Төнге лампа урынына чәчәкләр

По словам Назили Назмулловны Алимовой, рукоделие - неотъемлемая часть ее быта.

ЗАМАНГА, вакытка, гаилә муллыгына карамастан, хатын-кыз hәрчак кул эше белән шөгыльләнгән – кайсы тегә, икенчеләре бәйли, өченчеләре чигә. Бүген сатуда төс hәм фактура буенча теләсә-нинди тукыма, фурнитура hәм җепләр бар. Соӊгы елларда кул эше төрләре арта бара: җиләк-җимеш hәм яшелчәне кисү, төсле кәгазь тасмаларыннан эшләнгән аппликация квиллинг, топиарийлар ясау, алмазлы чигү hәм башкалар. Районыбызда чәчәк рәвешендәге яктырткычлар ясау сәнгате көчәя бара. Назилә Нәҗмулла кызы Әлимова сүзләренчә, кул эше аныӊ көнкүрешенеӊ аерылгысыз өлеше булып тора. Ул бәйләргә, чигәргә hәм тегәргә ярата,

Подробнее

Татарстан вәкилләре — Бардада

26-28 ноябрьдә Пермь краенда эш сәфәре белән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчелеге булуы турында “Таӊ“ газетасы битләрендә хәбәр иткән идек инде. Татарстан кунаклары Пермь крае Чайковский шәhәре, Барда муниципаль округы, Уен, Октябрь, Чернушка hәм Кунгур районнары җәмәгать оешмалары активлары белән очрашты. Татар җәмәгать оешмалары белән аралашу Чайковский шәhәреннән башланды. Коммерцияле булмаган автоном оешма — “Дуслык“ милли-мәдәни үзәге директоры урынбасары, шагыйрә Миӊнекәүсәрия Заhид кызы Нуруллинага “Татарстан Республикасыныӊ атказанган мәдәният хезмәткәре“ дәүләт бүләге тапшырылды. 27 ноябрь иртәсендә Барда муниципаль округы башлыгы

Подробнее

Үрнәк гаилә

Примерная семья Адутовых - Уймуж

Актив тормыш рәвеше алып баручы Рафикъ абый hәм Мөслимә апа Адутовлар авылларыныӊ хөрмәтле затлары. Хәзер алар лаеклы ялда, тыныч гомер кичерәләр. Рафикъ Миргалим улы гомер буе шофер була. Бөтен төр техникада эшли, хезмәтен намус белән башкара. Ярышларда җиӊү яулый, мактау грамоталары hәм дипломнар, медальләр, 1977 елда III дәрәҗә “Хезмәт даны“ ордены белән бүләкләнә. Ә Мөслимә Гафур кызы башта балалар бакчасына тәрбияче булып урнаша, аннан мөдир булып билгеләнә hәм 2007 елда пенсиягә чыкканчы эшли. — Үзем Усаклы авылыннан, 1966 елда Пермь

Подробнее

Округ башлыгы сайланды

Избран глава округа

25 НОЯБРЬДӘ Барда муниципаль округы Думасыныӊ алтынчы утырышы булды. Утырыш Пермь крае губернаторы администрациясенеӊ җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлек итү департаменты консультанты Александр Дубровин катнашында узды. Көн тәртибенә 12 мәсьәлә куелган иде, шуларныӊ икесе иӊ мөhим мәсьәләләргә — муниципаль округ башлыгын – Барда муниципаль округы администрацисе башлыгын сайлауга hәм 2021 елга hәм 2022, 2023 елларныӊ планлы чорына Барда муниципаль округы бюджетын икенче укылышта кабул итүгә кагылды. Дума рәисе Илгизәр Вахитов сүзләренчә, конкурс комиссиясе карары нигезендә, муниципаль округ башлыгы – Барда

Подробнее

Балалар — минем шатлыгым

Раис Мухаматгалиевич и Ляйсан Рифовна Юсуповы вместе уже 9 лет.

Моннан ярты гасыр элек өйләрдә балалар күп булганда, өч-дүрт балалы гаилә җәмгыятьтә кечкенә дип саналган. Барысы да, кечесеннән алып зурына кадәр әти-әниләренә хуҗалык эшләрендә ярдәм иткәннәр, өй мәшәкатьләреннән беркем дә читтә калмаган. Бүген өчтән артык сабый үсүче гаиләне еш очратып булмый. Әмма шулай да округыбызда күп бала тәрбияләүче гаилә парлары яши. Әниләр көне алдыннан без шундый гаиләләрнеӊ берсендә булдык та инде. Рәис Мөхәммәтгали улы hәм Ләйсән Риф кызы Йосыповлар инде 9 ел бергә. Аларныӊ гаиләсе, чыннан да, зур hәм тату.

Подробнее

Пакетная группировка вкладок 🎵 Дождались! 🎉Пакетная группировка вкладок теперь в списке опций. Много вкладок? Пакетная группировка позволяет сворачивать и разворачивать их в один клик. Пакетная группировка идеальна для узких экранов. Пакетная группировка вкладок 🎵 Дождались! 🎉Пакетная группировка вкладок теперь в списке опций. Много вкладок? Пакетная группировка позволяет сворачивать и разворачивать их в один клик. Пакетная группировка идеальна для узких экранов. ✅ ✅

Күпкырлы шәхес

Творческая М. Имашева встреча с учащимися

Творческая М. Имашева встреча с учащимися Якташыбыз, күренекле композитор, Татарстанныӊ атказанган сәнгать эшлеклесе, Рәсәй атказанган мәдәният хезмәткәре Мәсгут Габдрахман улы Имашев үзенеӊ 90 яшьлек юбилеен билгели. Мәсгут Габдрахман улы Имашев 1930 елныӊ 5 июлендә Каенавылда дөньяга килгән. Сабый чактан ук ятим калып, бабасы йортында тәрбияләнгән. Үсә төшкәч, Иске Чат, аннан туган авылында авыл Советы секретаре, соӊрак клуб hәм уку йорты мөдире булган. Аннан соӊ язмыш аны Пермь шәhәренә алып китә. 1950 еллар ахырында Казаннан килгән артистлар аныӊ талантын, көчле, матур

Подробнее

Горурланабыз!

ШУШЫ КӨННӘРДӘ Барда ЛПУМГсе ”Атлант“ клубы методисты Гүзәл Фәрит кызы Сафина милли мәдәниятне халык арасында таратуда күләмле эшчәнлеге өчен Бөтендөнья татар конгрессыныӊ рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу зур hәм көтеп алынган бүләккә Гүзәл Сафина лаек, чөнки аныӊ катнашыннан, “АйhайLook” вокаль ансамбле чыгышларыннан башка Бардада, район дәрәҗәсендә генә түгел, бөтенрәсәй, төбәкара дәрәҗәдәге бер генә зур чара да үтми. Ансамбль солистлары инде күп еллар Чайковский, Пермь, Казан, башкала hәм башка шәhәрләр мәйданнарында чыгыш ясыйлар, татар халык җыры

Подробнее

Ә елмаюлар битлекләр астында калды

25 ИЮНЯ выпускникам Бардымской средней школы №2 были вручены аттестаты об основном общем образовании и о среднем (полном) общем образовании.

25 ИЮНЬДӘ 2нче санлы Барда урта мәктәбен тәмамлаучыларга төп гомуми hәм урта (тулы) гомуми белем турында аттестатлар тапшырылды. Укучыларны мәктәп директоры Т.И. Абузов сәламләде, ул hәркемгә тормыш юлын дөрес сайларга hәм куелган максатларга ирешергә теләде. Эпидемиологик хәл тормышыбызныӊ барлык өлкәләренә үз төзәтмәләрен кертте. Кичәге укучылар моны үз җилкәләрендә сынады – аттестатлар тапшыру традицион тантаналы сүзләрдән, күп санлы кунаклар hәм затлы күлмәкләрдән башка узды, ә елмаюлар битлекләр астында калды. Әмма бернигә дә карамастан, бу көн балалар хәтерендә мәӊге сакланачак. Бу көн

Подробнее

Бердәм хезмәт нәтиҗәсе

Нынче обновили памятник павшим в годы Великой Отечественной войны

БЕРЕНЧЕ эш итеп, безне бүгенге экскурсовод Тамара Анатольевна үзләренеӊ уртак эш нәтиҗәләре белән таныштырды. “Быел Бөек Ватан сугышы елларында hәлак булучыларга hәйкәл яӊартылды. Җирлек бюджетыннан бүлеп бирелгән акчалар акбур белән буяуларга hәм пумалаларга җитте. Авылныӊ актив кешеләре, җиӊ сызганып, берничә көн эчендә матурлык тудырдылар. Безнеӊ авылдан 55 кеше фронтка киткән, шуларныӊ 45е әйләнеп кайтмаган. Кызганычка каршы, бүген безнеӊ бер генә ветераныбыз да, тол калган хатыннарыбыз да юк, сугыш чоры балалары гына калды. Узган ел үзсалым кысаларында шунда ук янәшәдә балалар

Подробнее