Угыз пирогы — саваплы аш
Барда төбәгенә, үзебезнең якларда күзәтелгән йола, ырым, гореф-гадәтләргә h.б. күренешләргә багышланган махсус сәхифәбезнең бу чыгарылышында яз башларында әзерләнгән күркәм сыебыз – угыз пирогы турында язарбыз. Бу кадерле ризыкны ел буена сагынып көтеп алганнар hәм алалар да. Татар халкында “Сыерлы көнең – сыйлы көнең“ дигән әйтем бар. Сыер – ул үзе бер дәүләт, дигәннәрен дә ишеткәнем бар. hәм бу чыннан да шулай. Сыер сөтеннән каймак, май, сары май, катык, сөзмә, эремчек, кызыл эремчек, кефир h.б. ризыклар әзерлиләр. Хуҗалыкта сыер бозаулаганны дулкынланып




