Халык сәламәтлеге сагында

Кодашта модуль тибындагы яӊа фельдшерлык-акушерлык пункты узган елда ачыла. Аӊлашыла ки, авыл халкы өчен бу шатлыклы вакыйга була. Биредә фельдшер булып Раузалия Корбан кызы Абракова эшли.
— 2020 елныӊ февралендә халыкны яӊа ФАПта кабул итә башладык.
Үзем Үдиктә яшим, Байавыл, Кодаш, Чувашай авылларында яшәүчеләргә медицина хезмәте күрсәтәм. Лицензиябез бар, чакыруларга йөрибез, прививкалар ясыйбыз, балаларны hәм өлкәннәрне өйләренә барып карыйбыз. Бер яшькә кадәр балаларга диспансеризация ясыйбыз. Өлкәннәргә дә диспансеризацияне монда үткәрә башлыйбыз hәм алга таба үтү өчен район больницасына җибәрәбез. Киләчәктә дару сату мөмкинлеге дә булачак, — дип таныштырды ул хезмәте белән.
Фельдшер Раузалия Абракова 1987-1990 елларда Пермь медицина училищесын тәмамлаган.
— Күп балалы гаиләдә үстем, арада укытучы, китапханәчеләр булды.
Әти-әни киӊәше буенча медицина тармагын сайладым. Сүз дә юк, җаваплы hәм авыр хезмәт, инде 28енче ел эшлим.
Раузалия Корбан кызы Пермьдә, Тауавыл hәм Печмень ФАПларында, Бардада балалар консультациясендә дә фельдшер була, тәҗрибәле белгеч. Авыл халкы исә сәламәтлеген кайгыртып пунктка килә, ярдәм сорый. Саулык – иӊ зур байлыгыбыз шул, барыбыз өчен дә кадерле.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *