Туган нигезнең җылысын тоеп

Гүзәлия Сәетгали кызы hәм Марс Муллаәхмәт улы Рахмангуловлар Ленин урамында яшиләр. Гаилә башлыгы туган авылында, туган нигезендә оя кора. Ялларда hәм бәйрәмнәрдә балаларын, оныкларын каршы алып кадерләп озатып кала алар.

Рахмангуловлар 1981 елда өйләнешәләр, инде 38 ел бергә. Марс Муллаәхмәт улы урта мәктәп тәмамлаганнан соң Пермьдә Сверд-лов исемендәге заводта эшләп алырга өлгерә. Саратов өлкәсе Энгельс шәhәрендә ракета гаскәрләрендә хезмәт итеп кайткач механизатор белгечлеге ала. Яшьләр башта Пермь шәhәрендә яшиләр, аннан Кодашта яшәүче әниләренә хуҗалык алып барырга ярдәм итәр өчен авылга кайталар. Икесе дә читтән торып Кунгур авыл хуҗалыгы техникумында укыйлар, гаилә башлыгы агрономлыкка, хатыны Гүзәлия бухгалтерлыкка. М.М. Рахмангулов “Урал“ колхозында кырчылык бригадиры ярдәмчесе, Кодаш фермасы мөдире булып эшли. Гаиләдә ике бала тәрбияләнә, хәзер уллары Артур Пермь шәhәрендә, кызлары Зөhрә район үзәгендә яши, 5 оныклары бар.

— Авылга төпләнгәнгә үкенмибез, шәhәргә барсак, кайтасы килә. Төп нигездә йортны ремонтлап төзеп чыктык. Терлекләр асрадык, 2 я 3 сыер караган чаклар да булды. Хәзер дә сыер, 2 үгез, 2 бозау, тавыкларыбыз бар. Яшелчәләр үстерәбез, бәрәңге, суган, кишерне сатабыз. Бал кортлары да тотабыз, — диләр алар.

— Әниебез Хөснихәтимә авыл табибы — Бардада буыннар утыртучы Сабирә апаның бертуган апасы иде. Ул абыстай, дин кануннарын саклап яшәде, буыннар да утыртты, им-томлы иде. Ярдәм сорап килүчеләргә булышты. Әтиебез Бөек Ватан сугышында катнашкан, “Кызыл Йолдыз“ ордены белән бүләкләнгән зат иде, — ди Гүзәлия апа.

— Сез төп йортка килен булып төштегез инде?

— Әйе. Әниле-киленле булып бергә 29 ел яшәдек. Балаларны тәрбияләде, мунчада чапты, рәхмәт әнигә. Кунакка, я кая да булса барасы булса, йортта әни кала иде. Безнең ул яктан күңелебез тыныч булды. Оста куллы иде, туйларга гөлбәдияләр, чәкчәкләр пешерде. Авыр туксанынчы елларда бергәләп калфаклар әзерләп саттык. Әни гөлләр үстерергә дә яратты. Сүзгә килмәдек, яхшы яшәдек. Кеше хәленә керә белә иде ул, өйдәген урамга чыгып сөйләмәде. Аннан күп нәрсәгә өйрәнеп калдык. Әйткән сүзләренә колак салып яшибез: “Кеше таш белән орса да, аш белән орың. Кешедән көлмәгә ярамый. Әйткән сүзең көмеш булса, әйтмәгәнең — алтын. Кеше булса — күрә алмый, булмаса, бирә алмый. Акча җирдә генә ята, иелеп алырга иренмәгез“, — дип әйтә иде ул безгә, — диде Гүзәлия Сәетгали кызы.

Марс абый хәзер “Колос“ учреждениесендә оператор булып эшли, ә хатыны – хуҗабикә. Ул да каенанасы шикелле гөлләр үстерергә ярата. Стрептокарпусның гына 6 төрлесе үсә бу ямьле йортта. Бакчалары да чиста җыештырылган, чәчәкләр дә аткан. Менә шулай тормыш мәшәкатьләренә күмелеп яши бу гаилә, тырышалар, төп нигезнең җылысын тоеп яшиләр.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *