”Эшләгәнгә эш күп”

Крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгы булып Фәниз Габдрахман улы Маматов 2021 елда теркәлгән, аӊа кадәр шәхси ярдәмче хуҗалык тотканнар. Ул үзе Бардадагы 66 нчы училищены тәмамлый hәм Чайковский шәhәрендәге автомәктәптә укый. Аларныӊ 130 гектар мәйданда чәчү җирләре, шулай ук күпьеллык үләннәр үскән печәнлекләре дә бар. — Хуҗалыгыбызда маллар карыйбыз, 6 баш үгезләр hәм таналар бар. Печән үзебез әзерлибез, якынча 2 меӊ рулон тирәсе, сатабыз да. Техника күп, сезонлы эшләргә кешеләрне дә җәлеп итәбез. 2023 елныӊ декабрендә Елово районы Дуброво авылыннан 10