Шофер, рульне нык тот!
Октябрьнең соңгы якшәмбесе — Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне. Бу бәйрәм көнендә рәсәйлеләрнең 62 процентыннан күбрәге котлаулар кабул итәчәк, аларның 11 меңе – безнең район халкы. Өйгә кайтабыз… Без Бардада яшәмибез, кайтканчы бер-берсен алыштыручы авыл урамнарын да, каршыга килгән машиналарны да карап калырга өлгерәм. Без тыныч җәннәт почмагыбыздан hәр көн район үзәгенә киләбез, юлда машиналар күплеге ачык күренә. Автобуслар, “вахталар” пассажирлар йөртсә, икенчеләре йөк ташый, өченчеләре авыл хуҗалыгында кулланыла, дүртенчеләре…, мөгаен, чиксез санарга буладыр. Ләкин аларны бер нәрсә берләштерә: руль артында









