Исмакаевлар династиясе яши

Тормыш шулай корылган ки, сиңа таныш булмаган кеше белән очрашу озакка истә кала, чөнки ул үзенең эчке дөньясы, кешелеклелек сыйфатлары белән озак елларга синең күңелеңдә урын ала. Яңа Казанкадан Мөхәмәтнур Нури улы Исмакаев минем өчен шундый кеше булды hәм булып кала. Мин аны 1971 елдан башлап беләм (1971-1975 елларда мин “Маяк” колхозының рәисе булып эшләдем). Күптән түгел без аның белән янә очраштык hәм күңелләр булганчы сөйләштек.
Минем әңгәмәдәшемә октябрь аенда 82 яшь тула. Ул Шлик Башта туа, шуңа күрә әйләнә-тирәдәгеләрне үзенең биш бармагы кебек белә. Ул авыл аксакалларының берсе. “Бергә үскән яшьтәшләрем белән туган колхозда эшләдек; минем әти-әнием кебек үк абыйларым hәм апаларым да вафат, авыр туфраклары җиңел булсын”, — диде ул әңгәмәбез башында.
— Бу якларга Исмакаевлар каян килгән? – дип кызыксынам мин.
— Минем әтием Нури Гафәр улы 1893 елда туган. XX гасыр башында ул үзенең әти-әнисе белән бирегә яшәргә килгән. Шул ук вакытта Башкортостанның Янаул районыннан минем әнием — Хәтифә Нуртдинова да бу якларга күчеп килә. Алар берничә гаилә булган. Аларны бу якларга нәрсә күчеп килергә мәҗбүр итүен мин, кызганычка каршы, белмим, — ди ул.
Мөхәмәтнурның әтисе Беренче Бөтендөнья сугышында катнашкан. Сугышта күрсәткән батырлыгы өчен Георгий кресты белән бүләкләнә, ләкин ул мөселман кешесенә тәре тагарга ярамый дип, бүләктән баш тарта. Октябрь революциясеннән соң ул кызыллар ягында, Дзержинский җитәкчелегендә сугыша. Яраланганнан соң туган якларына кайта hәм 1923 елда Хәтифә чибәргә өйләнә. Бер ел үткәч гаиләдә кызлары Ваhибә, аннан Галимҗан, Галимә, Нигмәтҗан, Мөхәмәтҗан, Мөхәмәтнур hәм төпчекләре Ибраhим туа. Бөек Ватан сугышы башлану белән бу күп балалы гаиләнең генә түгел, башкаларның да тыныч тормышы чәлперәмә килә. “1941 елда әтине Ватанны якларга мобилизацияләделер, ләкин Свердловск шәhәренең хәрби заводына урнаштырганнар, аннан ул тик 1946 елда гына кайтты, — дип сөйли Мөхәмәтнур. — Әти Бөек Ватан сугышында катнашучы булып исәпләнде, берничә медальләре дә булды. Аларның заводы фронт өчен нинди корал ясаганын ул сөйләргә яратмады. Службадан соң әти колхозда балта остасы, төзүче булып эшләде, әни дә колхозда хезмәт итте, ләкин күп вакытын үзенең зур гаиләсенә багышлады. Без, балалар, әти-әниебезгә бар нәрсәдә ярдәм иттек, сугыш hәм сугыштан соң чор авырлыкларының барысын да кичердек, кырда да, фермада да эшләдек”.
Чыннан да Нури агага hәм Хәтифә ханымга балалары өчен кызарырга туры килми, алар яхшы hәм хезмәт сөючән кешеләр булып үсә. “Безнең өчен хезмәт тәрбиясе мөhим булды, — дип дәвам итә әңгәмәдәшем. — Мин 12 яшьтән печән җыйганда атта эшли башладым, колхоз көтүен көттем, тракторга прицепщик та булдым. Яңа Казанкада башлангыч мәктәпне тәмамлагач, ике ел Яңавыл мәктәбендә укыдым, анда кадәр җәяү бара идек. Бу авыр чак иде, шуңа күрә мәктәпне калдырырга туры килде. Өч ел ГДРда совет гаскәрләре составында хезмәт иттем. Аннан соң Яңа Казанкада кичке мәктәпне, Бардада шоферлар курсын тәмамладым hәм 24 ел руль артында йөрдем, шуның 14 елында колхоз рәисләрен йөрттем.”
Мөгаен, район үзәгеннән еракта урнашкан хуҗалык җитәкчесе шоферы булу гади генә эш булмагандыр, ул вакытларда, бигрәк тә Төнгүктән соң, юллар йөрергә яраксыз иде. Әңгәмәдәшем тик 31 яшендә генә Яңа Казанка чибәре, фельдшерлык-акушерлык пунктында эшләүче Җиhания белән гаилә кора. Ул биредә лаеклы ялга чыкканчы эшли. Пар өч ул – Рәисне, игезәкләр – Рәсилне hәм Разифне hәм бер кыз – Рәфизәне үстерә hәм тәрбияли. Дүрт бала әтисенә сәламәтлеге буенча hөнәрен алмаштырырга туры килә. Мөхәмәтнур Бершеть урта hөнәри техник училищесын тәмамлый, колхозга ветеринар фельдшер булып кайта. Ул кайда гына эшләмәсен hәрчак намуслы hәм җаваплы хезмәкәр булды hәм үз балаларын да шундый итеп тәрбияләде.
Өлкән улы Рәис (белеме буенча укытучы) җирле мәктәптә физкультура дәресләрен алып барды, берничә ел Яңа Казанка администрациясен җитәкләде, үзәк район больницасының хуҗалык часте буенча баш табибы урынбасары булып эшләде, бүген Барда ЛПУМГсының спорт-сәламәтләндерү комплексын җитәкли. Кызы Рәфизә Төнгүк мәктәбен тәмамлагач Пермь медицина институтына укырга керә. Аны тәмамлагач район больницасында берничә ел инде участок терапевты булып эшли. Пациентлар аны белемле hәм үз эшен яратучы белгеч буларак белә. Игезәкләр мәктәпне яхшы тәмамлап, армия сафларында хезмәт итеп, югары юридик белем алдылар, икесе дә Пермьдә яшиләр hәм эшлиләр. Рәсил майор званиесендә МВД органнарында эшли, ә Разиф МЧСта хезмәт итә.
Балалары әти-әниләре үрнәгендә нык hәм күркәм гаиләләр корды. Чөнки Мөхәмәтнур hәм Җиhания мәхәббәттә hәм үзара килешеп 47 ел бергә яшәделәр. Кызганычка каршы, 5 ел элек Җиhания каты авырудан соң вафат булды. Мөхәмәтнур күпме еллар бергә яшәгән, балалар тәрбияләгән якын кешесенең вафат булуын авыр кичерде. Бүген ул балалары, 9 оныгы hәм бер оныкчыгы өчен шатланып яши. Аларның hәрберсе тормышта үз урынын тапты.
Мөхәмәтнур Нури улы Яңа Казанка авыл советы депутаты булып бер генә тапкыр сайланмады, 1991 елдан 2016 елга кадәр авыл ветераннар советын җитәкләде. Күпсанлы почет грамоталары белән бүләкләнде, ул – хезмәт ветераны. Умартачылык белән шөгыльләнә, бакчасында бәрәңге hәм төрле яшелчәләр үстерә.
Форсаттан файдаланып, гаилә башлыгын туган көне, ә Рәисне алтын юбилее белән котлыйсым килә. Аларга сәламәтлек, иминлек, якыннарының hәм туганнарының мәхәббәте hәм кайгыртучанлыгын тоеп яшәүләрен телим.
Равил Сәйдәшев.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *