Үземне башка эштә күз алдына китермим

Дөньясы коронавирус дигән афәт белән тулган бу заманда алгы сызыкта – табиблар. Үзләренеӊ гомерләрен куркыныч астына куюларын аӊласалар да…
Рәфизә Мөхәммәтнур кызы Кучукбаева адресына җылы сүзләр район “Таӊ“ газетасы битләрендә дә еш күренә. Бүген ул тәҗрибәле врач-терапевт, “Саулык“ медицина үзәге белән дә хезмәттәшлек итә. Югары уку йортын тәмамлап район больницасына эшкә кайтуына быел 20 ел тула.
“Ни өчен бу җаваплы hәм тынгысыз hөнәрне, кешеләрнеӊ сәламәтлеге, гомере өчен җаваплы булуны гомерлек эшегез итеп сайладыгыз?“ дигән сорауга әӊгәмәдәшем өздереп кенә җавап бирмәде.
Әнисенеӊ ак халат киеп фельдшерлыкакушерлык пунктында эшләве, шул сәбәпле өйләрендә hәрчак дару исе булу, кешегә авыр чагында ярдәм итү, авыруларныӊ рәхмәтле сүзләре йогынты ясамый калмагандыр, күрәсеӊ. Яӊа Казанка сигезьеллык, Төнгүк урта мәктәпләреннән соӊ укуын Пермь дәүләт медицина академиясендә дәвам итә.
Югары уку йортын уӊышлы тәмамлап шунда ук интернатура уза hәм туган районыбызда хезмәт эшчәнлеген башлап җибәрә.
— Бардага 2000 елда кайттым, башта терапия бүлегендә, ә 2009 елдан участок терапевты булып эшлим.
Врач hөнәрен юкка сайламадым дип уйлыйм, үземне башка эштә күз алдына китермим, — ди ул.
Аныӊ хезмәте иртәнге 8дән башлана, дүшәмбе, чәршәмбе hәм җомга көннәрендә беренче, калган эш көннәрендә икенче сменага килә. Барданыӊ берничә урамында яшәүчеләрдән тыш Сүҗде, Бакчавыл, Батырбай, Сөҗән, Бөреҗле авыллары халкын кабул итә. Көндәлек 25 кешене карарга тиеш булса да, дәва алучылар утыздан да ким булганы юк икән. Башка врач-терапевтлар ялда яки больничныйда вакытта көненә кырыгар кеше дә кабул итәргә, аларга медицина хезмәте күрсәтергә туры килә. Шулай ук пациентлар белән “Саулык“та эшли, юллама буенча эчке органнарны (йөрәк hәм хатын-кыз авыруларыннан кала) УЗИ аша карый.
Бу гаилә турында медицина хезмәткәрләре династиясеннән дияргә дә урын бар.
Кучукбаевларныӊ өлкән кызлары Айсылу да Пермь дәүләт медицина академиясе студенты булу бәхетенә иреште, дәвалау факультетыныӊ 1 курсында белем ала.
— Врач hөнәрен үз теләге буенча сайлады кызыбыз.
Эштәге авырлыкларны сөйләгән чакларымда да ул: “Мине үгетләргә тырышмагыз“, дип кенә әйтә иде. Каенанам, Айсылуныӊ картәнисе – озак еллар Төнгүк фельдшерлык-акушерлык пункты мөдире булып эшләп халыкныӊ олы хөрмәтен яулаган Гөлсинә Миӊнулла кызы Кучукбаева да зур роль уйнагандыр дип уйлыйм, — дип сөйли Рәфизә Мөхәммәтнур кызы.
Килен каенана туфрагыннан ярала диюләре дә чын дөреслеккә туры килә.
— Хезмәтегездә нинди кыенлыкларны билгеләр идегез? — hөнәремне авырлыгын белеп сайладым, җиӊел эшкә бармавым укыганда да ук билгеле булды. Кыенлыклар дияргә урынлы булыр микән, компьютер артында утыру күп вакытны ала. Хәзер без “Промед“ системасы буенча эшлибез, шулай тиешле.
Авыруларга игътибар азрак кала, тик килүчеләрнеӊ барлык борчуларын тыӊлыйбыз, дөрес дәвалау билгеләргә тырышабыз.
— Хәзер коронавирус куркынычы туган бу көннәрдә дә сез эштә, сәламәтлегегез өчен куркыныч түгелме? — Без, медицина хезмәткәрләре, авыруларны кабул итәргә тиеш. Саклык чаралары күрәбез, билгеле. Инфекционист, эпидемиологлар, лаборантлар өчен бик җаваплы чор бу. Хроник авыруларга даруларны өйләренә илтәбез, читтән торып та дәва билгелибез. Чакыруларга барабыз, температура булган очракта дәвалау процессы өйләрендә килеш алып барыла. Чит җирләрдә булып кайтучылар күзәтү астында изоляциядә булырга, анализлар тапшырырга тиешләр.
— Нинди киӊәшләр әйтер идегез.
— hәркем үз сәламәтлеген сакласын, организмына ярдәм итсен. Бер-беребезгә карата кешелеклерәк, игътибарлырак булсак иде. Яраткан эшем бар, зарланмыйм, мин канәгать. Иӊ мөhиме – күӊелеӊ тыныч булсын.
Менә шундый сүзләр әйтте безгә табиб. Бу сүзләрдә хаклык бар. Гомерләр бер генә бирелә, кадерен белеп, сәламәт булып, тормышка сөенеп яшик. Медицина хезмәткәрләре көне уӊаеннан халык сәламәтлеге сагында эшләүче затларны hөнәри бәйрәмнәре белән тәбриклибез, иминлек, уӊышлар hәм саулык телибез.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *