Стеналардагы hәм бакчадагы чәчәкләр
ЗЯЗЕЛГА буйлап алга таба барабыз. Тамара, чын гид кебек, безне авыл hәм аныӊ халкы белән таныштыра: “Бу хуҗалыкта күркә, ә монысында — каз, сыер асрыйлар, урамныӊ бу ягында сугыш чоры балалары яши, ә теге йортка әнисе янына җәйгә пермьле — әфган сугышы ветераны кайта. Анда калкулыкта күп балалы гаилә яӊа йорт төзә, тиздән күчәрләр дип уйлыйм. Бу ишегалдында терлекләр бик күп, үгезләр, дуӊгызлар бар. Биредә, иске чүплек урынында, без парк төзедек, имәннәр, алмагачлар, сырганак утырттык. Кыскасы, авыл үз тормышы белән









