Зур хезмәт нәтиҗәсе
Май аенда Пермьдә “Балалар сәнгать мәктәбенең иң яхшы укытучысы” hөнәри осталык край конкурсы тәмамланды. Конкурс нигезләмәсе буенча hәр уку йортыннан тик бер генә кеше катнашырга тиеш иде. Конкурста Барда балалар сәнгать мәктәбенең баян классы буенча укытучысы Сария Мөхәмәтҗан кызы Ибраева катнашты. Үз эченә портфолио, “Минем педагогик кредо” hәм “Ачык дәрес” презентацияләре кергән сынау нәтиҗәләре буенча Сария Мөхәмәтҗан кызы конкурста җиңүче булды. Котлыйбыз, яңа иҗади уңышлар телибез! Сария Мөхәмәтҗан кызы 30 елдан артык тормышын балаларга матурлыкны — музыка дөньясын өйрәтү hәм









