Исеме — халык күӊелендә

Күренекле якташыбыз, фольклорчы галим, шагыйрь, журналист, җәмәгать эшлеклесе Р.Ф. Ягъфәровныӊ якты истәлегенә багышланган X “Ягъфәр укулары“ край фестиваль-конкурсы 2 мартта Бардада уздырылды. Чарада Татарстан Республикасыннан әдәбият hәм сәнгать әhелләре, крайныӊ төрле округларыннан катнашучылар булды.

Рәшит Ягъфәров киләчәк буын өчен бай мирас туплап калдырды, аныӊ исеме онытылмый, hәрчак күӊелләрдә саклана. Исән булса, февральдә хөрмәтле затыбызга 77 яшь тулган булыр иде, тик мәкерле үлем вакытсыз арабыздан тартып алды. Агымдагы елныӊ 25 августында аныӊ вафатына 15 ел тулачак…

Казан каласыннан килүче hәм башка дәрәҗәле кунакларыбыз эш сәфәрләрен Габдулла Тукай hәйкәленә чәчәкләр салудан башлады. Рәшит Фәйзрахман улыныӊ улы — ТР Кинематографистлар берлеген җитәкләүче Илдар Ягъфәров, Татарстан Республикасыныӊ атказанган сәнгать эшлеклеләре, язучылар Ләбиб Лерон hәм Рәдиф Сәгъди, Пермь крае татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Х.Х. Фәрвазетдиновны Барда муниципаль округы башлыгы Х.Г. Алапанов, аныӊ урынбасарлары Т.В. Балтаева, И.С. Туйгелдин, мәдәният идарәсе начальнигы Ә.Т. Халитова, “Барда районы татарлары hәм башкортлары мәдәни үзәге” иҗтимагый оешмасы рәисе С.Н. Назин, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, җирле шагыйрь И.М. Әширов h.б. озатып йөрде.

Икенче тукталышыбыз Барда зиратында булды, биредә Рәшит абый hәм башка якташларыбыз мәӊгелек йокыга талган. Каберенә тере чәчәкләр салып, Сәлим Нәҗип улы мәрхүм якташыбызныӊ татар милләте язмышындагы лаеклы урыны турында сөйләде, Барда мөхтәсибәте рәисе, имам-мөхтәсиб Марат хәзрәт Мозафаров мәрхүм рухына багышлап Коръән сүрәсеннән аятьләр укыды.

Барда модельле китапханәсе халык теләп йөри торган урыннарныӊ берсе. Биредә вакытыӊны файдалы үткәреп, рухи яктан баеп кайтасыӊ. Китапханә директоры Л.К. Исакова кунакларны җылы каршы алып, заллар белән таныштырды. Бу көнне Барда гимназиясе hәм икенче Барда урта мәктәбе укучылары арасында Рәшит Фәйзрахман улы иҗатына багышланган интеллектуаль уен оештырылды. Алып баручы Лилия Рәемова балаларга татар телендә сораулар бирде, алар мәрхүм якташыбызныӊ балачагына, тормыш юлына hәм иҗатына багышланды. Жюри хөкеме 2нче санлы Барда урта мәктәбенеӊ татар теле hәм әдәбияты укытучысы Рәшидә Батыркаевага йөкләнде, ахырда 220 балл белән гимназия укучылары (укытучылары Л.И. Мусина) җиӊүче булып танылды.

Барда мәдәният hәм ял үзәге бу көнне аеруча ямьле, җанлы иде. Фойеда Р.Ф. Ягъфәров иҗатына багышланган бай күргәзмә урнаштырылган, китаплар бар, ә фотоларда тарихта калган истәлекле мизгелләр чагылган. Быелгы X ”Ягъфәр укулары” край фестиваль-конкурсында 9 территориядән дүрт яшьтән алып 84 яшькә кадәр төрле номинацияләрдә 280 кеше үз талантын hәм мөмкинлеген сынап карады.

Гала–концерт “Тол буйлары” җирле телерадиотапшырулар редакциясенеӊ Р.Ф. Ягъфәров иҗатына багышланган “Безнеӊ Җәгъфәр” фильмыннан башланды. Рәшит абыйныӊ экран аша сөйләшкәнен ишетү, биегәнен күрү тамашачыларга җылы тәэсир итте. Алып баручылар Әлфия Якупова hәм Рамил Әмиров тамашаны ачып сәхнәгә “Сагыну” халык уен кораллары ансамблен дәштеләр.

Сәхнә түренә Т.В. Балтаева, И.Р. Ягъфәров, Ләбиб Лерон, Рәдиф Сәгъди, Х.Х. Фәрвазетдинов чыгып бәйгедә катнашучыларны hәм тамашачыларны кайнар сәламләде. Илдар Рәшит улы Барда туган якны өйрәнү музеена “Кино сәнгатендә гуманизм өчен” бүләген тапшырды, әтисе иҗатына карата күрсәтелгән игътибар өчен рәхмәтен белдерде. Шулай ук Татарстан язучылары чыгышларында “Ягъфәр укулары”ныӊ күркәм узуын, катнашучыларныӊ талантлы булуларын билгеләделәр. Фестиваль-конкурсны бәяләүче жюри әгъзалары И.И. Суяргулова, Ә.Х. Таразова, Җ.С. Габдулхакова, Рәшит абый белән Сараш урта, Казан дәүләт университетында бергә укыган якын дусты Идият Әширов, Пермь краенда Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле С.Н. Назин гомерен татар халкына хезмәт итүгә багышлаган Рәшит Фәйзрахман улына хөрмәтләрен белдерделәр.

Гала-концертта онлайн-конкурста җиӊүче балалар, иҗат коллективлары hәм аерым башкаручылар тарафыннан шигырь, җыр, фольклор әсәрләре, җирле авторлар иҗатлары яӊгырады. Рәшит Ягъфәров язганнар халыкчан, яшьләргә дә, өлкәннәргә дә бердәй якын. Аныӊ язмаларында туган як hәм туган тел кадеренә, тормышка дан җырлана. Зал тулы халык чыгышларны алкышларга күмде, ахырда “Дуслык” үрнәк халык ансамбле (җитәкчесе Гүзәл Нуриханова) биюе ямь өстенә ямь булды.

Пермь шәhәреннән татар якшәмбе мәктәбе тәрбиячесе А.Ф. Ганиева 6 бала белән катнашкан, өчесе призлы урыннар яулаган: Айлана Вәсилова белән Самира Якупова II, ә Илназ Чугалаев III урын алган.

Җиӊүчеләр арасында Р.Ф. Ягъфәровныӊ авылдашлары да бар иде. “Бәйрәм бик яхшы үтте. Рәшит абый ихтирамга ия зат булды, Барда районы дәрәҗәсен күтәргәне өчен аӊа рәхмәт”, — диделәр Күчтәнти авылыннан бертуган сеӊлесе Гөлфирә Ягъфәрова hәм ветеран укытучы Әлфия Таразова.

Вилия Госманова бәйгегә Кишерть районыныӊ Лүк авылыннан килгән. “Без 4 кеше катнаштык. Бик зур бәйрәм булды. Рәшит абый безнеӊ өчен бик якын. “Тулпар моӊы” шигырьләр җыентыгын да бүләк иткән иде”, — диде.

Бәйге тәмам. Безнеӊ өчен зур чара булды ул, тагын бер кат Рәшит абыебызны сагынып искә алдык. Кылганнарыбыз аныӊ рухына бер изге дога булып барса иде…

Роза Гыйззәтуллина.

Ибраhим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *