Крайның башкорт чибәре


27 октябрьдә Пермь районының Кояново авылында “Башкорт кызы – 2018” матурлык hәм сәләт региональ конкурсы узды. Безнең район данын Зөhрә Газизова яклады. Бу конкурс Пермь крае губернаторы администрациясе, Пермь крае башкортларының “Корылтай” региональ җәмәгать оешмасы, “Дуслык” мәдәни-ял үзәге hәм Пермь районының мәдәният идарәсе ярдәмендә узды.
Үз территорияләрен тәкъдим итеп конкурста катнашкан алты кыз арасында безнең якташыбыз иң яхшысы булды. Ул беренче дәрәҗәдәге дипломга, кыйммәтле бүләккә hәм Пермь крае данын Башкортостан Республикасында узачак регионара конкурста яклау хокукына лаек булды.
Зөhрәнең сүзләренчә, чара барышында жюри әгъзалары кызларны биш этап нәтиҗәләре буенча бәяләде. Кызлар милли костюмнарда чыгыш ясаган, үз-үзләре белән таныштырган, ягъни үзләренең җирле диалектында үзләре турында сөйләгән. Зөhрә иҗади өлештә шагыйрь И.Әшировның сүзләренә язылган “Барда кызы” җырын башкарган, ә Р. Әмиров башкорт костюмында бию номеры белән чыгышны тагын да бизәгән. Жюри әгъзалары балан бәлешенә, безнең “кый” hәм “ыспае” дип сөйләшүгә битараф кала алмаганнар. Зөhрәнең hәр чыгышы җентекләп уйланган була, ул төрле костюмнарда районыбыз үзенчәлеген ассызыклаган кече постановкалар тәкъдим иткән.
— Минем иң төп көндәшем мин үзем идем, дөресрәге минем дулкынлануым, аны ничек булса да җиңәргә кирәк иде. Ләкин миңа баштан ук әзерләнергә булышкан hәм минем белән юлга чыккан дусларым ярдәме белән үз-үземне кулга алдым. Сәхнәдә аларның минем өчен җан атуларын тойдым. Форсаттан файдаланып, Г. Ибраhимовага, Ә. Якуповага, БЦКДның бар коллективына, миңа ышанганнарга барчасына рәхмәт әйтәсем килә. Миңа шулкадәр күп кешенең ярдәм итүе бик рәхәт булды, аларның ышанычларын акларга тиеш идем, шуңа күрә без җиңүгә өмет белән бардык, — дип бүлешә Зөhрә.
“Башкорт кызы – 2018” конкурсында катнашу якташыбызның бердәнбер тәҗрибәсе түгел икән. 2002 елда Башкортостанда узган “Нәүрүз кызы” конкурсында 500гә якын кыз арасында ул өченче булган. Безгә Зөhрәнең уңышларына шатланырга, аны котларга, аңа уңышлар hәм яңа җиңүләр теләргә генә кала.
Венера Шәрәфетдинова.
Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *