Сөт ашлары — сөзмә hәм кызыл эрек

Бу чыгарылышыбыз Барда төбәгендә яратып кулланыла торган милли ризыкларыбыз: сөт ашлары — сөзмә hәм кызыл эреккә (әдәби телдә — корт) багышланыр. Аларны, гадәттә, көзнеӊ соӊгы айларында — сөт куе hәм каймаклы булганда әзерлиләр.

СӨЗМӘ

Әниләребез әзерләгән бу ризыклар тәме hаман тел очында тора сыман әле. Башкаларныӊ ничек булгандыр, безнеӊ әнинеӊ сөзмәсе ак кына түгел, ә аксыл сары төстә була иде. Русча ул кремовый дип яӊгырый. Тагын бер сөт ризыгы – кибетләрдә сатыла торган ряженка әнә шундый төстә.

Сыерлы көнеӊ – сыйлы көнеӊ, дип борынгылар белми генә әйтмәгәннәр шул. Чыннан да, гади генә сөттән әллә ничә төрле ризык әзерләп була. Шуӊа да карамастан, халык элеккегә караганда малларны азрак карый башлады. Сәбәпләре дә бар: авылларда көтүләр тукталды, икенчедән — кибеттә бөтен нәрсә бар. Шул ук вакытта күпләп терлек асраучы гаиләләр дә аз түгел. Алар берничә баш сыер карап, шуннан табыш алалар.

Бардада яшәүче Фаил hәм Илфизә Азмановлар озак еллар сыер асраганнар. Җәй көннәрендә үзләреннән арткан сөт ризыкларын теләүчеләргә тәкъдим иткәннәр. Аларныӊ гаиләсендә 3 бала тәрбияләнә. Илфизә Азманова hөнәре буенча педагог-психолог, халыкны социаль яклау бүлегенә караган гаилә-тәрбия төркеме берлегендә хезмәт башкара.

— Сыер карауга 12-13 ел бардыр. Кыз тугач, сөт кирәк булды. Инде карамаска уйлыйбыз, көтү юк, каравы авыр. Хуҗалыкта сыер булуы яхшы да соӊ, үз сөтеӊ, маеӊ, дигәндәй. Сөзмәне элек әни, картәни ясый иде, — дип сөйли Илфизә.

— Сөзмәне ничек әзерлисез?

— Сөтне аерткач, бер чиләк җылы сөткә 2-3 калак кибет каймагы яисә оеткы — калган сөзмәне салам. Кайвакыт аермаган сөттән дә ясыйм. Ике кисәк кара икмәк, агач калак салып, өстен ябып бер, я ике көн тотам. Җәен бер көндә оеп чыга. Әзер массаны ике кат марля тукымасына салып, дуршлагка куеп саркытам. Якынча бер тәүлектән, суы агып беткәч, сөзмә әзер була. Сөзмәне сөт, каймак белән сыеклап, тәменчә шикәр салып кулланалар. Бу рецептны Тауавылдан Миләүшә апа Иткинова өйрәткән иде. Җәй айларында, көзен сөзмәне шактый әзерләдек. Сораучылар күп булды. Сөзмә туклыклы ризык, — дип сөйли хуҗабикә.

Өстәвенә файдалы hәм тансык ризык та әле ул сөзмә. Бер ошаткан кеше бу тәмле сыйны тагын сагыныр, авыз итәргә теләр.

КЫЗЫЛ ЭРЕК

Бу ризыкны да көзнеӊ соӊгы аенда яки кыш башы белән күпләп әзерлиләр. Авылларда кунак табынында аннан башка өстәлнеӊ яме булмый. Май белән янәшә куела ул, хуҗаларныӊ хәстәрчеллеген, кунакчыллыгын күрсәтә.

Сөт ашлары әзерләүче Раузилә Тәлгать кызы Имайкина белән II Әрҗән авылында очраштык. Тормыш иптәше Фирдәүс Риф улы белән шәхси ярдәмче хуҗалыкларында алар 11 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 6 (!) сыер асрыйлар. Раузилә апа сөттән җитештергән ризыкларын пәнҗешәмбе көн Барда базарына алып килә икән, тагын Чернушка hәм Пермь шәhәрләренә озата.

— Малларыбыз соӊгы 5-6 елда шулай артып китте. Аппарат белән савабыз, берсе генә кул белән саудыра. Җәй көннәрендә якынча 50 килограмм сөт савып алабыз, иртә-кичен 100 килограмм тирәсе. Ә кышын 20 тирәсе була. Сөт, каймак, май, эрек, кызыл эрек, сөзмәне сәүдәгә озатам. Язын угыз эрек сатам, — ди хуҗабикә.

Р.Т. Имайкина элек кибеттә сату иткән, терлекчелек тармагында да эшләгән. Хезмәт стажы 30 ел. Гаиләләрендә 4 бала тәрбияләгәннәр, инде 4 оныклары бар. Авылдан китеп шәhәрдә яшәү турында уйлаганым да булмады, ди ул.

— Ә кызыл эрекне ничек әзерлисез?

— Башта чөче эрек ясыйм. Сөтне аерткач, кайнатам, кайнап чыккач ук сөт суы яисә лимон кислотасы салып җибәрәм. Болгатам да суынырга куям, аннары сөзәм. Эрекне чиста савытка салып өстенә кайнаган сөт суын коям, плитә өскә кайнатырга куям. Мичкә куярга да була. Вакыт-вакыт болгатам. Шулай кызарганчы тотасыӊ, шактый вакыт үтә. Сөзеп иттарткыч аша үткәрәм hәм шикәр салып болгатам. Кайбер кеше кызыл эрекнеӊ шикәрсез булганын сорый. Ярты килограммын 250 сумга сатам. Кызыл эрек бик тәмле. Кечкенә чакта аеруча тәмле була иде. Әни кунак өстәленә май белән утырта иде. Маллар карарга булсын иде әле. Каенанам Вәфирә Хәмит кызына охшаганым шикелле, әни Башап Түз авылында яши. 82 яшендә булса да, ул hаман сыер, башмак карый, тавыклары бар. Бакчасында чүп үләннәре үстерми, — ди Раузилә Тәлгать кызы.

Минем героем лаеклы ялда инде. Дүрт ел намазын калдырмыйча укый икән. Кыскасы, барысына да өлгерергә тырыша hәм өлгерә дә.

Бүген без халкыбызныӊ милли ризыклары турында сүз алып бардык. Билгеле, аларны башка төбәкләрдә дә яратып әзерлиләр hәм кулланалар. Сез дә авыз итеп карагыз. Табыннарыбыз мул, сыйлы булсын!

Роза Гыйззәтуллина.

Ибраhим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *