Җиңү — бардалыларда
15 декабрьдә Барда мәдәният hәм ял үзәгендә КВН Милли лигасының Кышкы кубогы узды. Зал көчле алкышлар белән 9 команданы: “Привзрослевшие” (Пермь шәhәре), “Дети Мажоров” (Чернушка шәhәре), “Татарское Иго-го” (Озын Ялан авылы), “Альфа” (Сараш авылы), “Грусть 1 размера” (Пермь шәhәре), “Үдик жуликлар” (Үдик авылы), “КоМОН” (Пермь шәhәре), “Гульчатай” (Үдик авылы), “Плюс по-черному” (Барда авылы) каршы алды. Бу командалар арасында әле яңа гына сәхнәгә басканнар да, тәҗрибәле коллективлар да бар иде. hәр команда үзенчәлекле, hәрберсе юмор, тәкъдим итү стиле буенча төрле, ләкин









