Парк өчен яңа скульптура
Бардада Г.Тукай этномәдәни паркын оештыру буенча проект эшчәнлеге дәвам итә. Шагыйрьнең бюсты, Былтыр hәм Шүрәле скульптурасы, башка декоратив объектлар барлыкка килгәннән соң, “Су анасы“ композициясен урнаштыру идеясен тормышка ашыру буенча эш оештырылды. Хәзерге вакытта бу эш белән скульптурада, рәсем сәнгатендә, хәтта проза hәм шигъри жанрларда уникаль әсәрләре белән танылган Наил Габдушев шөгыльләнә. 24 августта без аның остаханәсендә булып эшнең нинди стадиядә булуы турында белештек. Скульптор безгә әлегә тәмамланмаган, ләкин инде үз төсмерләрен алган композицияне күрсәтте. Аның балчыктан нигезе әзер, хәзер









