Гәйнә ансамбле – лауреат

Ансамбль “Гайна“ - лауреат
13 hәм 14 октябрьдә “Губерния” Пермь халык иҗаты йортында “Җырлаучы Кама буе” халык хорлары, җыр, бию ансамбльләре hәм халык җыры вокаль ансамбльләре край конкурсы үтте. Конкурс край Мәдәният министрлыгы ярдәмендә, гадәттәгечә, өч елга бер үткәрелә. Аның максаты – үзешчән музыка иҗатын пропагандалау, край җыр-музыка фольклорының иң яхшы үрнәкләрен hәм халык-хор жанрын үстерүгә ярдәм итү, бу юнәлештә әйдәп баручы коллективларга игътибар юнәлтү hәм үзешчән коллективларның башкару осталыгын, иҗади потенциалын арттыру.
Чарада крайның 20 территориясеннән 37 үзенчәлекле иҗади коллектив катнашты. Алар “Халык хоры”, “Халык җыры вокаль ансамбле” hәм “Халык җыры hәм биюе ансамбле” номинацияләрендә көч сынашты. Жюри бәясенә зур програмалар, аерым вокаль-хореографик композицияләр тәкъдим ителде, репертуарда Кама буе җыр-бию традицияләрен куллануга аеруча әhәмият бирелде.
“Губерния” сәхнәсендә инде күпләргә билгеле булган “Лысваок” җыр hәм бию ансамбле (Кочево районы), “Кояшым” милли җыр ансамбле (Октябрь районы), “Кама буе бизәкләре” җыр hәм бию ансамбле (Майский поселогы), “Тюрагай” удмурт фольклор-этнографик ансамбле (Куеда районы) hәм башкалар чыгыш ясады. Барда районы исемен “Гәйнә” вокаль ансамбле яклады. Аның составында — Гөлнур Ибраhимова – ансамбль җитәкчесе, Зөhрә Газизова – хормейстер, Әлфия Якупова, Гөлназ Шакирҗанова hәм Азат Габдулхаков – аккомпаниатор-баянчы. Ансамбль “Вокаль ансамбльләр” номинациясендә уңышлы чыгыш ясады hәм 1 дәрәҗә дипломга лаек булды. Ноябрь ахырында конкурста җиңүчеләр гала-концертта катнашачаклар, шунда ук бүләкләү тантанасы да узачак. Ансамбль коллективына иҗади уңышлар hәм яңа җиңүләр телибез.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *