Барда көрәшчеләрне җыйды

Денис Савинов, Данил Бикмухаметов, Мурат Бакиров

27 ноябрьдә “Батыр“ физкультура-сәламәтләндерү комплексында 15-17 яшьлек егетләр hәм кызлар, 18-20 яшьлек үсмер егетләр hәм кызлар арасында билбау көрәше буенча Пермь крае беренчелеге hәм ир-егетләр, хатын-кызлар арасында билбау көрәше буенча Пермь крае чемпионаты узды. Ярышларны ачу тантанасында муниципаль округ администрациясе аппараты җитәкчесе И.Р.Исмакаев hәм “Билбау көрәше федерациясе“ физкультура-спорт җәмәгать оешмасы президенты А.И.Әхмәева сәламләү сүзе белән чыгыш ясадылар.

Ярышларда Пермь, Чернушка шәhәрләреннән, Башкортостанныӊ Тәтешле районыннан, Суксун, Уен hәм Барда муниципаль округларыннан барлыгы 70тән артык спортчы катнашты.

Көчле көндәшләр белән көрәш спортчыларыбызныӊ киләчәк җиӊүләре өчен осталыгы hәм ихтыяр көче үсүенә ярдәм итте. Безнеӊ көрәшчеләр лаеклы чыгыш ясадылар.

Кырык биш килограммга кадәр авырлык категорияләрендә үсмерләр арасында җиӊүчеләр: Мурат Бакиров, Эмиль Балтачев, Сарварбек Кодиров (Төнгүк); Денис Савинов (Үдик); Данил hәм Исмәгыйль Бикмөхәмәтовлар, Илнар Абдалов, Руслан Маматов (Барда). Бардалылар икенче hәм өченче призерлар арасында да бар.

Спорчыларыбызны котлыйбыз hәм алдагы ярышларда да җиӊүләр телибез.

Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе.

Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *