Гаилә учагын саклап
Зөбәрҗәт — үзенең искиткеч матурлыгы белән таң калдыручы сирәк очраучы кыйммәтле таш. Зөбәрҗәт кешегә тугрылык һәм мәңгелек мәхәббәт бүләк итә, дип исәпләнә. Зөбәрҗәт туй — шулай ук сирәк була, чөнки 55 ел бергә гомер итүне бәйрәм итү шатлыгын һәркем татый алмый. Ә менә Озын Яланнан искиткеч гаилә парына шушы көннәрдә бу бәхет елмайды. Хө рмәтле ветераннар Нәҗиб Гатаулла улы һәм Фариха Габдуләхәт кызы Кучукбаевлар бергә ярты гасырдан күбрәк гомер кичерәләр, гаилә учагын саклап, күп еллар дәвамында бер-берсенә мәхәббәт һәм ихтирам









