Тырыш хезмәтнең матур җимешләре

Семья Галимзяновых с группой поддержки

Рәсемдә: җиңүче Галимҗановлар гаиләсе ярдәм группасы белән ПЕРМЬ КРАЕ «Көньяк» ассоциациясенең алты районы — Чернушка, Чайковский, Елово, Куеда, Оса һәм Барда районнары вәкилләре «Иң яхшы ветеран хуҗалыгы — 2015» конкурсының зона этабында көч сынаштылар. Чара 16 ноябрьдә Барда мәдәният, ял һәм спорт үзәгендә үтте. Тантананы район администрациясенең мәдәният идарәсе начальнигы Әлфия Халитова ачты. Ул конкурста катнашучыларны сәламләп район администрациясе, Земство Җыелышы исеменнән активлыклары өчен рәхмәт белдерде: «һәр хезмәт игътибарга лаек, ул җимешләрен бирергә һәм ахыр нәтиҗәдә муллыкка китерергә тиеш. Шунысы

Подробнее

Уңганның барысы да булган

Тарзима Лотфулловна Кузаева

«Кайда йөрсәң дә, тырыш бул, тырыш кеше хур булмас», — дигән максат белән яшәүче тынгысыз җан иясе Тәрҗимә Лотфулла кызы Кузаева турында сөйләми мөмкин түгел. Тәрҗимә апа Байавылда туып-үсә. Туган мәктәбендә укыганнан соң, урта белемне Үдиктә ала. Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетын тәмамлап диплом алганнан соң, туган мәктәбендә өч ел балалар укыта. Бөтен якка өлгер, оста, яшь белгечне 1967 елда Төнгүк урта мәктәбенә директор урынбасары итеп билгелиләр. Биредә ул балаларга тарих, җәмгыять белеме, татар теле һәм әдәбияты фәннәреннән белем

Подробнее

Казнаны тулыландырып

Пополняя казну

һәр ел 21 ноябрьдә билгеләп үтелүче Салым органнары хезмәткәрләре көне алдыннан без Пермь крае буенча 8 санлы Федераль салым службасы районара инспекциясендә булдык. Инспекция начальнигы Александр Викторович Наборщиков оешманың эшчәнлеге, агымдагы елның эш йомгаклары турында сөйләде. — Александр Викторович, служба функцияләре һәм бурычлары турында сөйләгез әле. — Безнең төп бурыч булып, әлбәттә, Россия Федерациясенең салымнар һәм җыемнар турында законнарын саклауны контрольләү һәм күз әтү тора. Моннан тыш без салым түләүчеләргә салым бурычларын башкару өчен уңайлы шартлар тудырабыз: бирегә килүчеләргә декларация

Подробнее

Объектлар ремонтлана

ХәЗЕРГЕ кризис вакытында ремонт алып бару бик кулай санала. Дүшәмбе көн, ягъни 16 ноябрьдә Барда муниципаль районы башлыгы С.М. Ибраев районда ремонт эшләре алып барылган берничә урында булды. Сергей Миннихан улы белән объектларны Земство Җыелышы рәисе Х.Г. Алапанов һәм мәгариф идарәсе начальнигы И.Ә. Тляшев та карады. Иң беренче алар «Колос» МАДОУсының административ корпусында булдылар. Учреждение җитәкчесе М.О. Тляшев ремонт барышы белән таныштырды. Биредә массаж, ЛФК кабинетлары ремонтланган, физиопроцедура кабинетында һәм эвакуация юлларында ремонт алып барыла. Эшләр ел ахырына кадәр тәмамланырга

Подробнее

Җыр-моң кичәсе

Юбиляра поздравляет делегация земляков.

Танылган якташыбыз — композитор, җырчы һәм мөгаллим Мәсгут Габдрахман улы Имашевка 85 яшь тулуга багышланган иҗат кичәсе 16 ноябрьдә Камал театрында үтте. Юбилярны котларга Казанда яшәүче бардалылар, Мәсгут абыйны һәм аның иҗатын хө рмәт итүче күпләр килгән иде, кичәдә шулай ук Бардадан делегация катнашты. Татарстанның мәдәният министры А. Сибәгатуллин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Д. Шакиров, театр эшлекләре, якташлары, элекке һәм бүгенге хезмәттәшләре, дуслары Мәсгут Габдрахмановичка бәхетле, сау-сәламәт тормыш, иҗат уңышлары теләделәр. Кичәдә котлаулар матур җырлар һәм

Подробнее

Өч йөзенче бала

Радик стал трехсотым

Гаиләдә таза-сау бала тууы hәрвакыт шатлыклы вакыйга ул. Аның hәр мизгеле, озак еллар үтсә дә, күңелләрдә саклана. Сабый дөньяга килгәннән бирле ата-анага зур җаваплылык йөкләнә. Син инде иң беренче гомер бүләк иткән газиз балаң турында кайгыртасың. Пәнҗешәмбе көнне, ягъни 12 ноябрьдә ЗАГС бүлегендә быел районда өч йөзенче булып туган балага таныклык тапшырылды. Бәхетле әти-әни — Бардада яшәүче Алмаз Фәнил улы hәм Гөлназ Миргалим кызы Илкәевлар. Аларның уллары Радик дөньяга тәүге кат 9 октябрьдә аваз салган. Егет чып-чын баhадир — 4600

Подробнее

Ир-егетләр кайтыр хезмәт иткәч

Отправка призывников

15 ноябрьдә Барда районы хәрби комиссариаты бүлегеннән биш солдат хәрби хезмәткә озатылды. Таныптан Артур Нурмөхәмәтов, Түбәнавылдан Алмаз Илкәев, Байавылдан Рөстәм Коняков, Сараштан Рамазан Пашкин hәм Артем Смирнов край җыелу пунктына җибәрелделәр, алар анда хәрби часть вәкилләре килгәнче булачаклар. Бүлек начальнигы Андрей Богородский егетләрне инструкцияләде, тиешле кагыйдәләрне искәртте: “Край җыелу пунктында оешкан төстә медицина комиссиясе үтәсез, соңрак гомуми тезелү була. Сезгә шунда ук форма бирәчәкләр. Күпмедер үзегез белән акчагыз, шулай ук кәрәзле телефоныгыз булу рөхсәт ителә. Уңышлы хезмәт итүегезне телим. Командирларны

Подробнее

Лаеклы өлеш керттеләр

«Кубок Урала»

“Урал кубогы“ Бөтенрәсәй көрәш турниры быел Пермьдә үткәрелде. “Красава“ физкультура-сәламәтләндерү комплексында 7-8 ноябрьдә җиде республика hәм өлкә спортчылары — үсмерләр hәм ир-егетләр – бил алышты. Бәйгене Бөтенрәсәй hәм Пермь крае көрәш федерацияләре край губернаторы администрациясе hәм хөкүмәте ярдәме белән оештырды. Турнирда пермьлеләр быел да, Татарстан hәм Башкортостан спортчыларыннан гына калышып, өченче урын яулады. Бу уңышка Уинск, Кунгур, Октябрьский hәм Суксун районнары көрәшчеләре белән бергә бардалылар лаеклы өлеш кертте. Сарварбек Кодиров 65 килограммга кадәр авырлык категориясендә икенче урын яулады, Рамазан Әхмәдуллин

Подробнее

«Дуслык» вернулся с VII Всероссийского фестиваля-конкурса народного танца

"Дуслык" на фестивале народного танца

Образцовый ансамбль народного танца «Дуслык» вернулся с VII Всероссийского фестиваля-конкурса народного танца на приз Ольги Князевой, который проходил в городе Екатеринбурге с 13 по 15 ноября 2015 года. Народный танец является родоначальником всех направлений танцев. Он стал бесценным сокровищем, показывающим быт, основные занятия, традиции, события, происходящие в жизни людей. Урал заселяют множество народов, и они составляют многообразие и прелесть нашего края. На конкурс приехали состязаться и показать свое мастерство лучшие образцовые и народные коллективы. Приняло участие 22 коллектива из городов

Подробнее

Төп документ тапшырылды

Момент вручения паспорта

5 ноябрьдә район администрациясенең ЗАГС бүлегендә районның ун укучысы тантаналы төстә шәхесләрен раслаучы төп документ – паспорт алдылар. Балалар каршында Барда районы УФМС бүлеге начальнигы Гөлназ Акбашева чыгыш ясады. Ул бирегә җыелучыларга РФ гражданины паспорты hәм Конституция турында сөйләде, аннан аларга паспорт тапшырды. “Быел балалар паспортны яңартылган төрдәгесен алалар. Документның штрих-коды бар, аның ярдәмендә гражданин турындагы мәгълүматны тизрәк укырга мөмкин, ул бу мәгълүматлар белән эш процессын сизелерлек киметә“, — дип билгеләде Гөлназ Ибраhим кызы. Бүлек хезмәткәрләре паспорт тапшыруны инде өченче

Подробнее