Шофер, рульне нык тот!

Октябрьнең соңгы якшәмбесе — Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне. Бу бәйрәм көнендә рәсәйлеләрнең 62 процентыннан күбрәге котлаулар кабул итәчәк, аларның 11 меңе – безнең район халкы.
Өйгә кайтабыз… Без Бардада яшәмибез, кайтканчы бер-берсен алыштыручы авыл урамнарын да, каршыга килгән машиналарны да карап калырга өлгерәм. Без тыныч җәннәт почмагыбыздан hәр көн район үзәгенә киләбез, юлда машиналар күплеге ачык күренә. Автобуслар, “вахталар” пассажирлар йөртсә, икенчеләре йөк ташый, өченчеләре авыл хуҗалыгында кулланыла, дүртенчеләре…, мөгаен, чиксез санарга буладыр. Ләкин аларны бер нәрсә берләштерә: руль артында – водитель булуы, әлбәттә, hәркайсының үз тәҗрибәсе, белгечлеге hәм категориясе, ләкин алар барысы да кайчандыр, кайдадыр руль артына утырырга хокук бирүче кадерле права алган.
Бардада күптәннән район яшьләренә урта hөнәри белем алу мөмкинлеге бирүче белем бирү учреждениесе эшли. Яшәү дәверендә берничә тапкыр аның исеме, укытылган дисциплиналар үзгәрде, ләкин иң башта ук биредә егет hәм кызларны машина йөртергә өйрәттеләр, чөнки алар алган тракторчы-машинист hөнәре авылда югары соралуга ия генә түгел, ул алдагы тормышлары өчен зур мөмкинлекләр дә бирә.
Бүген “Край политехник көллияте” ГАПОУсында төп hөнәрләрдән башка “С“ hәм “В” категорияләренә дә права алырга була. Студентларны тәҗрибәле педагоглар әзерли, мин бу мәкаләмдә аларның икесе турында сөйләячәкмен: Гаптрафыйк Гаптулатыйф улы Кучукбаев hәм Мидхәт Илфаил улы Казнин турында.
Алар икесе дә безнең район кешеләре, икесенең дә машина йөртү стажлары 30 елдан артык. Гаптрафыйк Гаптулатыйф улы педагогик эшчәнлегенә кадәр озак еллар “Надежда” ОООсында баш инженер булып эшли, белеме буенча – инженер-механик, Прянишников исемендәге Пермь дәүләт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган. Бүген Гаптрафыйк абый студентларга автомобиль транспортына техник карау hәм ремонт ясарга, авыл хуҗалыгында механикалаштырылган эшләр технологиясенә, юл хәрәкәте кагыйдәләренә, авыл хуҗалыгы машиналарының hәм җиhазларының ремонты hәм техник каравы буенча слесарь эшләре технологиясенә өйрәтә.

Гаптрафик Гаптулатифович Кучукбаев
Гаптрафик Гаптулатифович Кучукбаев

— Үземнең курсымны hәрчак автомобиль төзелеше тарихыннан башлыйм, студентларыма двигательләр, аларның төрләре, өстенлекләре hәм кимчелекләре турында сөйлим, чөнки хәтта иң яхшы двигательнең дә “көчсез урыны” бар, мәсәлән, кыйммәтле карау hәм ремонт, авырлыклар белән табыла торган кыйммәтле детальләр. Студентларга дизель hәм бензин двигательләре арасында булган аерманы аңлатам. Ә аерма сизелерлек, дизель двигательләре гадирәк hәм көчлерәк, чөнки дизель ягулыгы цилиндрларда зур компрессия бирә, алар арзанрак hәм аларда тарту көче дә күбрәк. Техникага кагылганда, без ГАЗ-53 hәм КамАЗ йөк машиналары базасында өйрәтәбез, — дип сөйләде hәм hәр егет кешегә права алырга мәҗбүри кирәк дип билгеләде минем әңгәмәдәшем, чөнки водитель hөнәренә ихтыяҗ зур, праваң булу беркемгә дә артык булмас.
Теоретик әзерләнү буенча имтихан биргәннән hәм тиешле таныклыклар алганнан соң студентлар практикага күчә, биредә аларны бар нәрсәгә Мидхәт Илфаил улы укыта.
Мидхат Ильфаилевич Казнин
Мидхат Ильфаилевич Казнин

Аның бөтен хезмәт биографиясе техника белән бәйле hәм бүгенгә кадәр ул аннан аерылмый. Барысы да 34 ел элек башланган, аны, ул вакытта 24 яшьлек егетне, колхоздан ”В” категориясенә укырга Бардага җибәрәләр. Аннан ул тагын берничә тапкыр курсларга йөреп правасында яңа “С” hәм “D“ билгеләмәләре ала. Башта колхозның сөт ташу машинасында йөргән, аннан колхоз рәисен йөрткән, автобус водителе дә булган. “Колхозда кыскартулар башлангач, мине Сараш авыл җирлеге администрациясенә водитель буларак чакырдылар. Соңрак мәктәп автобусын ышанып тапшырдылар, ә мәктәптә барлык категорияләрдә водительләр әзерләү буенча курслар ачылгач, мин инструктор булдым. Биш ел район башлыгының шәхси водителе булдым, ә 2011 елда көллияткә килдем. Хәзер студентларны йөк машиналарын, ә түләп укучыларны җиңел автомобиль йөртергә өйрәтәм“, — дип бүлеште тәҗрибәле инструктор.
Аның сүзләренчә, җиңел hәм йөк машиналарын йөртү арасындагы төп аерма — җиңел машинада hәр урында йөрергә hәм борылырга мөмкин булуда. Әгәр син йөк машинасы руле артында икән, габаритларны, массаны исәпкә алырга кирәк, кайда телисең шунда борылып булмый,


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *