Истәлекле очрашулар
БАРДА ҖИРЕ зур кунаклар кабул итте. Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе В.Г. Шәйхразиев hәм конгресс Башкарма комитетыныӊ җаваплы хезмәткәрләре, Идел буе федераль округы төбәкләре татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре hәм әгъзалары 31 январьда округ белән таныштылар hәм үткәрелгән чараларда катнаштылар. Кунаклар өчен эчтәлекле программа әзерләнгән иде, ул Бардада урнашкан учреждениеләрдә, Габдулла Тукай паркында булу hәм шагыйрь hәйкәленә чәчәкләр салу, Үдик урта мәктәбе газ котельныен ачу hәм мәктәп эшчәнлеге белән танышуны үз эченә алды. Ә төп чаралар