Күӊелләрдә өмет яшәсен

Шимбә көнне, ягъни 18 мартта Барда гөрләп торды. Округ авылларында яшәүчеләр, килгән кунаклар милли Нәүрүз бәйрәмендә күӊел ачты. Бу көнне чаралар Җиӊү мәйданында, күп санлы спорт ярышлары Барда мәдәният hәм ял үзәгендә, “Колос” СП базасында, “Батыр” физкультура hәм сәламәтләндерү комплексында, Бардада hәм Әрҗәндәге хоккей мәйданчыкларында үткәрелде.

Ак карлары, салкын бураннары белән ашыкмыйча гына кыш узып бара, яз кояшы яктырак елмаеп күӊелләргә шатлык хисе бүләк итә. Борын-борыннан озын кышны озатып, өмет hәм изге теләкләр белән чираттагы ел фасылына ышаныч баглаганнар. Хәзер дә шулай дәвам итә.

Бәйрәм узасы мәйдан бизәлгән, сәхнә, тәмле ризыклар, халык hөнәрләре товарлары, сәүдә рәтләре hәм матур көй барыбызны тантанага дәште. Пылау, шашлык, кайнар чәй, коймак, хәлвә, май, чикләвек, балаларга йомшак уенчыклар, Октябрьскийдан балык, Кунгурдан сувенирлар, талдан үрелгән кәрзиннәр, каен агачыннан ялгашлар, Туймазы якларыннан бавырсак h.б. сатылды. Хәтта киптерелгән чебен гөмбәсе дә (мухомор) бар иде, дару өчендер инде. Биредә яӊа буласы уӊышны кайгыртып чәчүлек суганы, күптөрле орлыклар тәкъдим ителде. Балалар өчен аттракционнар эшләде, теләүчеләр балаларын понида йөртеп күӊел ачты. Алып баручылар, җиргә матурлык алып килүче Нәүрүзбикә hәм купшы Суыкбикә тамашачыларны яз килүе белән тәбрикләп изге теләкләрен җиткерделәр. Суыкбикәнеӊ әле бер дә китәсе килми, бу көнне дә салкынча җил исте бит. Тик ни генә булмасын, көннәр озая, юлларда кар сулары ага инде…

Быелгы чараны оештыру hәм үткәрү өстендә Барда муниципаль округы җитәкчелеге, мәдәният, яшьләр сәясәте hәм спорт идарәсе, Барда мәдәни ял үзәге, балалар hәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, авыллардан мәдәният хезмәткәрләре h.б. эшләде (спонсоры 23енче сайлау округы буенча Пермь крае Законнар чыгару Җыелышы депутаты В.А. Сухих булды).

Бәйрәм белән котлау өчен сүзне Барда муниципаль округы башлыгыныӊ социаль үсеш буенча урынбасары Т.В. Балтаева, Дума рәисе И.Р. Вахитов, Пермь крае Законнар чыгару Җыелышы депутаты В.А. Сухихныӊ ярдәмчесе Ф.Ф. Корбангалиева алды.

— Бүген без кышны озатабыз, язны каршы алабыз. Сезнеӊ өчен төрле чаралар, бәйгеләр, спорт ярышлары оештырылды. Нәүрүз бәйрәме мөбарәк булсын! Яз безгә иминлек, уӊышлар, тынычлык, яхшы башлангычлар алып килсен. hәр язны тәүге кат каршылагандай көтеп алабыз, барчабызга уӊай үзгәрешләр насыйп булсын, — диделәр алар.

Ә мәйданда балалар бии, җирле артистларыбыз җырлый, тамашачылар төрле ярмадан пешкән тәмле Карга боткасын авыз итте. Уен-көлкегә бай булган бу тамашада халык уеннарында катнашучылар да булды.

— Бәйрәм әйбәт үтә, концерт бара, кызлар hәм малайлар бии, бик күӊелле, — диделәр Бардадан Фәрзия Әхмәрова белән Фәйрүзә Галиуллина.

— Язлар имин килсен, дөньялар тыныч булсын, сугышлар бетсен. Яшьләргә тәүфыйк, hидәят бирсен. Бәйрәм бик яхшы уза. Без Федорки территориаль бүлегеннән, Уймуж концерт мәйданчыгыннан кул эшләрен алып килдек, — диделәр Илзирә Имайкина hәм Гөлнәзирә Суримова.

Сәламәт яшәү образын, чаӊгы спортын hәм патриотик тәрбияне пропагандалау максатыннан “Колос” СП базасында чик буе гаскәрләре оешуныӊ 105 еллыгына багышланган чаӊгы узышлары буенча Барда округыныӊ ачык беренчелеге уздырылды. Ярышларда Пермь шәhәреннән, Свердловск өлкәсеннән hәм Барда округыннан 80нән артык чаӊгычы катнашты, алар 1,5; 3 hәм 5 километр дистанциядә ярыштылар. Үз яшь категорияләрендә беренче урынга Марат Монасыйпов, Рәмис Нурсубин, Сания Латыйпова, Фаина Тляшева, Олег Зәетов, Гөлфия Әҗмәгулова, Нияз Монасыйпов, Рамина Рахмангулова лаек булды. Укучылар арасында эстафета оештырылды, Бардадан Арсен Мәхмудов hәм Рамина Рахмангулова, Руслан Юлаев hәм Алиса Тюлькина, Озын Яланнан Айназ Әҗмәтов hәм Диана Мансурова җиӊүгә ирештеләр. Ярышларныӊ иӊ кечкенә катнашучысы – Сабина Савиновага 9 яшь, иӊ өлкән яшьтәге катнашучы – чик сагы ветераны Ваhап Лотфулла улы Кәримовка 78 яшь иде, ул Пермь краеныӊ “Кама буе чик сакчылары берлеге” иҗтимагый оешмасын тәкъдим итте. Шулай ук чик сагы ветераннары Илдар Аков, Илфат Кучукбаев, Шамил Юлаев, Юныс Юнысов уӊышлы чыгыш ясады, призлы урыннар алды. Бу чараныӊ спонсорларын билгеләп үтәсе килә: край Законнар чыгару Җыелышы депутаты В.А. Сухих, Барда районы ветераннар советы (рәисе Ә.Ш. Габдушева), “Рөстәм” кибете (шәхси эшмәкәр Ч.Х. Сәфәрова) hәм Пермь крае Барда районы “Чик сагы туганлыгы” иҗтимагый оешмасы чик сакчылары (рәсемдә).

Нәүрүз бәйрәме кысаларында укучылар, өлкәннәр, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында ярышлар оештырылды. Алар ирекле көрәш, шахматлар, новус, гер күтәрү hәм армрестлинг буенча ярышты. Ирекле көрәш буенча беренче урыннарны Артем Мәүлитов, Илназ Үтәгәнов, Рөстәм Фатыков, Мөхәммәд Кучукбаев, Арсен Сәйдәшев, Ахлидин Годоев, Герман Камалов, Арсен Хәсәнов, Илназ Юсупов, Рөстәм Савинов яулады. Гер күтәрүдә ир-атлар арасында Фидәрис Хәсәновка hәм хатын-кызлар арасында Венера Рангуловага тиӊнәр булмады. Кул көрәшендә беренче урыннарда Кадыйр Широв hәм Ләйсән Галиева. Шахматлар буенча җиӊүчеләребез: Арсен Садретдинов беренче, Руслан Минкин икенче, Нәҗмегалим Балтачев өченче урында. Новус буенча беренче урыннарны Айдар Зимасов, Надежда Валкаева алды, Наил Сәйдәшев, Дилфүзә Зөбәерова икенче, Альфред Садманов, Таус Акманаева өченче урын алуга ирештеләр.

Шул ук көнне Беренче Әрҗән авылы хоккей мәйданчыгында Пермь крае Хоккей федерациясе оештырган “Өмет кубогы” өлкән яшьтәге егетләр командалары арасында край ярышлары узды. Бу турнирлар Идел буе федераль округында президент вәкиле патронажында hәм Президент грантлары Фонды акчалары хисабына үткәрелде. Бозда Барда округыннан “Факел”, Пермьнән “Рубин”, Соликамскидан “Медведи” командалары очрашты. Алар ике көн дәвамында көч сынашты, киеренке ярышлар әле иртәгесен дә дәвам итте. Җиӊүче кубогына пермлеләр иреште, бардалылар икенче, соликамскилылар өченче урынга чыкты.

Бала-чага, халык күӊел ачсын өчен мөмкин булган hәм рөхсәт ителгән төрле кызыклы чаралар оештырылды язгы бу көндә. Әкрен генә явып узган кар бөртекләре язгы өметләребезне сүрелдермәс, тиздән көннәр җылынып кар эрер, күчмә кошлар кайтыр, болын hәм тугайлар яшеллеккә төренер. Яӊа уӊышлар, яӊа өметләр белән килсен языбыз!

Роза Гыйззәтуллина.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *