Гореф-гадәтләрне саклап

Баланыӊ әйләнә-тирә дөнья белән танышуы нидән башлана? Кайда ул мөстәкыйльлеккә, җаваплылыкка беренче адымнар ясый? Әлбәттә, балалар бакчасында. Нәкъ биредә сабыйныӊ беренче дуслары барлыкка килә, биредә ул саннар hәм хәрефләр “дөньясы“ белән таныша. Балалар бакчасы – шәхес формалашу hәм кечкенә кешенеӊ киләчәк тормышы нигезе дип санала.

9 декабрьдә безгә төп хуҗалары балалар булган белем бирү учреждениесендә булу бәхете елмайды. Килүебезгә “Колос“ балалар бакчасыныӊ бер төркеме татар телендә “Әбиемнеӊ сандыгы“ дип исемләнгән чыгыш әзерләгәннәр иде. Йорт хуҗабикәсе ролендә оешманыӊ музыкаль җитәкчесе Рәсимә Тайсина чыгыш ясады. Аӊа кунакка малайлар hәм кызлар килде, барысы да борынгы әйберләр белән танышырга телиләр иде hәм Рәсимә Сафый кызы бик теләп аларга әбисе сандыгыныӊ серен ачты. Көнкүреш әйберләре, киемнәр балаларга узган елларда кешеләр ничек яшәгәнен ачык күрсәтте.

Сандыктан беренче булып хатын-кызлар hәм ир-егетләр баш киемнәре – калфак hәм түбәтәй чыкты, аннары чабата, тастымал hәм сөлге күренде. hәр предмет белән танышу җырлар, биюләр, шигырьләр hәм уеннар белән үрелеп барды. Соӊыннан сандык балаларга тальян бүләк итте, рәхмәт йөзеннән сабыйлар тагын бер музыкаль номер күрсәттеләр.

— Гомумән, әзерлек төркеме бик көчле, балалар сәләтле, алар барысы да рус hәм татар телләрендә биергә, җырларга яраталар. Быел тәрбияләнүчеләребез үз яшь төркемнәрендә Муса Җәлилнеӊ тууына 115 ел тулуга багышланган муниципаль шигырь сөйләүчеләр конкурсында катнашып, бөтен пьедесталны яуладылар. Ел дәвамында бездә программа, календарь вакыйгаларыннан тыш, күп кенә башка чаралар үткәрелә. Балалар курчак театрында катнашалар. “Кыш бабай узып китте“ чарасы шәп уза. Кыш бабайны бик көтеп алалар hәм hәр тапкыр ул бакча яныннан үтеп киткәндә (бүләкләрсез мичкәсен калдырып) гаҗәпләнеп калалар… Бүгенге тамашабыз гореф-гадәтләребезне, телебезне саклауга юнәлдерелгән. Минемчә, бу бик мөhим. Балалар ике телдә дә аралашып, күбрәк беләчәкләр, акыллырак үсәчәкләр, — дип уртаклаша Рәсимә Тайсина.

Өлкән тәрбияче Айсылу Марат кызы Аптукова сүзләренчә, бүгенге көндә “Колос“ балалар бакчасында кече, өлкән, әзерлек төркемнәре бар. Учреждениедә 42 бала тәрбияләнә. “Миӊа алты яшь. Бакчага бик теләп йөрим. Монда минем Рубина дустым бар. Без аныӊ белән мозаика җыябыз. Мин биергә дә яратам, Зөлфидә Әхәт кызыныӊ “Нурлы“ коллективында шөгыльләнәм“, — ди Аделина. Мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбиячесе Эльвира Миргазиан кызы Батыркаева Аделинаны бик иҗади бала, күптән түгел генә “Петь – это здорово!“ муниципальара конкурсыныӊ беренче дәрәҗә лауреаты булуын билгеләп үтте.

Ремонттан соӊ яӊартылган учреждениенеӊ үз ишекләрен ачуга җиде ел узды. Биредә барлык җиhазлар да яӊа, төркемнәрдә җылы идән. “Колос“ округ үзәгеннән ерак урнашкан hәм моныӊ үз уӊайлыклары бар. Тәрбиячеләр билгеләп үткәнчә, чиста hава hәм наратлык якын урнашуы аркасында балалар да сирәгрәк авырыйлар. Учреждение коллективына hәм аларныӊ тәрбияләнүчеләренә иҗади уӊышлар hәм яӊа казанышлар телисе генә кала.

Венера Шәрәфетдинова.

Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *