“Башмагым“ белән яуланган уӊыш

Драмколлектив районного Дома культуры (1966 год).

Драмколлектив районного Дома культуры (1966 год). БЕЗ, 1963 елда Төнгүк сигезьеллык мәктәбен тәмамлаучылар: Дамирә Кузаева, Факирә Максиева hәм мин – Шаhит Кучукбаев, Төнгүк авылы яшьләре белән концерт бригадасы оештырып, түләүле концертлар куеп, клубыбызга баян алдык. Талантларыбызны ачып, туган авылыбызда якты эзләр калдырып, белемебезне үстерергә читләргә озатучы укытучыларыбыз Мәрзия Әлетдин кызы Габитовага, безне сәхнә hөнәренә өйрәтүче пионер вожатые, соӊыннан Сараш мәктәбендә укытучы, җәмәгать эшлеклесе Сания апа АбдуловаХәлилова, аныӊ әнисе – бөтен гомерен мәдәният эшенә багышлаган, Барда драма коллективында төрле рольләр башкарган,

Подробнее

“Дуслык” төньяк башкаланы яулады

“Дуслык” халык бию ансамбле Великий Устюг шәhәрендә узган “Кышкы әкият“ Халыкара конкурс-фестивалендә Гран-при иясе булды hәм РФ Мәдәният министрлыгы ярдәмендә “Дөнья уч төбендә” Халыкара хәйрия фонды уздырган конкурс-фестивальләрнеӊ берсендә катнашу өчен 10 процентлы ташламага сертификат алды. hәм менә ата-аналар hәм балалар Рәсәйнеӊ төньяк башкаласын яулау турында бердәм карар кабул иттеләр. “Дуслыклылар” үзләренеӊ яӊа ел каникулларын Санкт-Петербург шәhәрендә “Төньяк Венеция” Халыкара конкурс-фестивалендә уздырдылар. Сәфәребез мәдәни-иҗат программасы тәэсирләре белән тулы булды. Килү көнендә без Санкт-Петербург океанариумына бардык, яӊа ел ярминкәсендә йөрдек. Ә

Подробнее

Кызыклы көрәш рухында

Яӊа ел Пермь крае автоспорты тормышында зур вакыйга белән башланды. Кунакчыл Барда җире бишенче тапкыр Рәсәйнеӊ иӊ көчле пилотларын кабул итте. 11нән 13 январьга кадәр территориябездә “Ралли Барда – 2019” ралли буенча Рәсәйнеӊ Кубогыныӊ икенче hәм Пермь крае Чемпионатыныӊ беренче этабы узды. Рәсәй автомобиль федерациясе, Пермь крае Физик культура hәм спорт министрлыгы, Пермь краеныӊ автомобиль спорты федерациясе, автомобиль йөртү осталыгы үзәге, Барда районы администрациясе раллиныӊ оештыручылары булды. 12 январьда Җиӊү мәйданына күп кенә халык җыелды – алар бөтен илдән үз

Подробнее

Җиңү — бардалыларда

Плюс по-черному! - Зимний кубок Национальной лиги КВН: Победа за Бардой!

15 декабрьдә Барда мәдәният hәм ял үзәгендә КВН Милли лигасының Кышкы кубогы узды. Зал көчле алкышлар белән 9 команданы: “Привзрослевшие” (Пермь шәhәре), “Дети Мажоров” (Чернушка шәhәре), “Татарское Иго-го” (Озын Ялан авылы), “Альфа” (Сараш авылы), “Грусть 1 размера” (Пермь шәhәре), “Үдик жуликлар” (Үдик авылы), “КоМОН” (Пермь шәhәре), “Гульчатай” (Үдик авылы), “Плюс по-черному” (Барда авылы) каршы алды. Бу командалар арасында әле яңа гына сәхнәгә басканнар да, тәҗрибәле коллективлар да бар иде. hәр команда үзенчәлекле, hәрберсе юмор, тәкъдим итү стиле буенча төрле, ләкин

Подробнее

Горурлык хисләре белән

Научно-практическая конференция в Барде по истории гайнинских башкир

Гәйнә башкортларының тарихы hәм бүгенгесенә багышлап Бардада үткәрелгән фәнни-гамәли конференция бу мәсьәлә белән кызыксынулы күпләрнең игътибарын җәлеп итте. Пермь краеның башкорт корылтайлары эшләүче сигез район hәм шәhәреннән килгән делегатлар Уфа hәм Пермь галимнәренең, Свердловск өлкәсе башкортлары hәм җәмәгатьчелек вәкилләренең теманы төрле яклап яктырткан чыгышларын тыңладылар. Пермь крае башкорт корылтае, “Гәйнә“ башкорт җәмгыяте, район башкорт корылтае тарафыннан край губернаторы администрациясе, Башкортостан Мәдәният министрлыгы, Барда муниципаль районы администрациясе булышлыгында оештырылган форум Башкортостан Республикасының 100 еллыгы уңае белән үткәрелүче мәдәни-мәгълүмати акцияләр кысаларында әhәмиятле

Подробнее

Яңа спорт мәйданчыгы ачылды

12 декабрьдә Беренче Әрҗән авылында истәлекле чара булды – яңа спорт мәйданчыгы ачылды. Тантанада район җитәкчелеге, спорт hәм физик тәрбия өчен җаваплы затлар, авыл халкы, укучылар катнашты. Массакүләм спортны үстерү hәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау – муниципалитетның иң мөhим бурычларыннан санала. Әлеге объект төзелеше Барда муниципаль районы башлыгы С.М. Ибраев hәм Земство Җыелышы рәисе Х.Г. Алапанов инициативасы белән планлаштырыла hәм кыска вакыт эчендә төзелеп файдалануга хәзер була. Төзелеш эшләре Пермь крае губернаторы М.Г. Решетников, “Спортивное Прикамье“ дәүләт программасын тормышка ашыру

Подробнее

Мәлихан әбигә — 105 яшь

Минне-Малихан Абдулова - 105 лет

Әйе, Барда районында 105 яшь чиген узып яшәүче дә бар. Минне-Мәлихан Минимулла кызы Абдуловага 5 декабрь көнне 105 яшь тулды! Билгеле ки, Мәлихан апаны районның иң олы кешесе дияргә була. Юбилярны котларга җәмәгать оешмалары вәкилләре: район ветераннар советы рәисе Т.С. Ишморатов, край Законнар чыгару Җыелышы депутаты В.А. Сухих исеменнән Ф.Ф. Корбангалиева, Пенсия Фонды идарәсенең Барда бүлеге начальнигы Ә.М. Куштанова, халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Э.Г. Тюмисова h.б. килделәр. Минне-Мәлихан Минимулла кызына озын гомер кичерергә язган була. Бардабаш авылында хәлле, бай

Подробнее

Эш сәфәре белән

В Бардымском районе с рабочим визитом побывал депутат Законодательного Собрания Пермского края по избирательному округу №23 Г.А. Ткаченко

27 ноябрьдә Барда районында эш сәфәре белән 23 санлы сайлау округы буенча Пермь крае Законнар чыгару Җыелышы депутаты Г.А. Ткаченко булып китте. Башта делегация район башлыгы С.М. Ибраев hәм Земство Җыелышы рәисе Х.Г. Алапанов җитәкчелегендә 2 санлы Барда урта мәктәбенең төзекләндерелгән икенче корпусында булды. Мәктәп бинасында мәртәбәле кунаклар бүлмәләрне карады, классларны тәэмин итү hәм объектны эксплуатацияләүгә тапшыру вакыты буенча сораулар бирде. Сергей Миннихан улы сүзләренчә, мәктәпне төзекләндерү эшләре өч ел дәвам итте. Башкарылган эшләр нәтиҗәсендә 450 укучы өчен 18 уку

Подробнее

Ныклы элемтә булдырырга

Ю.Н. Зубарев (в середине) в КФХ Тукачева

Ю.Н. Зубарев (в середине) в КФХ Тукачева Академик Д.Н. Прянишников исемендәге Пермь дәүләт аграр-технология университеты hәм Барда муниципаль районы җитәкчелеге арасында килешүгә кул куелуы турында газета битләрендә хәбәр иткән идек. 23 ноябрьдә эш сәфәре белән ректор киңәшчесе, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, профессор Ю.Н. Зубарев җитәкчелегендә 8 кешедән торган делегация район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә булдылар. Делегация составында тагын фәнни-инновацион эшләр hәм халыкара хезмәттәшлек буенча идарә начальнигы Э.Ф. Сатаев, доцент, икътисад фәннәре кандидаты И.И. Дәүләтов, агротехнология hәм урман хуҗалыгы факультеты деканының фәнни-инновацион

Подробнее

Заман белән бергә

В ногу со временем: Бардымскому телерадиовещания «Тол буйлары» («Притулвье») - 25 лет

Мөхтәрәм райондашлар, кадерле тамашачыларыбыз hәм радиотыңлаучыларыбыз! Сезне барыгызны да уртак бәйрәмебез – “Тол буйлары” җирле телерадиотапшырулары оештырылуга 25 ел тулу белән ихлас котлыйбыз! Бүген без 90нчы еллардагы катлаулы hәм болгавыр заманда бернинди финанс кытлыкларына карамыйча район җитәкчеләренең олы максат белән җирле телевидение ачуын аклап эшләвебез белән горурлана алабыз. Иҗат коллективыбыз район хакимияте hәм Земство Җыелышы эшчәнлеген генә яктыртып калмыйча, район халкы, бөтен край татарлары hәм башкортлары тормышы белән таныштыруга, халыкның милли-мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә зур игътибар бирә, райондашларыбызны изгелек hәм гаделлек,

Подробнее