Яшь галим

Барда төбәгендә туып, фән белән шөгыльләнүчеләр арасында яшь галим Э.Г. Кучукбаев та бар. Бу язмабыз аныӊ тормыш юлына, фәнни эшчәнлегенә багышланыр.

Эльмарт Гаптрафикъ улы 1989 елныӊ 15 сентябрендә Барда авылында укытучы hәм инженер гаиләсендә дөньяга килә. Әтисе Гаптрафикъ Габделатиф улы хәзер Край политехник колледженыӊ Барда филиалында, әнисе Гаилә Мәүлихан кызы Каенавыл урта мәктәбендә технология фәненнән укыта. Гаиләдә ике бала үсә, Эльмарт икенчесе.

Каенавыл мәктәбендә укыган елларында Эльмарт биология hәм химия фәннәрен төпле үзләштерүгә игътибар бирә. 2006 елда өлгергәнлек аттестаты алу белән агрономия белгечлеге буенча Пермь авыл хуҗалыгы академиясенә укырга керә. Студент елларында зур кызыксыну белән игенчелек, үсемлекләр физиологиясе, биотехнология фәннәрен өйрәнә. 2011 елда академияне галим агроном квалификациясе белән тәмамлый. Кырдагы танып белүле, мавыктыргыч тикшерүләр hәм практика, гипотезаны сынау мөмкинлеге булган лаборатор шартлар, авыл хуҗалыгы производствосы белән кызыксыну киләчәк язмышын туган уку йорты стеналары белән бәйләүгә этәрә.

— Диплом алу белән параллель рәвештә магистратура hәм аспирантурага укырга кердем. 2010 елда академиядә сыра кайнату арпасын моӊа кадәр болын тукранбашы (клевер) биләгән басуларда үстерү тәҗрибәсенә нигез салынды. Шул юнәлештә эшчәнлек алып барган эксперименталь мәгълүматлар нигезендә 2013 елда агрономия юнәлешендә магистратурада яклау уздым. Тагын бер елдан Башкорт дәүләт аграр университеты каршында кандидатлык диссертациясе якладым. Профессор, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Ю.Н. Зубарев hәм авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Я.В. Субботина җитәкчеләрем булды, — ди Э.Г. Кучукбаев.

Эльмарт Гаптрафикъ улы хезмәт эшчәнлеген 2013 елда гомуми игенчелек hәм үсемлекләрне саклау кафедрасында ассистент буларак башлап җибәрә, 2015 елдан өлкән укытучы, тагын ике елдан хәзерге вакытка кадәр доцент вазыйфасында. Укыткан фәннәре: агрофизика, төгәл игенчелек, үсемлекләрне саклау.

— Тикшерүләремнеӊ төп юнәлеше – Урта Уралда бөртеклеләрне, бөртекле кузаклы hәм югары продуктлы кыр культураларын эшкәртүдә игенчелек hәм үсемлекләрне саклауныӊ адаптив алымнарын эшләү. Шулай ук авыл җирендә белем бирү оешмаларындагы укучыларны Милли технологик инициативаныӊ (НТИ) технологик өстенлекләр эшенә авыл хуҗалыгында югары технологияле проектлар — пилотсыз очу аппаратлары белән таныштырып җәлеп итү өчен эш алып барабыз. Мондый аппаратлар белән авыл хуҗалыгы җирләрен исәпләү, ашламалар кертү, урынныӊ цифрлы моделен hәм авышлыклар картасын булдыру, кырларныӊ hәм бакчаларныӊ видеомониторингын hәм аэрофотога төшерүләрне эшләү, уӊыш күләмен хисаплау кебек биремнәрне башкарып була, — дип өстәде Эльмарт Гаптрафикъ улы.

Шунысы да игътибарга лаек, производстводагы тәҗрибәләр уку йорты тәҗрибә кырлары белән генә чикләнми. 2020 елда Барда муниципаль округыныӊ Озын Ялан территориаль бүлегеннән “Үтәгәнов Илдар Әлфиз улы“ крестьян-фермер хуҗалыгы мәйданнарында беренче тапкыр яӊа терлек азыгын чәчеп карадык. Черноголовник многобрачный дип аталган бу культура бигрәк тә сарык көтүлекләренә яраклы, шулай ук кошчылыкта да файдаланырга була икән. Фермер хуҗалыгы hәм Пермь аграр-технологик университетныӊ гомуми игенчелек hәм үсемлекләрне саклау кафедрасы галимнәре арасында үзара хезмәттәшлек hәм ярдәм итү буенча килешү төзелде. Алга таба бу үсемлекнеӊ дә тагын яӊа бер культура – Пермь краенда инде 70 меӊ гектардан артык мәйданда игелә торган көнчыгыш козлятнигы кебек танылу алу мөмкинлеге бар.

Тормыш дәвам итә. Якташыбыз, яшь галим Эльмарт Гаптрафикъ улы Кучукбаевка фәнни эшчәнлегендә, докторлык диссертациясе язуда, студентлар белән эшләүдә hәм гаиләсендә, ике улын үстерүдә уӊышлар телисе килә. Сезнеӊ исем “Таӊ“ газетасы битләрендә әле бер генә язылмас дип ышанабыз.

Роза Гыйззәтуллина.

Фото гаилә архивыннан.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *