Сездән күп нәрсәгә өйрәнеп була

14 декабрьдә Барда округына эш сәфәре белән Очер округы вәкилләре килде. Очер шәhәр округы башлыгы А.В. Солодников, аныӊ урынбасарлары, администрация идарәләре начальниклары, старосталар кергән зур делегацияне Барда округы башлыгы Х.Г. Алапанов җитәкчелегендәге кабул итүче як Үдик авылы янында каршы алды.

Маршрут буенча беренче объект Үдик мәктәбе булды. Әлеге мәгариф учреждениесе округта шахмат үсеше буенча база булып тора. Моннан тыш, биредә балалар хоккей, өстәл теннисы, спортныӊ уен төрләре, ирекле көрәш, чаӊгыда шуу белән шөгыльләнә ала. “Ел саен без Дума депутатларына мәдәният йортларыныӊ hәм мәктәпләрнеӊ матди-техник базаларын баету инициативасы белән чыгабыз. Хәзер мәдәният объектларында бильярд, теннис өстәлләре, телевизорлар, музыкаль үзәкләр, өстәл уеннары бар. Шулай ук мәктәпләр дә акрынлап бөтен кирәкле әйберләр белән тәэмин ителә”, — дип билгеләп үтте Хәлил Газбулла улы hәм кунакларга быел Пермь крае Хөкүмәтенеӊ 2018 елныӊ 14 мартындагы 108-п санлы карары кысаларында ремонтланган спорт залын күрсәтте.

ГТО нормаларын тапшыру, кышын масса-күләм тимераякта шуу, хоккей уйнау, ә җәен мини – футбол, баскетбол, волейбол өчен җиhазландырылган мәйданчыкларны карап чыкканнан соӊ, кунаклар хоккей командасы өчен оештырылган киенү-чишенү бүлмәсенә узды. Барда округы башлыгы муниципалитет буенча алты хоккей тартмасы, алты команда булуына, ел саен төрле яшь төркемнәре арасында хоккей буенча район чемпионаты узуына тукталды. Үдик мәдәният йорты hәм җирле балалар бакчасы мисалында инициативалы бюджетлаштыру кысаларында биналарныӊ фасадларын ремонтлауга юнәлдерелгән проектларны тормышка ашыру турында сөйләнелде.

Кунаклар Каенавыл территориаль бүлеге объектларында: клубта, хоккей бортлары булган универсаль спорт мәйданчыгында, мәктәп спорт залында булганнан соӊ, муниципалитетныӊ үзәк авылына килделәр. Барда гимназиясе, “Батыр” физкультура-сәламәтләндерү комплексы делегацияне кунакчыл кабул итте. Барда мәдәният hәм ял үзәгендә кунаклар ремонтланган тамаша залын, яӊа кинозалны, шулай ук спорт объектларын – көрәш үзәген, хоккей тартмасы булган универсаль спорт мәйданчыгын hәм мәктәпара стадионны бәяләделәр. Шулай ук быел реставрациядән hәм ремонттан соӊ ачылган Беренче Әрҗән башлангыч мәктәбе hәм үзәк китапханә игътибарсыз калмады.

Сәфәр азагында Алексей Валентинович үз кичерешләре белән уртаклашты: “Кунакчыл Барда җирендә күптәннән буласы килгән иде. Чакыруны кабул итүгә бер дә үкенмәдек. Сездә төрле проектларныӊ ничек тормышка ашырылуын күрдек. Инициативалы бюджетлаштыру hәм үзсалым кысаларында халык инициативасы буенча проектлар гамәлгә ашырылуы мөhим. Сездән үрнәк алып башка территорияләрдә үзләштерергә hәм үстерергә кирәк булган чаралар hәм проектлар бик күп. Проектлар федераль hәм төбәк бюджетлары финансларына гына түгел, ә җирле казна катнашында да гамәлгә ашырылуы турында билгелисе килә. Иӊ тәэсирле объектларныӊ берсе, әлбәттә, “Батыр” физкультура-сәламәтләндерү комплексы. Берәүгә дә сер түгел, мондый бассейнлы комплекслар күп шәhәрләрдә дә юк, ә авылларда бөтенләй сирәк. Сезнеӊ округ кешеләре бәхетле. Киләчәктә дә сезнеӊ территориягезгә уӊышлар телибез. Сездән күп нәрсәгә өйрәнеп, үзебезнеӊ эш тәҗрибәсенә кертергә hәм тормышка ашырырга була”.

Венера Шәрәфетдинова.

Ибраhим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *