Якташыбыз дөнья чемпионатында

Фанис - на чемпионате мира

28нән 30 сентябрьгә кадәр Екатеринбург шәhәрендә үз эченә культуризм, фитнес-бикини, пауэрлифтинг, армрестлинг, мас-рестлинг, көч экстримы, яткан килеш штанга күтәрү, джиу-джитсу, самбо, кул сугышы hәм башкаларны алган “Алтын тигр – XII” көч спорт төрләренең Европада hәм Рәсәйдә иң зур халыкара традицион фестивале узды. Катнашучыларның географиясе бик киң — бу Израиль, Кытай, Вьетнам, Франция, якын чит илләре иде. Барысы 3443 спортчы килде, алар арасында якташыбыз, Тауавылда туган, спорт мастеры Фәнис Мингали улы Матюшев та бар иде. Бардалылар аны “Батыр” тренажер залы инструкторы

Подробнее

Хәрби хезмәткә хәзер булырга

Гонка Героев: Быть готовым к военной службе

21 сентябрьдә “Колос“ муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе территориясендә Барда муниципаль районы край политехник колледжы студентлары hәм мәктәп укучылары арасында 2018 елгы көзге чакырылыш кампаниясенә багышланган “Батырлар узышы“ (“Гонка Героев“) хәрби-практик спорт төрләре буенча ярышлар үткәрелде. Шунда ук барлык гаскәрләр өчен гомуми (гомумгаскәри) каршылыклар полосасын ачу да билгеләнгән иде. “Колос“ муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе “ЛУКОЙЛ“ ОООсы игьлан иткән XVII социаль hәм мәдәни проектлар конкурсында “Батырлар узышы“ (“Гонка Героев“) проекты белән катнашып җиңү яулады. Бу проект хәрби хезмәткә

Подробнее

Татарстанда районнан 41 укучы ял иткән

Алина, Юлия, Алсу

Быелгы җәйдә Татарстан Республикасының шәhәр яны сәламәтләндерү hәм палаткалы лагерьларда районнан 41 укучы ял иткән. Аларның күбесе крайдан тыш лагерьларда ял итү мөмкинлегенә сөенгәннәр. Алар үз кичерешләре белән конференциядә дә бүлештеләр. Алина Илкәева, Барда гимназиясенең 9 класс укучысы: — Без, районыбыздан 11 укучы, Татарстанның Актаныш авылында урнашкан “Бүләк” лагеренда булдык. Сменабыз татар халкы тарихына багышланган иде. Лагерьда көннәр бик бай эчтәлекле булды. Без дәресләрдә фәлсәфәләр кордык, дизайнга, фото төшерергә, җырларга, биергә өйрәндек, hәрберебез гарәп хәрефләрен язарга өйрәндек. Төшке аштан соң

Подробнее

Якты йорт, ныклы нигез

Семья Яхиных: Светлый дом, крепкая основа

— Барда елгасы аша күперне чыгып, ферма ягына таба барасыз, Сигезенче март урамына кергәч ерак калмый, йорт күренеп тора, янәшәсендә тракторлар утыра… Озын Яланда Яхиннар йортын шушы мәгълүматлар буенча табарга кирәк булды. Бара торгач, безнең игътибарны урамның сул ягында балкып утырган якты йорт җәлеп итте, трактор-фәлән барлыгын карап тормадык, шушы йорт булырга тиеш дип, капкадан кереп, ишек алдына атладык. Беренче карашка ук монда чын хуҗалар яшәве ачык аңлашыла: барысы да яхшылап каралган-тәрбияләнгән, hәркайда тәртип, терлекләр абзары hәм аның янәшәсендәге мәйданчык

Подробнее

Балачагыма кайттым әле

Встреча детей ”Мэчет топ“ (Диля Мунасипова (Адилова)

Бу дөньяда үзенең матур яшьлеген, бәхетле балачагын сагынмаган кеше юктыр. Кем генә яшьлек дуслары, бергә уйнап үскән күрше егете, күрше кызы белән бер күрешеп, сөйләшеп, үткәннәрен искә төшерергә хыялланмый. Безнең “мәчет төп“ балаларының бу зур хыялы тормышка ашты. Сараш авылының уртасында бик күп еллар элек матур мәчет булган. Бу мәчет калку урында, биек топольләр арасында урнашкан. Безнең картәтиләребез, картәниләребез шушы жирдә гомер иткәннәр. Аларга алмашка балалары — безнең әти-әниләребез килгән. Тумыштан бер-берләрен белгән, бергә уйнап үскән, мәктәптә укып, гаиләләр корып

Подробнее

Гыйлем яктылыгы илтәләр

Преодолевая километры, везут учения свет

  Авыл, аз комплектлы мәктәп, ярым буш класслар, укытучылар җитми. Яшьләрне район үзәгеннән ерак урнашкан җиргә җәлеп итә алмассың. Ә нәрсә эшләргә соң? Дәресләрне үткәрергә кирәк бит, балаларның аз санына карамастан аларга белем бирү тиешле. Бу проблемадан чыгу юлы бар! Ул “Мобиль укытучы” проектын тормышка ашыру. Барда районы 2014 елдан бирле бу проектта уңышлы катнашып килә. Ике инглиз теле укытучысы көн дәвамында дистәләрчә километрлар үтеп көмеш төстәге Шевроле-Нива hәм Лада-Веста автомобильләрендә гыйлем яктылыгы илтәләр. Розалина Вәкил кызы Балтаева Яңавыл hәм

Подробнее

Гөрләде сәүдә

» order_by=»imagedate» order_direction=»ASC» returns=»included» maximum_entity_count=»500″] Алтынчы сентябрьдә Бардада көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсе үткәреләчәге турында хәбәр әллә кайларга таралган. Район үзәгенең Җиңү мәйданында сатучылар да, сатып алучылар да бик күп җыйналды, сәүдә көнозын тынмады. Көннең аяз hәм җылы торуы аеруча куанычлы булды. Көзге ярминкәне көтеп алдык. Нәрсә кирәге алдан ук күңелдә билгеләнгән. Ә сайлау мөмкинлеге бик киң — нәрсә телисең, ал гына. Теләүчеләргә яшелчә-җимеш, үсентеләр, куаклар, чәчәкләр, төрле орлыклар, бал, сөт ризыклары h.б. тәкъдим ителде. Рәт араларыннан йөреп hәркем үз кирәген

Подробнее

Яшәгән төбәгебез күркәм булсын

Авыл поселениеләрендә “Заманча шәhәр мохитен формалаштыру“ федераль программасы буенча эшләр башкарылуы турында без инде хәбәр иткән идек. Бу юлы район үзәге — Барда авыл поселениесендә алып барылган эшләр турында мәгълүмат җиткерербез. Барда авыл поселениесе башлыгы булып 2017 елда Ә.С. Балтаева билгеләнә. — Быел “Заманча шәhәр мохитен формалаштыру“ программасы аша Барданың Ленин урамында урнашкан 43, 45, 47, 49 йортлар тирәләрен төзекләндерү эшләре башкарылды. Атап әйткәндә, 240 метрда транспорт йөри торган асфальт юл hәм җәяүлеләр өчен 95 метр тротуар, 370 квадрат метрда

Подробнее

Яхшылык эшләү бик җиңел

Лилия Иткинова: Делать добро очень легко

Синең, хөрмәтле укучыбыз, гомереңдә бер кабат булса да сайлау алдында торганың бардыр: узып китәргә яки ярдәм итәргә, бу миңа кагылмый дип уйларга яки туктап ярдәм кулы сузарга. Гимназиянең 10 сыйныф укучысы Лилия Иткинова өчен бу икеләнүләргә бер генә җавап бар: ”Ярдәм итәргә!“ Яшь булуына карамастан, аңа бары 15 кенә, ярдәмгә мохтаҗларны ул меңнәр арасыннан аерып ала. Узган елның ноябрендә Барда районы делегациясе составында ул Пермь крае яшьләр оешмалары лидерлары hәм эшләүче яшьләр форумында булып кайтты. Форум барышында район делегацияләре әгъзаларыннан

Подробнее

Саваплы гамәлләрне күбрәк кылыйк

Мөселманнарны« көтеп алган, бөек hәм изге бәйрәмнәреннән саналган Корбан гаете көннәрендә, ягъни 22 августта Барда Җәмигъ мәчетендә бәйрәм чарасы үткәрелде. Бу юлы ул район күләмендә Корбан бәйрәменә hәм Барда Җәмигъ мәчетенең тантаналы ачылуының 5 еллыгына багышланды. Көннең кояшлы, җылы hәм җиләс булуы бары Аллаhы Тәгаләнең ризалыгыннандыр, диясе килә. Бик күп райондашларыбыз, олысы hәм кечесе, кунаклар, соклангыч Җәмигъ мәчете янына җыйналды. Бәйрәм тантанасын ачу hәм котлау өчен сүз имам-мөхтәсиб Марат хаҗи Мозафаровка бирелде. — Бүген динебезнең иң кадерле көннәре — хаҗ

Подробнее