15 январьда Барда җыены мәйданында барлык автомобиль спортын сөючеләр өчен тантаналы чара узды. Округ халкы, кунаклар һәм җанатарлар чираттагы мәртәбә Пермь крае автоспортының иң мавыктыргыч спорт төрләренең берсе — ралли буенча Рәсәй Кубогының II этабында һәм 2023 елгы “Ралли-Барда” буенча Пермь крае чемпионатының I этабында катнаша алды. Быел Барда җире 9 тапкыр Рәсәйнең иң көчле пилотларын кабул итте. Ә тамашачылар янә үзләренең махсус җайлаштырылган, уникаль һәм бар яктан да диярлек камилләштерелгән автомобильләрендә, реаль булмаган тизлекләр үстереп, безнең юлларны яулап алырга тырышкан узышчыларны күзәтә алды. Быел Башкортостан, Удмуртия Республикаларыннан, Киров, Свердловск өлкәләреннән һәм Рәсәйнең башка төбәкләреннән 38 экипаж “иң тиз узышчы” исеме өчен көрәште.
Барда округын башка төбәкләрдә дә беләләр, безнең турында сөйлиләр, безгә кунакка киләләр, безнең трассалар барлык автомобиль сөючеләрне дулкынландыра, ә “Ралли-Барда” узышчылар арасында танылу күптәннән казанды. Маршрутлар да елдан-ел кызыклырак була бара. Быел округ буенча трассаның гомуми озынлыгы 171 км тәшкил итте, шуларның 87се – тиз йөрешле участоклар. Барда раллиеның төп үзенчәлеге — узышларны гомуми файдаланудагы һәм аларга якын урнашкан юлларда уздыру. Бу чараны иң кыска һәм куркынычсыз дистанциядән күзәтергә мөмкинлек бирә. Барчасы яраткан “трамплин” участогы да чистартылган тамашачы зонасына ия. Биредә пилотлар җанатарларын озын “очышлар” белән сөендерә.
“Ралли-Барда” спорт ярышлары Рәсәй автомобиль федерациясе, Пермь крае Физик культура һәм спорт министрлыгы, Пермь крае автомобиль спорты федерациясе, Машина йөртү осталыгы үзәге, Барда округы администрациясенең актив ярдәме белән оештырылды.
Муниципалитет башлыгы Х.Г. Алапанов үзенең сәламләү сүзендә Барда районы оешуга 100 ел тулганда безнең юллар буенча раллиның 10 тапкыр узачагын билгеләп үтте. “2024 елда юбилей раллиен һичшиксез оештырырбыз дип өметләнәм. Катнашучыларның елдан-ел күбрәк килүе куанычлы хәл. Округыбызда булган барлык спортчылар, судьялар, кунаклар үзләре белән безнең ягыбыз турында якты хатирәләр генә алып китәр һәм бирегә янә килергә теләк белдерер дип ышанам. Тамашачыларга мавыктыргыч узыштан ләззәт алырга, ә спортчыларга бөтен трассаны имин узарга телим. Иң көчлеләр җиңү яуласын!”- диде Хәлил Газбулла улы. Шулай ук тамашачыларга яхшы кәеф һәм дәрт, ә спортчыларга уңышлар теләп округ Думасы рәисе И.Р. Вахитов, Пермь крае Законнар чыгару Җыелышы депутаты В.А. Сухихның ярдәмчесе
Ф.Ф. Корбангалиева һәм Машина йөртү осталыгы үзәге директоры, раллины оештыручыларның берсе А.В. Сметанин чыгыш ясады.
Чараның тантаналы өлешеннән соң экипажларны тәкъдим итү башланды, ә мин Андрей Валерьевич белән аралашып, аңа берничә сорау бирә алдым. Беренче чиратта, быел Бардада ралли кичергән үзгәрешләр турында сорадым, әңгәмәдәшем моңа болай дип җавап бирде: “Быел тиз йөрешле участоклар үзгәртелгән, тантаналы өлеш, асылда, трассаның күпчелеге үтелгәч кенә, соңгы ярыш көнендә үтте”.
— Бардада Ралли – тиз йөрешле участоклар кабатланмый торган бердәнбер этап. Пилот һәм штурман өчен бу бик авыр, чөнки һәр участокны җентекләп өйрәнергә, стенограмма буенча йөрергә кирәк. Спортчыларга көтәргә туры килгән “тупик“ участоклар да булды. Бу мизгелдән быел яңаказанкалылар уңышлы файдаланды һәм экипажлар өчен милли ризыклар белән чәй табыны оештырды. Узышчыларга мондый җылылык белән кабул итү ошагандыр дип уйлыйм. Гомумән алганда, Барда юлларын өч үлчәмле һәм биеклекләрнең үзгәрүчән булганы өчен Карелия трассалары белән чагыштыралар. Бүген катнашучылар географиясе шактый зур. Карелиянең Куркиеки бистәсеннән пилот Дмитрий Иванов, шулай ук гадәттәгечә Санкт-Петербург, Чита, Чиләбедән узышчылар килде.
Раллида катнашучыларныӊ барысы да минем өчен бертигез, чөнки мин оештыручы гына түгел, ә судьяларныӊ берсе дә. Александр Рогозинны, Андрей Мансуровны, Константин Тарасовны шәхсән белүемне, ә аларныӊ кайберләре белән күп еллар элек безнеӊ төбәктә бу узышларныӊ башында торуыбызны билгелисе килә. Биредә юллар бик әйбәт, алар барысына да ошый, якын киләчәктә сездә ралли буенча Рәсәй Чемпионатыныӊ бер этабын оештыру теләге бар, — диде А.В. Сметанин.
Без аралашкан арада тамашачылар җыела башлады, балалары, бигрәк тә уллары белән ата-аналар күп иде. Бу аӊлашыла да, спорт автомобильләре бер генә ир-егет йөрәген дә битараф калдырмый шул. “hәр ел ралли карарга чыгабыз. Улым Эрик машиналар ярата, мин дә аларга битараф түгел. Бу шулай ук баланыӊ игътибарын транспортка җәлеп итүнеӊ hәм смартфоннан бераз читкә юнәлтүнеӊ бер ысулы. Безгә 1нче санлы машина ошый, бу экипажга җиӊү телибез”, — дип уртаклашты тамашачыларныӊ берсе. Ә менә яшь әни: “Округыбызда ралли булачагын интернет аша белдек. Быел чарада беренче тапкыр булдык. Улым Самир үз күзләре белән узыш машиналарын күрергә теләде. Безгә Mitsubishi машинасы ошады. Аныӊ фонында фотога төшәргә өлгермәдек әле, әмма бик теләр идек,” — диде.
Соӊгы өченче секция старты башланырга бик аз вакыт калып бара, ә безгә пилотлар белән сөйләшеп, аларныӊ да тәэсирләрен белергә өлгерергә кирәк. Ижаудан спортчы Александр Рогозин аларныӊ экипажы 8 махсус участокны узуын, тагын өчесе калуын билгеләп үтте. “Бераз техник проблемалар килеп чыкты, гомумән, барысы да яхшы. Көн дә матур, кояшлы. Финиш вакытыбыз гына бик ошамый. Без әлегә өченче, беренче буласыбыз килә, әлбәттә. Ләкин нәтиҗәләрне яхшыртып булмас инде. Иӊ мөhиме — уӊышлы финишка җитү. Сезнеӊ юллар миӊа ошый, монда биш тапкыр узыштым, трассаны бик яхшы аӊлыйм, шуӊа күрә еш кына сездән бүләкләр белән кайтам. Барлык көндәшләремә дә финишка җитүләрен, машиналарыныӊ ватылмавын hәм раллиныӊ киләсе этапларында очрашуыбызны телим”.
Беренче номерлы Ford Fiesta автомобилендә Александр Осипов hәм Дмитрий Иванов көч сынашты. Алар төрле төбәкләрдән килгәннәр, берсе Рәсәйнеӊ “төньяк башкаласы”ннан , икенчесе Карелиядән. Нәтиҗәдә, нәкъ менә әлеге экипаж ралли буенча Рәсәй Кубогыныӊ II этабында абсолют җиӊүче булды. “Бардада раллида без икенче тапкыр. Трасса бик ошады, бу юлларны тагын бер тапкыр үтәргә булдык. Узган юл нәтиҗәләре буенча шактый зур аерма белән без лидерлар рәтендә. Чынлыкта, бу узышны 2 атнадан соӊ узачак Рәсәй Чемпионаты өчен тренировка буларак кабул итәбез. Сезнеӊ юллар Карелия hәм Псков якларындагын хәтерләтә, алар буйлап узышырга була. Биредә юл траекториясе тиз үзгәрә, шуӊа күрә сыйфатлы стенограмма кирәк. Моннан тыш, безгә чараны оештыру бик ошады. Трассалар чистартылган, без вакыт үткәргән “тупик” участокларда туклану оештырылган. Үз көндәшләремә күбрәк шөгыльләнүләрен телим, шул чакта гына аларныӊ барысы да килеп чыгачак. Ә уӊышлы узышныӊ сере экипажныӊ җайга салынган эшендә, трасса белән сыйфатлы танышуда hәм, әлбәттә, яхшы штурманда”, — дип уртаклашты финалга берничә минут кала Александр Осипов.
Шул ук көнне кич белән ралли буенча Рәсәй Кубогыныӊ II этабы hәм “Ралли-Барда” буенча Пермь крае чемпионатыныӊ I этабы җиӊүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Округ башлыгы Х.Г. Алапанов hәм Дума рәисе И.Р. Вахитов спортчыларга кубоклар hәм медальләр тапшырды. Шулай итеп, Андрей Мансуров hәм Дмитрий Медведев (Пермь/Екатеринбург) ралли буенча Рәсәй Кубогыныӊ II этабы кысаларында абсолют зачетта мактаулы икенче урынга ирештеләр, өченче урынны ижаулылар Александр Рогозин hәм Денис Тополев яулады. Үз классларында Андрей Мансуров hәм Дмитрий Медведев (“4000Н”), Андрей Романченко hәм Максим Коптев (“2000Н”), Константин Тарасов hәм Никита Северюхин (“1600Н”), Антон Ветошкин hәм Павел Девятых (“1400Н”) финишка иӊ беренче килделәр. Ралли буенча Пермь крае чемпионатыныӊ I этабын иӊ яхшы вакыт белән Андрей Мансуров hәм Дмитрий Медведев (Пермь/Екатеринбург) төгәлләделәр, икенче урында – Ижау шәhәреннән Александр Рогозин hәм Денис Тополев, өченче урында ижаулылар Павел Казаков hәм Константин Стародубцев. Үз классларында беренче урыннарны Андрей Романченко hәм Максим Коптев (“2000Н”), Рөстәм Исхаков hәм Сергей Бруковский (“1600Н”), Марат Камалов hәм Дмитрий Петухов (“1400Н”), Сергей Данилов hәм Артем Шкляев (3нче категорияле ралли) алды.
Венера Шәрәфетдинова.
Ибраhим Тимганов фотолары.