Сорау тәкъдим тудыра

 
14 ноябрьдә рай«Спрос рождает предложение»: Софья и Альфиз Балтаевыон администрациясенең авыл хуҗалыгы hәм кулланучылар базары начальнигы hәм белгечләре эш сәфәре белән 1 Бардабаш авылында урнашкан Софья hәм Әлфиз Балтаевларның хуҗалыгында булды. Быел аларга “Гаилә терлек фермаларын үстерү” юнәлеше буенча “Кырдан сәүдә ноктасына кадәр” проектын тормышка ашыру өчен грант бирелде.
Балтаевлар үз эшчәнлеген дүрт ел элек башлый. Әлфиз Хәмис улы сүзләренчә, фермада 55 баш сыер hәм шулкадәр үк диярлек бозаулар да бар. Башта сөтне Чернушка “Маско” ОООсына тапшыралар, ләкин фермерларны бәя канәгатьләндерми, шуңа күрә бүген Балтаевлар “Ува-молоко” ОООсы (Удмуртия) белән эшли.
— Сезне, мөгаен, безнең нигә сөт эшкәртү белән шөгыльләнергә булуыбыз кызыксындырадыр. Җавап гади – сөтне читкә тапшырып табышны югалтмас өчен. Бу идея бездә узган ел туды, быел Пермь крае Авыл хуҗалыгы hәм азык-төлек министрлыгына “Кырдан сәүдә ноктасына кадәр” исемле бизнес-план тәкъдим иттек. Бу бизнес-планда без күпьеллык үләннәр үстерүдән башлап азык әзерләү, дөресрәге, упаковкадагы сенаж, продукцияне эшкәртү hәм аны кулланучыларга китереп бирүгә кадәр эшләрне күзалладык. Безнең идеяне хупладылар hәм 4,7 миллион сум күләмендә дәүләт ярдәме бирделәр, үз средстволарыбызны өстәп эшебезне башладык, — дип бүлешә Әлфиз.
Бүгенге көнгә проект кысаларында сөт эшкәртү цехы бинасы төзелгән, барлык кирәкле коммуникацияләр: су, канализация сузылган, стерилизаторларга заказ ясалган. Балтаевларның эше күп әле, идәнгә плиткә җәяргә, түшәмне ясап бетерергә, электр уты сузарга, эремчек ванналары, вытяжка, суыткычлар hәм тагын күп нәрсәләр урнаштырырга кирәк, ләкин бу, гүя, фермерларны шатландыра гына, алар яңа планнар hәм хыяллар белән яши.
— Кызганычка каршы, хәзерге вакытта Барда районында сөт эшкәртү буенча бер предприятие дә юк, Балтаевларның үрнәге башка фермерларга стимул булыр hәм алар үз продукцияләрен эшкәртүне оештыру турында уйлана башлар дип ышанам. Цехны карап чыктык hәм кимчелекләр таптык. Мәсәлән, территорияне тәртипкә китерергә hәм аны койма белән әйләндереп алырга кирәк. Цех буенча да кисәтүләр бар, аларны бетерү белән төп документны – тәңгәллек сертификатын алу бәйле. Балтаевлар җаваплы кешеләр, шуңа күрә бар нәрсә дә тәртиптә булыр hәм яңа елда кибет киштәләрендә яңа бренд килеп чыгар дип уйлыйм, ә район халкы җирле фермерлардан сөт, каймак hәм эремчек татып караячак, — дип билгеләде авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илдар Рәмиз улы Исмакаев.
Район башлыгы С.М. Ибраевның гражданнар белән очрашуларында район халкы кайчан җирле фермерларның продукциясе килеп чыгачагы турында еш сорый иде. Җавап үзен озак көттермәде. “Сорау тәкъдим тудыра” дип дөрес әйтәләр.
Венера Шәрәфетдинова.
Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *