Заман белән бергә

Свердлов исемендәге колхоз рәисе Червяков П.А. инициативасы белән 1971 елда Печмень мәдәният йортыныӊ бүгенге бинасы төзелеп, файдалануга тапшырыла.

Бу еллар эчендә биредә кеше тормышыныӊ барлык мөhим вакыйгалары: яӊа туган балаларныӊ исемнәрен теркәү, паспортлар тапшыру, Совет Армиясе сафларына озату, никахлашу, лаеклы ялга озату h.б. уза.

1970-1980 елларда терлекчеләр, механизаторларныӊ мәдәни ялын оештыру hәм аларны хөрмәтләү буенча актив эш алып барыла. Фермалар hәм гаражлар каршындагы “кызыл почмаклар” эшлекле очрашулар, атнага йомгак ясау урынына әйләнә. Партия hәм комсомол оешмалары вәкилләре белән бергә авыл хезмәтчәннәре янына көнкүреш, мәдәният хезмәткәрләре, “Белем” җәмгыяте лекторлары, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар килә. Без “Хезмәт даны календаре”н, “Сугышчан лис-
ток”ны, терлекчелек буенча күрсәткечләр язылган таблицаларны эшләргә тиеш идек. Шулай ук концертлар hәм чәй эчүләр оештырдык, фильмнар күрсәтелде. Хәзер бүгенге көн биеклегеннән бу хәлгә карыйм да, хатын-кызларныӊ бетмәс-төкәнмәс сабырлыгына шаккатам: сыер савучылар, терлекчеләр өйләренә ашыкканнардыр, алар инде иртәнге 4тән үк эштә, арыганнар, өйдә аларны гаиләләре, маллары көтә, ә бит барысын да ашатырга, эчертергә, балаларны мәктәпкә, ирне эшкә җибәрергә кирәк, авылда, гаиләдә эш аз түгел шул! Ә без аларныӊ мәдәни дәрәҗәсен күтәрергә килә идек!

Концертлар, агитбригадалар, тематик кичәләр, конкурслар h.б. – барысын да санап бетерерлек түгел. 1983-1989 елларда газ-компрессор станциясе төзелешендә чит ил белгечләре (югославлар hәм немецлар) өчен уртак кичәләр, концертлар hәм экскурсияләр оештырдык. 33 нче километрдагы шәhәрчектә Башкортостаннан төзүчеләр-газчылар яши. Без алар белән эш алып барырга тиеш идек.

Беренче тапкыр сәяси репрессия корбаннарын искә алу көненә багышланган чаралар үткәрелә. Юкка чыккан авыллар кешеләренеӊ очрашулары 1999 елда – Адыевкада, 2001 елда – Искилдедә үтә. Троица, Раштуа бәйрәмнәрендә Печменьдә ел саен “Авыл көннәре”н үткәрү матур традициягә әйләнә.

Мәдәният йорты Печмень җирендә үзенчәлекле рус мәдәниятен үстерү, аны саклау өстендә даими эшли. Күп еллар “Иртәнге йолдыз” бәйгесе балаларныӊ талантларын ача. Ул балалар өчен горурлык hәм соклану хисләре уятып, hәрвакыт зурлап уздырыла.

2003 елда район конкурсыныӊ “Халыкка мәдәни хезмәт күрсәтү” номинациясендә балалар hәм үсмерләрнеӊ вокал иҗаты буенча бердәнбер проект булып Бөреҗле, Шабарка, Шермейка, Печмень авыл советлары территорияләрен үз эченә алган “Иртәнге йолдыз” санала.

Барда җыенында без рус стилендәге фольклорны күрсәтеп, милли костюмнарда танылган печмень пилмәннәре, үзебезнеӊ мич ашлары, милли ризыклар, куас, солы белән түгәрәк оештыра идек.

Районныӊ 2004 юбилей елында “Халыкка мәдәни хезмәт күрсәтү” номинациясендә “Изба для всех” дип исемләнгән фольклор фестивале үткәрелде. Бу чарада сигез мәдәният йортыннан барлыгы 78 кеше-фольклорчы катнашты. Шул ел дәвамында Антуфьево, Шермейка, Шабарка, Карман, Искилде, Зязелга авылларында концерт программалары куелды.

Нәкъ менә биредә, Печменьдә “мәдәниятләр диалогы” концепциясе актуаль. Бары үзара аралашуда гына милли үзаӊ, халык мәдәниятенә хөрмәт формалаша. Халыкчан, милли мәдәният кешедә әхлак hәм патриотлыкныӊ ныклы нигезен сала, Ватаныбызныӊ үткәненә hәм киләчәгенә битарафлык өчен урын калдырмый.

Мәдәният йортыбызда үзешчән сәнгатьтә актив катнашучы Сергей Пепеляев булды. Ул “Географ глобус пропил“ нәфис фильмында төшүе белән билгеле. Пермь мәдәният институтын уӊышлы тәмамлап, Чайковский драма театрында эшли.

Бу еллар дәвамында мәдәният йортыбыз рус телле халык белән эшләүче мәдәният хезмәткәрләре өчен методик үзәк булды. Биредә район мәдәният хезмәткәрләре өчен семинарлар, төрле чаралар узды.

Мәдәният йортыбызда диплом практикасын Шабарка авылыннан студент кыз Фирүзә Ягъфәрова узды. Хәзер ул – Татарстанныӊ атказанган артисты.

Ул ерак елларда без телевидениедән күп нәрсәгә өйрәндек. Учреждениеләребездә күп нәрсә җитмәүгә карамастан, заман белән бергә атларга тырыштык. Башка мәдәният учреждениеләре, күршеләребез белән “Что? Где? Когда?”, “Любовь с первого взгляда”, “Поле чудес” уеннары, шулай ук “Мисс Дюймовочка” конкурсы, рыцарь турнирлары, матурлык конкурслары үткәрдек.

Безнеӊ балалар – вокалчылар hәм биючеләр Флүрә Мәсәгутова, Светлана Талызина җитәкчелегендә сәнгать белән шөгыльләнүләрен дәвам иттеләр, район hәм төбәктәге барлык конкурсларда hәм фестивальләрдә катнашып килделәр. Алар безнеӊ сәхнәдә көтеп алынган артистлар иде. Алга таба авылдашларыбызныӊ малай hәм кызлары, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр hәм мәктәп укучылары аларга алмашка килерләр дип ышанабыз. Халкыбызныӊ сәнгать иҗатын үстерү hәм камилләштерү өчен барлык шартлар да бар.

Барлык авылдашларымны, элеккеге авыл хезмәтчәннәрен, үзешчән сәнгатьтә, тантаналарда актив катнашучыларны мәдәният йортыныӊ 50 еллык юбилее белән котлыйм. Бүгенге мәдәният хезмәткәрләренә мәдәният йортыныӊ ишекләре сезнеӊ күӊелләрегез кебек hәрвакыт ачык булуын телим.

Нәрсә ул мәдәният? Кешеләрнеӊ җитештерү, иҗтимагый hәм рухи казанышлары ул (Зур Совет Энциклопедиясе буенча), гаилә hәм көнкүреш культурасы. Әле күптән түгел генә матди яктан тәэмин ителгән кешенеӊ рухи дөньясы үзеннән-үзе үсәчәк, дип раслаган кешеләр бар иде. Әмма тормыш күрсәткәнчә, бу алай түгел. Үзлегеннән бернәрсә дә килеп чыкмый. Рухият –иӊ беренче чиратта кешенеӊ зур hәм даими хезмәте ул.

Ни өчен без иӊ куркыныч Бөтендөнья сугышында җиӊдек? Чөнки бездә “Темная ночь” hәм “Эх, дороги” җырлары, “Жди меня, и я вернусь” шигыре hәм “Василий Теркин” поэмасы бар иде. Фашистларныӊ күӊелгә үтеп керерлек моӊнары булмый, маршлары hәм агитацияләре генә була. Ә бездә совет солдаты турында лирика hәм шигъри эпос җиӊүгә дәрт өсти, көч бирә.

Зөләйха Бәйрәмова,
мәдәният ветераны.

Печмень авылы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *