Исәнмесез?

Узган елныӊ ноябрендә (Татарстанда) бу исем белән яӊа нәфис фильм экраннарга чыкты. Фильмныӊ режиссеры — Татарстан кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Ягъфәров. 20 декабрьдә фильм Барда тамашачысына да тәкъдим ителде.

Иӊ беренче шуны әйтәсе килә, Илдар — танылган якташыбыз, фольклорчы, галим, укытучы, җәмәгать эшлеклесе, 1990 елларда татар милли хәрәкәтен җитәкләгән Рәшит Ягъфәровныӊ улы. Әгәр исән булса, улыныӊ бу хезмәтен күреп ул шатлык хисләре кичерер иде… Бит Илдар кино төшерүдә беренче адымнарын нәкъ безнеӊ якларны сурәтләүдән башлады. Башкарган хезмәтләре: “Бәхеткәй” (2000) фильмы, аннан “Күктау” (2004), “Брелок” (2010), “Байгал” (2018) hәм инде татар телендәге “Исәнмесез?” картинасы. Татарстан Республикасы башкаласында 2021 елныӊ сентябрендә узган мөселман киносы фестивалендә Илдар Ягъфәров төшергән ике сәгатьлек тулы метражлы бу нәфис картина тамашачылар мәхәббәте призын hәм Татарстан президентыннан “Кино сәнгатендә гуманизм өчен“ 500 меӊ сум күләмендә бүләк алды. Фестивальнеӊ сайлап алу комиссиясе рәисе, казахстан кино белгече hәм кино тәнкыйтьчесе Гөлнара Абикеева “Исәнмесез?”не диннәр арасындагы, гаилә эчендәге диалогныӊ классик мисалы дип атады. Сайлап алу комиссиясенеӊ тагын бер әгъзасы, философия hәм сәнгать фәне докторы, Германиядән кино белгече Светлана Слапке: “Татарстаннан мондый картинаны озак көттек”, диде.

Фильмныӊ исеменә килгәндә, “Исәнмесез?” сүзе икегә бүленгән: “Исәнме сез?”. Татар телендәге бу сәламләүне барысы да белә. Русчага бу сүзләрнеӊ тәрҗемәсе “Здравствуйте” дип түгел, ә “Живы ли вы?” дип яӊгырый. hәм бу сәламләүнеӊ тамырлары бик тирәндә. Геройлар бу сүзләрне үзләренә hәм әйләнә-тирәдәгеләргә әйтә, кино гаилә бердәмлеге, авыр вакытларда бер-береӊә ярдәм кулы сузу, яшәешнеӊ асылы турында.

Режиссер сүзләре буенча, бу кинокартина аныӊ иӊ масштаблы эше. Анда 34 актер hәм массовкада 80гә кадәр кеше катнашкан. “Без курчак татарлары образын җимерергә телибез,” — дип ассызымлый Илдар Ягъфәров үзенеӊ бу яӊа фильмы турында. Шул ук вакытта режиссер милли гаиләләр, үзара ярдәм, татар үзаӊы hәм мәдәнияте темаларын күтәрүче халык менталитетыныӊ асылын ачкан чын татар зәвыгы белән фильм төшерүне төп максат итеп куйган була.

Сценарий авторы — әдәбият hәм драматургия классигы Аяз Гыйләҗевныӊ улы Мансур Гыйләҗев. Аныӊ фикеренчә, персонажларныӊ прототиплары юк, мондый тормыш хәлләре күп гаиләләргә таныш икән.

Фильм Татарстанныӊ Сарман районында төшерелгән, операторы Рафикъ Галиев. Сүз уӊаеннан, Ягъфәровныӊ “Күктау” фильмын да ул төшергән:

— Фильмда җаныӊныӊ никадәр тере булуы мәгънәле. “Исәнме сез?“ — дип сораганда синеӊ физик яктан исән булуыӊны түгел, ә рухи яктан ничек яшәвеӊне, күӊелеӊ саф булуын hәм халык арасында булган татарлыкны югалтмавыӊны күздә тотабыз, — ди ул.

Бардалыларга татар телендәге бу фильмны Барда мәдәният hәм ял үзәгендә урнашкан “Нур” кинозалында карау мөмкинлеге туды. Тамашачылар бик дулкынланган иделәр, күпләрнеӊ хисләре күз яшьләре аша чагылган.

— Бер фильм белән никадәр проблеманы күтәрә алган режиссер, — диде “Барда районы татарлары hәм башкортлары мәдәни үзәге” иҗтимагый оешмасы рәисе С.Н. Назин.

— Бу Илдарныӊ иӊ көчле фильмы, мин аныӊ иҗатын күзәтеп барам, — диде Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, җирле шагыйребез Идият Әширов.

— Фильм минем өчен көтелмәгән шатлык та, җаныма борчу да тудырды: беренчедән, ул татар телендә булуы белән сөендерде, икенчедән, реаль тормышныӊ шундый түбәнчелектә булуы, үзебезне читтән күзәткән борчулы күренешләр күӊелемә шом салды. Илдар Рәшит улы бу кинода бик катлаулы теманы кузгаткан. Безнеӊ буын кешеләре балачагыбызны искә төшерсәк, бик дус иде бит авылларда халык: бергәләп пумичкә җыелып йорт төзүләр, печән әзерләүләр, ызба юулар, каз өмәләре – болар барысы да татар hәм башкортларныӊ бик туган җанлы, ярдәмчел булуларын күрсәтә. Хәзерге тормыштагы бер-береӊә ярдәмләшмәү, күрше күршене белмәү, аралашмау кебек куркыныч күренешләр фильмда ачык чагылган. Бу киноны күз яшьләрсез каравы авыр, әлбәттә, йөрәкне чеметә торган мизгелләре бик күп. Шунысын да әйтер идем, кино бик вакытлы килеп җитте тамашачыга: дөньялар үзгәрде, халыклар арасында аӊлашылмаучанлык артты, хәтта милли мәсьәләләр дә четерекләнде. “Исәнмесез?” фильмы бер тамашачыны да битараф калдырмый, уйландыра, тормышыбызга, яшәешебезгә нәтиҗә ясарга өнди. Төп герой, травмотолог Тамерланны шундый осталык белән Инсаф Фәхретдинов уйный. Тормышта андый чын кешене очратуы бик авыр булса да, алар бар, димәк киләчәгебез дә өметле. Фильмныӊ гомере озын булсын иде, дигән теләктә калам. Илдар Рәшит улына зур уӊышлар телим, яӊа кинолары белән безне сөендереп торсын. Аныӊ эшләре Рәшит абый рухына дога булып барып ирешсә иде, — диде Барда округы хатын-кызларыныӊ “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы рәисе Н.Г. Исмәгыйлова.

Менә шундый фикерләр ишеттек. Бу фильм Исламовлар гаиләсенеӊ тормыш сынауларын ничек кичерүләрен күрсәтә. Аерым бер гаилә аша милләт, халык язмышы күтәрелә, яшәешебез тасвирлана. Алай гына да түгел, картина безне уйланырга, тормышыбызны бәяләргә чакыра. Режиссер Илдар Ягъфәровка яӊа иҗат уӊышлары телибез, яӊа картиналар көтеп калабыз.

Роза Гыйззәтуллина.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *