Казанда Бөтендөнья татар конгрессының Бюро утырышы узды
20 гыйнвар көнне Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Милли Шураның тәүге Бюро утырышы узды. Утырышның бер өлеше эшче төркем җитәкчеләре чыгышлары һәм шулар буенча фикер алышуга корылса, икенче өлеше, Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан игълан ителгән “Дастаннар елын” тиешле югарылыкта уздыруга әзерлек мәсьәләләренә һәм 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алу нәтиҗәләренә багышланды. 7 эшче төркемнең хисабы белән танышкач Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Бюро нигезендә 8нче комитетны төзергә тәкъдим итте. -Безнең бүген эшләгән эшләребезнең барысы да








