булган Карманда хезмәт эшчәнлеген башлый. Мәктәптә укыту белән бергә иҗатын үстерә бара, балалар белән дә актив эшли, “Яшь каләмче“ hәм “Уйна, гармун“ түгәрәкләре оештыра, шәкертләре район күләмендә оештырылган бәйгеләрдә уңышка ирешә.
Күңелендә иҗат уты дөрләгән, бу өлкәдә инде яхшы гына тәҗрибә туплаган Динара татар матбугат басмалары белән хезмәттәшлеген тагын да көчәйтә. “Татарстан яшьләре“ газетасы оештырган яшь язучылар бәйгесендә җиңү яулый, hәм бу җиңү аңа Казан дәүләт университетына укырга керүдә өстенлек бирә. Ул журналист белгечлеге алырга карар кыла. Казанда инде аның өчен яңа мөмкинлекләр ачыла.
Биредә кызга популяр җырчы, Татарстанның атказанган артисты Закир Шаhбан белән танышу бәхете елмая. Закир, Динараның җырчы сәләтен белеп, аны Пермь краеның татар мәдәниятен үстерү үзәге җитәкчесе Илдус Арслановка тәкъдим итә. Кыз “Арслан“ студиясенә эшкә чакыру ала, анда өч ел эшли hәм зур тәҗрибә мәктәбе үтә. Оста конферансье булып таныла, җырчы буларак та үсә. Сәләтле җырчы hәм көйләр иҗат итүче Суннәт Хайитов белән бергә музыкаль төркем оештыралар hәм Кама буеның күп төбәкләрендә иҗат чыгышлары ясыйлар, соңрак Себер якларына – татарлар hәм башкортлар яшәгән шәhәрләргә барып йөриләр, популярлык казаналар.
Ә 2007 елда Динараның тормышында янә бер борылыш була: Татарстан егете белән никахларын теркиләр hәм Казан шәhәрендә яши башлыйлар. Биредә ул беренче көннән үк иҗатка чума, чын мәгънәсендә “казанда кайный“. Закир Шаhбан төркеменә алып баручы hәм җырчы буларак кабул ителә. Үз репертуарын булдыра, осталыгын үстерә.
Иҗат кешесе өчен мөмкинлекләр зур. Ул концерт hәм кичәләр дә, чакыру бар икән – туйлар hәм юбилей мәҗлесләре дә алып бара, җырлый, иҗат итә. Пермь җырчысы Әлфинур Тюмисова белән “Бер елмаеп карале“ дигән уртак аудио-альбом чыгаралар. Ә 2012 елда Динара “Уйларымда авылым“ дип исемләнгән шәхси альбомын тәкъдим итә, анда иң яраткан, шул исәптән сүзләрен үзе язган җырлары керә. Шуны да әйтү кирәктер: ул ретро hәм халык җырларын да, композиторлар Мәсгут Имашев hәм Сәүбән Чуганаев, шулай ук яшь авторлар Әдис Маликов hәм Хәмис Азмуханов җырларын да башкара.
Язмабызның башында әйтелгән фикергә әйләнеп кайтыйк. Сөйләнгәннәр аша “Динара Фәхриева кем ул?“ дигән сорауга җавап ачык аңлашыла кебек. Ә бүген ул нинди эшләр белән мәшгуль, иҗат юллары аны кайларда йөртә? Тормыш хәлләре ничек?
Гаиләләре белән Казанда яшиләр, ике бала үстерәләр, икесе дә бик сәләтле, зур кызлары инде хәтта Мәскәү сәхнәсендә җырлау бәхетен татыган. Бик тырышып, хәләл көчләре белән фатир алдылар. Бер-берсен аңлап матур яшиләр. Байавылга, Бардага hәм Пермьгә дә еш кайтып йөриләр.
Ә эшчәнлегенә килгәндә, Динара хәзер Татарстан Мәдәният министрлыгы hәм Бөтендөнья татар конгрессы тәкъдиме белән республикада гына түгел, чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез өчен сабантуйлар, бәйрәмнәр оештыруда актив катнаша. Әйтик, соңгы ике елда гына Смоленск, Пермь, Чайковский, Новокуйбышевск, Самара шәhәрләрендә, Оренбург өлкәсенең Әсәкәй районында, Чиләбе өлкәсенең Кунашак районнарында үткәрелгән бәйрәмнәрне оештыруга hәм үткәрүгә үз өлешен керткән hәм җирле үзидарәләр рәхмәт хатларына лаек булган. Шулай ук хәйрия концертларында еш чыгыш ясый, җырлары радиодан яңгырый, клиплары телеканаллардан күрсәтелә. Ул гел иҗатта, гел хәрәкәттә!
Динара үз туган төбәгенә hәрвакыт тугры кала. Бардада, Пермьдә үткәрелгән чараларда актив катнаша, Яшьләр көне, Укытучылар көне бәйрәмнәрен, композитор Сәүбән Чуганаевның иҗат кичәсен, М.Г. Имашев исемендәге җыр фестивален h.б. үткәрүдә зур булышлык күрсәтте. Казанда галим, язучы hәм җәмәгать эшлеклесе Р.Ф. Ягъфәровны искә алу кичәсен эчтәлекле итеп алып барды. Ул Пермь крае татарлары милли-мәдәни мөхтәриятен, Барда районы татарлары hәм башкортлары мәдәни үзәген hәркайда лаеклы тәкъдим итә, ул — пермь татарларының йөзек кашы.
Аның hәрчак иҗат утында янып, рухланып, киләчәккә планнар корып яшәвенә, тырышлыгына сокланам. Күрер күзгә шул ук Динара, шул ук чалымнар, әллә ни үзгәрмәгән дә кебек. Ә иҗаты hәм тәҗрибәсе нык үскән, яңа зур проектларга әзер, бик уңган hәм булдыклы зат ул, hәм аны яңа эшләр, яңа уңышлар көтүе бәхәссез. hәрвакыт шундый шат hәм ачык күңелле булып, янып яшәргә язсын, Динара!
Эльмарт УРАЗОВ.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *