Көчлеләр һәм егәрлеләр алгы сафта
Кышны озату, язны каршы алуга багышлап 19 мартта Бардада спорт чаралары уздырылды. Халыкны даими рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү, “Спорт — яшәү нормасы” региональ проектын тормышка ашыру максатында оештырылган бу бәйрәмдә күп спортчылар, округ авылларында яшәүчеләр һәм кунаклар катнашты. Әле иртәннән үк Җиңү мәйданында сәүдә рәтләре эшли башлады, матур көйләр яңгырады. Теләүчеләр үз кирәк-ярагын алды, әйләнә-тирәдәге күренештән хозурланды. Чараны уен-көлке белән мәдәният хезмәткәрләре ачып җибәрде һәм котлау өчен сүз Барда муниципаль округы башлыгының социаль үсеш буенча