Гыйлемгә омтылучан

Газета укучыларын танылган якташларыбыз, галимнәр, билгеле шәхесләр белән таныштыруны дәвам итәбез. Бу юлы сүзебез фәннәр кандидаты, Бардада туып-үсеп Мәскәү югары уку йортында белем биргән галимә Әнисә Урзый кызы Назарова (Касыймова) хакында.

Үзе турында язарга теләкне белдергәч: “Кирәк микән, минем яшьтәшләр барыбыз да тырыштык инде“, диде ул. Чыннан да, балачакларын сугыш уты көйдергән өлкән буын вәкилләренә күп авырлыклар кичерергә туры килә. Тик алар бирешмиләр, белем алалар, лаеклы эшләп яшьләрне тәрбияләүгә өлеш кертәләр.

Әнисә Урзый кызы Бардада 1940 елныӊ 23 февралендә әти-әнисенеӊ уникенче баласы булып дөньяга килә. (Әтисе бардалы, әнисе Каенавылдан була.) Бертуганнарыныӊ алтысы үсеп җитә, тик 2 абыйсыныӊ гомере Бөек Ватан сугышында өзелә. Ни кызганыч, абыйларыныӊ берсе 1945 елныӊ 9 маенда Чехословакия башкаласы Прага шәhәрендә hәлак була.

Урта мәктәптә укыган еллары аныӊ күӊелендә тирән эз калдырган:

— Барда мәктәбен 1957 елда тәмамладым. Татар классында укыдым, аттестатымда бер генә “4“ булды. Класс җитәкчебез Бигам Гыйльман кызы иде. Хөрмәтле укытучымныӊ кызы белән әле хәзер дә хәлләребезне белешеп торабыз. Классташларым белән дә дуслык җепләрен өзмибез, аралашабыз. Алар арасында ветеран укытучылар Фаика Сафа кызы Чубаркинаны hәм Аида Усман кызы Арсланованы, озак еллар район мәгариф бүлегендә баш бухгалтер булып эшләгән Галия Газиз кызы Ижбулатованы, Барда профессиональ училищесыныӊ элеккеге директоры Исламов Феликс Хаммат улын атый алам. Кызганыч, егетләребез барысы да бакыйлыкка күчте инде. Безнеӊ буын вәкилләре турында тырыш, эшчән, авырлыклар күреп үскәннәр, дияр идем. Мәктәп тәмамлауга 60 ел тулуны җыелып минем фатирда билгеләдек, — ди әӊгәмәдәшем.

Алга таба Әнисә Урзый кызы укуын Пермь авыл хуҗалыгы институтыныӊ зоотехния факультетында дәвам итә. Өч курс тәмамлагач Каенавыл җидееллык мәктәбендә (1960-1961 уку елында) балаларга ботаника, зоология, авыл хуҗалыгы тәҗрибәсе фәннәреннән белем бирә. Классташы, Иске Чат авылыннан Галиҗан Габдуллаҗан улы Назаров белән гаилә корып башта Свердловск өлкәсендә яшиләр, аннан Мәскәү ягына барып урнашалар. Бу 1966 ел була, аӊа кадәр Г.Г. Назаров Пермь авиация-техник училищесын тәмамлап хезмәт итәргә өлгерә. Ул алга таба укуын Мәскәү хәрби академиясендә дәвам итә hәм аны майор булып төгәлли.

— Шуннан 40 ел Мәскәүдә яшәдек. Үзем Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы икьтисады фәнни-тикшеренү институтына фәнни хезмәткәр булып урнаштым. Институт каршында аспирантура бар иде, шунда укырга кердем. Диссертация якладым hәм 1981 елда икътисад фәннәре кандидаты исемен алуга ирештем. Алга таба эшчәнлегемне К.И. Скрябин исемендәге Мәскәү ветеринария академиясе белән бәйләдем, студентларга авыл хуҗалыгы производствосын оештыру, авыл хуҗалыгы икътисады фәннәре буенча 20 ел белем бирдем. Хезмәт стажым 39 елдан артык. Безнеӊ уку йортында Бардадан да укучылар булды. Мәсәлән, Роберт Мәлик улы Мәүликәевныӊ диплом җитәкчесе булдым, — ди.

Назаровлар гаиләсендә 2 кыз тәрбияләнә, беренче балалары – уллары балачагында үлеп Барда зиратына җирләнгән була. Кызлары тормышта үз урыннарын тапканнар, өлкән кызлары Лилия Америкада яши. Елена хәзер гаиләсе белән Швейцариядә гомер итә, институт тәмамлаган – программист белгечлеге алган. Кияве hөнәре буенча инженер.

— Лаеклы ялга чыккач ундүрт ел Лилия кызым янында яшәдем, ике оныгымны тәрбияләргә булыштым. Алар икесе дә рус телен яхшы беләләр. Лилиянеӊ гаиләсе белән бергә 3 ел мөселман иле Иорданиядә, 4 ел Австриядә Вена шәhәрендә яшәп алдык. Сингапурда 2 ел торган вакытларында 2 ай кунакта булып кайттым. Чит илләрдә яшәү ошады.

2015 елда Ә.У. Назарова Бардага кайтып урнаша, яӊа төзелгән йорттан фатир сатып ала.

— Мәчетем, туган җирем, дип кайттым. Бардада бит улым, әти-әнием җирләнгән. Кайтасым килде. Туганнарым, классташларым, күршеләрем бар. Бертуган апам да биредә гомер итә. Бик рәхәт яшибез, фатирымны бик яратам. Балаларым белән ватсап аша сөйләшәм. Газета укучыларга, яшьләргә теләкләрем: тырыш булсыннар, авырлыклардан курыкмасыннар, белем алсыннар. Тырышкан тапкан, ташка кадак каккан, дигәннәре дөрес, — ди.

Әнисә апага тиздән 82 яшь тула. Тугыз дистәне вакласа да, тулы кыйммәтле тормыш алып бара ул. Татар hәм рус телләреннән кала, немец hәм инглиз телләрен дә белә. Кызыклы әӊгәмәдәш, бик зыялы. Туган ягыбызны ихлас ярата, көч hәм илhам алып яши. Бәхетнеӊ олысы, тормышныӊ мәгънәсе шундадыр инде ул.

Дилә Хәбибрахманова.

Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *