Округта спортны үстерү максаты белән

17 декабрьдә Барда мәдәният hәм ял үзәге янындагы яӊартылган hәм Үдиктә хоккей бортлары белән универсаль ике хоккей мәйданчыгы ачылды. Округ башлыгы Хәлил Алапанов, округ Думасы рәисе Илгизәр Вахитов, 6нчы ЦДНГныӊ җитештерү буенча начальнигы урынбасары Александр Прозоров hәм Пермь крае Законнар чыгару Җыелышы депутаты В.А.Сухихныӊ ярдәмчесе Фәдия Корбангалиева тантананыӊ мөхтәрәм кунаклары булдылар. Чара район үзәгендә, Барда бозында убырлы карчык hәм скоморохлар белән кечкенә тамашадан башланды, делегацияне Кыш бабай hәм Кар кызы сәламләде: “Сәламәтлектән кыйммәтрәк бернәрсә юк, кеше чын-чынлап таза булганда гына

Подробнее

Үсеш ноктасы — беренче нәтиҗәләр

“Точка роста“ - первые итоги

Быел Барда гимназиясендә “Мәгариф” милли проекты ярдәмендә ачылган “Үсеш ноктасы” цифрлы hәм гуманитар профильле мәгариф үзәге турында газетабыз битләрендә язган идек инде. Дүрт ай эчендә балалар 3D-модельләштерүгә өйрәнделәр, үзләрен робот техникасында сынап карадылар, виртуаль чынбарлыкныӊ нәрсә икәнлеген белделәр hәм махсус манекеннарда беренче ярдәм күрсәткәндә гамәлләр тәртибен үзләштерделәр. Әмма яӊа технологияләр үзәгенә гимназистлар гына түгел, районныӊ башка мәктәпләре укучылары да бик теләп йөреде. Безгә шундый дәресләрнеӊ берсендә булып, Каенавыл мәктәбе укучылары белән аралашу мөмкинлеге туды. — “Үсеш ноктасы”нда без икенче тапкыр,

Подробнее

Истәлекләрне яӊартып

Бөек җиӊүнеӊ 75 еллыгы – юбилей елы тәмамланырга бик аз гына вакыт калып бара. Әгәр дә без, әти-әниебезнеӊ 7 баласы алар турында язып искә алмасак, алар безгә үпкәләрләр төсле. Шуӊа кулыма каләм алдым. Мин әтиәнинеӊ бишенче баласы — Әдибә Фазил кызы Батыркаева Озын Яланда яшим. Үземнеӊ инде өч балам, алты оныгым, бер оныкчыгым бар. Ә сүз минем әтием hәм әнием турында булыр. Әтием Нурбаков Мөхәммәтфазил (кыскача Фазил) Гаптелкавый улы Карман авылында 1910 елныӊ 28 июнендә унике балалы гаиләдә икенче бала

Подробнее

Югары технологияләр белән танышу

Бер ел элек “Кванториум” мобиль балалар технопаркы край буйлап йөри башлады. Бу “Мәгариф” милли проекты ярдәме белән мөмкин булды. Агымдагы елның сентябрендә заманча җиhазланган тагылмалы микроавтобус Бардада булган hәм яшь бардалылар робот техникасы, сәнәгать дизайны белән таныша, өстәмә hәм виртуаль чынбарлык белән эшли, авиация hәм мәгълүмати технологияләр турында белә, гомумән алганда, элегрәк интернетта яки телевизор аша гына күргән технологияләргә кагыла алган иде инде. 14 декабрьдән 2нче санлы Барда урта мәктәбе янә ике атнага уйлап табулар, инженер-техник иҗат, табигый-фәнни ачышлар hәм

Подробнее

Балалар күп булмый

“Гаилә” сүзе тирән мәгънәгә ия. Русчадан алганда ул “җиде мин” дигәнне аңлата, hәм монда hәр кеше мөhим. Ата-бабаларыбыз да гаилә -җәмгыятьнең нигезен корганда шулай уйлагандыр, мөгаен. Бүген ир белән хатын күп бала тудырырга ашыкмый. Әмма округыбызда күп балалы гаиләләр шактый. Бүген мәкаләм “балалар күп булмый” дигән фикер белән яшәүче гади күп балалы гаилә турында. Таныптан Гомәровлар гаиләсендә бәхет җимешләре башка гаиләләргә караганда берничә тапкыр күбрәк. Алеся үз тормышында дүрт тапкыр ана булу батырлыгы кылган. — Без Альфред белән 2006 елның

Подробнее

Үзсалым – авыл проблемаларын хәл итү ысулы

hәрберебез авылыбызның матур, юллар hәм күперләрнең яхшы хәлдә, шулай ук яныбызда скверлар, парклар, балалар hәм спорт мәйданчыклары булуын, обелисклар hәм hәйкәлләр күркәмлекләре белән сөендерүен, ә караңгы төннәрдә урамнарны фонарьләр яктыртуын тели. Кызганыч, барлык ремонт hәм төзекләндерү эшләрен вакытында башкарып чыгу өчен җирле бюджет акчасы гына җитми, бу бигрәк тә авылларда сизелә, чөнки еш кына аларның территориясе зур, ә халык саны күп түгел. Бу хәлдә үзсалым ярдәмгә килә. Әлеге төшенчә безгә борынгы заманнардан ук билгеле, узган гасыр башында торак пунктның, кагыйдә

Подробнее

Кышлату — җаваплы чор

Барда муниципаль округы авыл хуҗалыгы hәм кулланучылар базары идарәсе белгечләре белән бергәлектә хуҗалыкларныӊ кышлату чоры барышын күзәттек. Без “Миназетдинова А.Ә.“ крестьян-фермер хуҗалыгында hәм “Крона-Агро“ ОООсында булдык. Алар Пермь крае Авыл хуҗалыгы hәм азыктөлек министрлыгы hәм Барда муниципаль округы администрациясе аша финанс ярдәме алып эшлиләр. “Миназетдинова А.Ә.“ фермер хуҗалыгы I Әрҗән авылында урнашкан. КФХ буларак алар 2010 елда теркәлгәннәр, 2016 елда сугым цехы hәм тагын бер елдан гаилә фермасы ачылган. Хәзер фермада 50 баш мөгезле эре терлек асрала. — Кышлату чоры

Подробнее

Үз түбәтәемне hәрчак таныйм

Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонин 9 декабрьдә Кама буе осталарын “Пермь краеныӊ халык мастеры” почетлы исем белән бүләкләде. Үз эшләнмәләрен край халык сәнгатенеӊ иӊ яхшы традицияләрендә ясаучыларга бүләк 2009 елдан бирле бирелә, бу вакыт эчендә 116 оста бу исемгә лаек булды. Быел Кунгур, Лысьва, Соликамск, Березники, Орда hәм Уен, шулай ук Кудымкар районнарыннан hәм Барда округыннан агачны hәм ташны кисү, туку hәм сәйлән белән чигү, урал-себер дивар рәсеме, традицион курчаклар ясау hәм башка жанрлар буенча 10 оста билгеләп үтелде. Безнеӊ

Подробнее

Сәләтләр — чиксез

3 ДЕКАБРЯ в физкультурно-оздоровительном комплексе «Батыр» в рамках декады инвалидов прошел районный спортивный праздник «Только вперед!» для людей с ограниченными возможностями здоровья.

“БАТЫР” физкультура-сәламәтләндерү комплексында инвалидлар ункөнлеге кысаларында 3 декабрьдә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен округ күләмендә “Бары тик алга!” спорт бәйрәме узды. Чара “Демография“ милли проекты кысаларында үткәрелде. Коррекция мәктәбе укучылары hәм инвалидлар җәмгыяте әгъзалары составындагы чарада катнашучыларны район инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе Раушан Таhиров котлады: “Барыбызны да шушы күркәм бәйрәм белән котлыйм. Хәзерге заманда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр күп кенә кыенлыклар белән очраша, бу тирә-як мохитнеӊ кулайлыгы да, спорт белән шөгыльләнүнеӊ уӊайсызлыгы да. Округыбызда спорт өлкәсе актив рәвештә үсә, тиздән инде өстәл

Подробнее

Кышлату чоры башланды

Кышлату чорына әзерлекне тикшерү максатыннан хуҗалыкларныӊ торышын карау оештырылды. Авыл хуҗалыгы hәм кулланучылар базары идарәсе белгечләре, җирле масса-күләм мәгълүмат чаралары авыл хуҗалыгы тармагы предприятиеләрендә эш барышы белән танышты.Абдулов Р.Р. hәм Балтаева С.Т крестьян-фермер хуҗалыкларында Триумф“ ОООсында булып кыш лату чоры барышын шаhит кылдык. Бу хуҗалыклар Пермь крае Авыл хуҗалыгы министрлыгы аша финанс ярдәм алуга ирешкәннәр. Абдулов Рәис Раил улы хуҗалыгында без күптән түгел – бәрәӊге уӊышын сортларга бүлгән вакытта булган идек. Шулай да үзгәрешләр бар, инде терлекләр көтүлекләрдән кергән, җылы

Подробнее