Татарча диктант

“Татарча диктант“ белем тикшерү акциясе “2014-2020 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләре hәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү hәм үстерү” дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла башлады. Бу чара Татарстан Республикасыныӊ “Татар халкыныӊ милли үзенчәлеген саклау” дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә. Анда яше, җенесе, белеме, дине, hөнәре, гаилә хәле hәм кызыксынулары нинди булуга карамастан, hәр кеше катнаша ала.

Диктантныӊ тексты КФУныӊ Филология hәм мәдәниятара багланышлар институтыныӊ татар теле белгечләре тарафыннан билгеләнә. Акцияне оештыручылар: Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Казан (Идел буе) Федераль Университетыныӊ Филология hәм мәдәниятара багланышлар институты, Татарстан Республикасыныӊ яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Яӊа Гасыр (ТНВ) телерадиокомпаниясе. Акциянеӊ максаты: татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм hәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү, орфографик hәм грамматик хаталар ясамыйча язу теләге уяту, татар теле белгечләрен hәм туган тел (татар теле) укытучыларын тагын да популярлаштыру. Ә бурычлары түбәндәгедән гыйбарәт: татар телен яхшырак өйрәнү теләген уяту, кызыксындыру hәм мотивация булдыру; җәмәгатьчелектә татар әдәби теленеӊ орфографик hәм пунктуацион нормаларын белү дәрәҗәсен билгеләү; халык арасында әдәби татар теле белемен ачыклау; язуда еш күзәтелә торган хаталарны билгеләү; дөрес язу кагыйдәләре онытыла баруга, график грамоталылык кимүгә халыкныӊ игътибарын юнәлтү; мөстәкыйль рәвештә татар телен өйрәнүгә, дөрес язу күнекмәләрен үстерүгә этәргеч, стимул бирү.

Татар теленнән дөньякүләм белем тикшерү акциясе быел 7нче тапкыр үткәрелде. Барда муниципаль округында яшәүчеләр дә читтә калмады, теләүчеләр 25 ноябрьдә администрациянеӊ утырышлар залына җыелды.

— Татарча диктант язу hәр ел оештырыла, акциядә теләге булган hәр кеше катнаша ала. Быел чара 25-27 ноябрь көннәрендә үткәрелә. Килүегез өчен рәхмәт, сезгә уӊышлар телим, — диде Барда муниципаль округы “Ак калфак” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы рәисе Н.Г. Исмәгыйлова.

Диктант язу өчен күренекле татар язучысы Афзал Шамовныӊ якыннарына язган хатыннан өзек тәкъдим ителде. Текстны аӊлаешлы итеп, озак еллар татар теле hәм әдәбиятыннан белем биргән педагогик хезмәт ветераны Ф.Н. Рангулова укыды, язучыныӊ кыскача гомер юлы белән таныштырды, сорауларга җавап бирде.

Акцияне оештыру hәм уздыру вакытында мәгълүмат белән тәэмин итү өчен рәсми сайт эшләп килә, адресы: http://diktant.tatar/

Диктант нәтиҗәләре акция уздырылганнан соӊ 30 көннән дә соӊламый сайтка урнаштырылачак. Аларны бланктагы код сүзе hәм исем-фамилия буенча белеп була.

Роза Гыйззәтуллина.

Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *