Металл ватыкларыннан тракторлар

Игорь Геннадьевич Жернаков, который из бросового материала делает трактораЗЯЗЕЛГА үзәге белән танышканнан соӊ, без җирле танылган шәхес – Игорь Геннадьевич Жернаковка юл тоттык. Юлдашыбыз сүзләре буенча, ул ташландык материалдан трактор ясый. Авылда аны гади генә “самоделкин” дип йөртәләр, ә оста бу сүзләргә үпкәләми, бары тик дөресе шунда, ди.
— Тракторларны металл ватыклардан диярлек җыям. Әйтик, бу тракторда тапшырулар тартмасы иске жигулиныӊ, тәгәрмәчләрен үзләренә кирәкмәгәч шоферлар бирде. Двигатель hәм электродларны гына сатып алдым, калганы шул тимер-томырдан. Мин тракторчы, төрле тармакларда хезмәт куйдым, әмма минем эшем hәрвакыт техника белән бәйле иде. Бу “мәхәббәт” әтидән дип уйлыйм, ул да тракторчы иде. Трактор минем “тимер атым”, авылда беренче ярдәмчем, аныӊ белән мин сөрәм, гребень ясыйм, бәрәӊге күмәм, арбаны тагып, утын, ком ташыйм, күршеләребез ярдәм сорасалар, беркайчан да баш тартмыйм.
Алга таба чылбырлы трактор җыярга җыенам, — дип сөйли әӊгәмәдәшебез.
Игорь Геннадьевич сүзләре буенча, аныӊ трактор ясау өчен бернинди махсус станоклары да юк, бары тик эретеп ябыштыру аппараты hәм шомарту машинасы гына, ә токарь станогы әлегә “самоделкин”ныӊ хыялы булып кала. Тракторлардан тыш, оста мич сала, үз куллары белән йортын төзекләндергән, кыскасы, талантлы кеше бөтен җирдә дә талантлы булып кала.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *