Чик сагында хезмәтебез белән горурланабыз
АБЫЙЛЫ-ЭНЕЛЕ Ишмановлар Байавылда туып үскәннәр. Язмышларында уртак юллар күп: икесе дә чик сагы гаскәрләрендә, Чечен республикасында хезмәт иткәннәр, ә хәзер Барда районы эчке эшләр бүлегендә эшлиләр. Бертуганнарныӊ өлкәне Ринат армия сафларына 1994 елныӊ декабрендә алына. Хезмәте туган яклардан бик еракта – Амур өлкәсендә башланып китә. Башта ярты ел Прогресс поселогында сержант составы мәктәбендә укый ул. Кече сержант исеме алып Кытай белән ил чигенә — Магадан шәhәренә чик сагы отрядына җибәрелә, бу 1995 елныӊ май ае була. — Яӊа килүче солдатларны









