Балалар — Ходай бүләге

СиразетдиновыАвылныӊ өч урамыныӊ иӊ ахырында гөмбә шикелле ике катлы яӊа йорт калкып чыккан. Аны Рифат Хәсән улы hәм Анжелика Валерьевна Сираҗетдиновлар гаиләсе төзегән. Бу гаиләдә дүрт бала үсә. Әнисенеӊ горурлыгы – улы Иван. Ул пауэрлифтинг буенча спорт мастерлыгына кандидат, аныӊ фоторәсемнәре hәм медальләре иӊ күренекле урында эленеп тора. Алар яныннан узып барганда, әнисе hәрвакыт кадерле кешесе турында горурланып искә аладыр, дип уйлыйм, чөнки ул туган йортыннан ерак – Иван Краснокамск шәhәрендә яши, полициядә хезмәт итә. Кызы Дарья да спортчы, волейбол уйный hәм төрле дәрәҗәдәге ярышларда уӊышлы катнаша. Быел ул Печмень мәктәбенеӊ 11 классын тәмамлаган, тормышын химия белән бәйләргә карар кылган, Екатеринбург шәhәренеӊ Б. Ельцин исемендәге Урал федераль университетыныӊ химия яки химия-технология факультетына укырга керергә ниятләнә. Өченчесе – Наиләгә 9 яшь, аӊа әле үзен күрсәтергә hәм үз юлын сайларга туры киләчәк кенә, ә иӊ кечесе Алинага нибары 6 ай. Йорт учагын саклаучы хуҗабикә сүзләре буенча, алар бик тату яшиләр, өйне, эшчеләр ялламый, бары үз көчләре белән ире hәм улы төзегәннәр.
“Тормыш иптәшем бүген өйдә түгел, ул эштә, нефтьчеләрдә эшли, сменасы – 8 көн, 8 көне өйдә.
Башта без иске йортта яшәдек, вакытлар узу белән ирем яӊа йорт төзәргә кирәк, дигән карарга килде. Шулай итеп 2013 елда бура сатып алдык, әкренләп төзедек, — дип әӊгәмәне башлады Анжелика Валерьевна. — Икенче кат әле тәмамланмаган, анда Наилә өчен аерым бүлмә планлаштырыла, быел эшне төгәлләрбез дип өметләнәм. Мин элек почтада эшләдем, пешекче дә булдым, бүгенге көндә “әни” булып эшлим, миӊа ошый. Узган елларда мал-туар күп асрадык, тавыклар да, казлар да булды, быел күркәләр генә алырга булдык.” Шундый тырыш hәм эшчән кешеләр белән аралашканда, аларныӊ ничек яшәвен күргәндә, балаларыныӊ нинди кеше булуын, нинди планнар төзүләрен ишеткәндә, кече авылларныӊ да киләчәге барлыгына ышанасыӊ. Бәхет өчен кешегә бик аз кирәк бит – сәламәтлек, акча килерлек эш булуы hәм балаларны аякка бастыру мөмкинлеге. Авыл — җирнеӊ шундый газиз почмагы, анда hәрвакыт кайтасы килә, биредә зур шәhәр ыгызыгысында җитмәгән нәрсәдер бар. Ул, башына чәчәкле яулык кигән картәни сыман, оныкларыныӊ кайтып кочаклавын көтә…


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *