Бәйрәм тудыручы кеше
Нәрсә ул бәйрәм? Берәүләр өчен бу — фейерверк hәм бокаллар чыӊы белән ыгы-зыгылы тантана, икенчеләр өчен — бай өстәл артында туганнар җыелу. hәм, әлбәттә, hәркем үзенчә хаклы. Чөнки күпчелек өчен бәйрәм — ул якын кешеләр бергә җыелган вакыт, ә сәбәп булып юбилейлар, туган көннәр, туйлар кебек төрле матур даталар хезмәт итә… Әмма кемгәдер бәйрәм – ял булса, башкалар өчен ул — чын хезмәт, чөнки теләсә кайсы тантана артында бәйрәмнеӊ ничек узуына турыдан-туры бәйле кешеләр тора. Көтеп алынган hәм яраткан Яӊа








