Мәктәп тарихында истәлекле вакыйга

 
Барда мәдәният hәм ял үзәге сәхнәсе төрле концертлар, тантаналар, юбилейлар шаhите. Ә октябрь аеның соңгы көнендә биредә язмышлары коррекция мәктәбе белән бәйләнгән затлар котлаулар кабул итте. Быел аңа 55 ел тулды.
Учреждениенең ярты гасырдан күбрәк тарихында аның белән тугыз директор җитәкчелек иткән. Мәктәп 1963 елда Әсхәт Зимасов җитәкчелегендә ачыла, аннан ул эстафетаны hәдия Шәфиевага тапшыра, бүген мәктәп директоры вазыйфасында Нәфисә Биктимирова эшли.
Котлауларны район башлыгының беренче урынбасары Т.В. Балтаева башлап җибәрде. Ул педагогларга, ветераннарга, укучыларга, барлык мәктәп коллективына сүнмәс энергия hәм шатлык теләде. “Район администрациясе коррекция мәктәбенә аеруча игътибарлы. Без сезнең күп проектларыгызны тормышка ашыруга ярдәм итәбез, чөнки белем бирү учреждениесендә шартлар яхшыруын телибез. Сезне шатландырасым килә, район администрациясе край Мәгариф министрлыгына киләсе елда матди-техник базаны яхшыртуга hәм ремонт-төзелеш эшләренә яңа гариза әзерләде. Әгәр бары да уңай барса, белем бирү учреждениесенә муниципалитеттан да, Пермь краенан да яңа кертемнәр булачак, — диде Татьяна Владимировна hәм Нәфисә Шәүкәт кызына район администрациясе исеменнән котлау адресы тапшырды.
Бу көнне мәктәп коллективы исеменә мәгариф хезмәткәрләренең район территориаль профсоюз оешмасы рәисе С.Г. Туктамышевтан, район ветераннар советы рәисе Т.С. Ишморатовтан, Пермь крае Законнар чыгару Җыелышы депутаты В.А. Сухихның җәмәгать кабул итү бүлмәсе җитәкчесе
Ф.Ф. Корбангалиевадан, ветеран-педагоглардан, төрле елларда мәктәпне тәмамлаучылардан hәм бәйрәмнең башка кадерле кунакларыннан күп котлаулар, теләкләр hәм җылы сүзләр яңгырады. Тантананы үзләренең җыр hәм бию номерлары белән “Нурлы” (җитәкчесе
З.Ә. Нурыева), “Дуслык” (Г.Ф.Нуриханова), “АйhайLook” (Г.Ф.Сафина) коллективлары, Зөhрә Газизова, Гөлназ Шакирҗанова, балалар сәнгать мәктәбе укучылары бизәде. Ә коррекция мәктәбе укучылары укытучыларына шигырь багышлады.
Белем алу эшчәнлегеннән тыш мәктәп укучылары түгәрәкләргә йөри, төрле спорт чараларында, район hәм край дәрәҗәсендәге олимпиадаларда катнаша, аларның еш җиңүчеләр hәм призерлар булулары сөенечле. Мәктәптә тормыш кайный, моны БЦКД фойесында урнаштырылган узган еллар hәм бүгенге көн фотосурәтләре hәм мәктәптә тәрбияләнүчеләрнең кул эшләре экспозициясеннән күреп аңларга була иде.
Тантана ахырында Нәфисә Шәүкәт кызы мәктәп өчен бик әhәмиятле булган бу көндә теләктәшлек күрсәтүчеләрнең hәммәсенә рәхмәт белдерде: “Мәктәбебез төрле исемнәргә ия, ул коррекция мәктәбе дә, махсус, ярдәмче мәктәп тә. Ул районда үз укучыларына тормыш дәресләрен өйрәнергә hәм бернигә дә карамыйча җәмгыятьнең тулы хокуклы әгъзалары булырга ярдәм итүче бердәнбер белем бирү учреждениесе. Безнең балаларыбыз бердәм дәүләт имтиханнарын бирмәсә дә, дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләнмәсә дә, алар безнең мәктәпкә килеп, көн дә бу имтиханнарны бирә…”.
Венера Шәрәфетдинова.
Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *