Милли сәясәт hәм матбугат
Идет пленарное заседание Илебездә ничә милләт яши? Төбәкләрдә милли сәясәт ничек тормышка ашырыла? Рәсәй халыкларыныӊ милли яӊарышы нинди нәтиҗәләр бирә? Милләтләрнеӊ үз телләрендә мәгълүмат чаралары бармы, алар эше ничек оештырылган? Татарстанда нинди телләрдә газета чыга? Август аеныӊ соӊгы көннәрендә Казанда үткәрелгән милли массакүләм мәгълүмат чаралары форумы милли сәясәт hәм матбугат мәсьәләләренә мөнәсәбәтле күп сорауларга ачыклык кертте, пленар утырыш, семинар hәм үзара фикер алышулар вакытында шушы тема төрле яклап каралды. Әлеге форум инде тугызынчы тапкыр үткәрелгән икән, димәк ки, җәмгыятьтә ул









