Бардалыларның кунакчыллыгы беркемне дә битараф калдырмады
Округыбыз өчен көтеп алынган истәлекле вакыйга — XIV Бөтенрәсәй авыл Сабан туе 15 июньгә туры килде. Барда җыены мәйданы чын мәгънәсендә гөрләде, бирегә бөтен Кама буе халкы hәм Рәсәйнеӊ 50 төбәгеннән делегация вәкилләре җыелды. Сабантуй җирле халыкныӊ иӊ яхшы сыйфатларын – яхшы күршелекне, кунакчыллыкны hәм тырышлыкны күрсәтте, яшь буынны матур традицияләребез, мәдәниятебез белән таныштыру, спортка җәлеп итү мөмкинлеге дә булды. Кунакчыл Барда җиребез мондый масштаблы зур чараны икенче тапкыр кабул итте. Быел исә ул округ халкы өчен икеләтә тантанага әверелде,






