Хәзер оҗмахта яшибез

Фарид Билалович и Уммугульсум Шариповна Ильмашевы посвятили свою жизнь родной земле, оба - ветераны труда.Кодаш авылында үрнәк хуҗалык тотучы өлкән гаиләләр арасында Илмашовлар гаиләсе бар. Фәрид Билал улы hәм Өммегөлсем Шәрифҗан кызы гомерләрен туган җиребезгә хезмәт итүгә багышлаганнар, икесе дә хезмәт ветераннары.

Бу хуҗалыкка аяк басу белән биредә кайгыртучан, тырыш гаилә яшәгәнлеге ачык чагыла. Бар җирдә төзеклек, тәртип. Зәңгәр төстәге иркен йортның хуҗасы Фәрид абый 1973, 1975 елларда социалистик ярыш җиңүчесе булып танылган, халык хуҗалыгы үсешендә ирешкән уңышлары өчен бүләкләнгән зат. Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары (ВДНХ — автордан) баш комитетының бронза медаленә дә лаек була ул. Төрле елларда социалистик ярыш шартларын уңышлы үтәгәне өчен почет грамоталары белән бүләкләнә.

— Хезмәт стажым 40 елга туладыр. Гомерем буе “Урал“ колхозында эшләдем, төрле эшләр үтәдем: бал кортлары карадым, фермада терлекләр асрадым. Тугумов Вафый абый кырчылык бригадасы бригадиры итеп билгеләде, бу эшне 16 ел башкардым. Ике ел ферма мөдире дә булдым, — ди Фәрид абый. Ул әле җәмәгать эшләрендә дә бик актив катнашкан.

Өммегөлсем апа 1946 елда Федорки авылында туып-үсә. Алар 1974 елдан бирле бер гаилә булып яшиләр. Ул да “Урал“ күмәк хуҗалыгында фермада, складта хисапчы була, шулай ук төрле эшләр башкара. 1981 елда яңа зур йорт җиткерәләр. Гаиләдә ике бала тәрбияләнә, бүген аларның 6 оныклары, 3 оныкчыклары бар. Өй эчен тамыр энә белән үрелгән үрмәләр, чигелгән мендәр тышлары бизи – бу хуҗабикәнең уңган куллы икәнлеген күрсәтә. Ул әле тегәргә дә hәвәс икән.

— Без хәзер оҗмахта яшибез, бары тазалык кирәк. Кибеткә барсаң, барысы да бар. Балалар килеп карап торалар, булышалар. Оныгыбыз Ринар Кодашта тора, безгә ярдәм итә, рәхмәт барчасына. Элек бит икмәккә дә туймадык. Бары сугыш кына булмасын, — диләр өлкәннәребез.

— Ә кайчан тормышлар җайлана башлады? — дип сорыймын.

— Алтмышынчы елларда, җитәкче булып Г.З. Насыйров эшли башлагач кына туйганчы икмәк ашадык. Хезмәтебез өчен акча ала башладык.

Сугыш hәм сугыштан соңгы елларда авыл халкына зур салым түләткәннәр шул. Фәрид абый сүзләренчә, гаиләгә 40 кг ит, 300 кг сөт, йомырка, йон h.б. күп төрле салым салынган ул чакларда.

Авылның хөрмәткә лаек затлары өлкән яшьтә булсалар да, тавык тоталар, ә җәй айларында, бройлерлар hәм бозау алып карыйлар. Ә бит гаилә башлыгы сентябрьдә 82 яшен тула, Алла бирса.

— Яшьләр тынычлыкта озак яшәсеннәр, таза-сау булсыннар, кайгы-хәсрәт күрмәсеннәр, — дип ил-көннәргә иминлек теләп яши Илмашовлар.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *