Тырышкан табар…


Барда районында бәрәңге үстерү белән 12 хуҗалык шөгыльләнә, аларның иң зурлары “БСК” ОООсы (җитәкчесе Ә.Ә. Йосыпов), А.Ф. Сакаев, И.А. Утәгәнов, Р.Ю. Кучукбаев, С.Ә. Ибраhимова, С.Т. Балтаева hәм И. Н. Дускаев крестьян-фермер хуҗалыклары. Быел
И.Н. Дускаев КФХсы гектардан бәрәңге җыю буенча иң югары күрсәткечләргә ия булды.
Каенавылда яшәүче Илhам Нәгыйм улын районда күпләр белә: берәүләр аннан бәрәңге, икенчеләре – бөртеклеләр ашлыгы сатып ала. Дускаевлар КФХсы 2009 елда оеша — өч гектардан башлыйлар, бүген 168 гектар эшкәртәләр, моның 28 гектарын “икенче икмәк” били, 35 гектарында күпьеллык үләннәр үсә, калганында бодай чәчелә.
“Без “Гала”, “Венета”, ”Беллароза” hәм “Родриго” кебек бәрәңге сортлары үстерәбез. “Гала” hәм “Венета” сортларының кабаклары сары төстә, башкаларның — кызыл. Бу сортлар бездә абруйда, чөнки алар механик характердагы җәрәхәтләнүгә тотрыклы, шуңа күрә уңышны механизмнар ярдәмендә җыю мөмкинлеге бирә. “Гала” сортын тәрбияләү җиңел, авыруларга hәм корткычларга тотрыклы, яхшы саклана. “Венета” бүлбеләре бик тәмле, шулай ук бу сорт кыен шартларда үстерү өчен килешә. “Родриго” күпчелек авыруларга тотрыклы, озак саклана. Фермерлар арасында атаклы “Беллароза” үзенең ныклы hәм югары уңышлылыгы белән быел да сынатмады – иң югары уңышны нәкъ шушы сорт куакларыннан алдык”, — диде Илhам Нәгыйм улы.
Бу көздә хуҗалык барысы 450 тонна бәрәңге җыйган, бер гектардан 170-172 центнер чыккан. Фермер сүзләренчә, бу күрсәткечкә комплекслы ашламалар hәм бәрәңге үсешенә уңай булган hава торышы ярдәмендә ирешкәннәр.
— Бездә кул эше аз, дүрт “Беларусь” тракторы ярдәмендә сөрәбез, бәрәңгене утыртабыз, эшкәртәбез, күмәбез hәм җыябыз. Төп эшне улым Айнур белән башкарабыз, ә җәйге чорга тракторчы яллыйбыз. Бүген, күргәнегезчә, бездә сортларга бүлү бара. 20 тонна бәрәңге әзерлибез – бу Пермь күмәртәләп алучы компаниясенең заказы, – дип бүлеште әңгәмәдәшем. Без килгән көнне саклык амбарында 18 кеше эшли иде, аларның дүртесе — “Край политехник көллияте” ГАПОУсының практика узучы студентлары.
И.Н. Дускаев сүзләренчә, бәрәңгене алар hәр теләүчегә сата ала, район балалар бакчаларына hәм мәктәпләренә илтә, Осага базага алып бара. Быелгы бәрәңге уңышы шатландырды — бер яктан бу КФХ өчен яхшы, ләкин икенче яктан карасаң продукцияне сату бик кыен. “Әгәр уңышсыз елларда без бәрәңгене килограммын 16-20 сумнан сатсак, быел 8 сумга да сатып алучыны табу кыен. Бәрәңгенең хакы 10 сумнан ким булмаса гына керем алып була, югыйсә үзеңә зыянга эшлисең. hәр ел Пермь крае Авыл хуҗалыгы hәм азык-төлек министрлыгыннан безгә “погектаровка” дип аталган субсидия бирелүе шатландыра, ул ягулыкка, минераль ашламаларга hәм запас частьләр алырга тотыла”, — дип билгеләде КФХ башлыгы.
Тәҗрибәле фермер бәрәңгене саклау шартлары, температура режимы ничек саклануы hәм саклык амбарында hава торышы, чәчү әйләнеше турында озак сөйләде, бөртеклеләр өчен мәйданнарны киңәйтү планнары белән бүлеште. Районда үз җирен яратучы, кече Ватанын кайгыртып яшәүче кешеләр булу сөенечле.
Венера Шәрәфетдинова.
Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *